Менә шундый фәлсәфә

Бу хакта хатын-кызлар, бәлки, башкачарак язар иде. Бер-берсенең кичерешләрен аңлап, ир-атлар төшенеп, кабул итеп бетерә алмаган якларын да ачып... Ә мин һич очына чыга алмыйм. Күңелдә туган сорауларга җавап табарга, хатын-кызның серенә төшенергә бик теләсәм дә, ул сораулар җавапсыз кала килә.
Лена
Безнең йортта яшәүче Ленаны күптәннән, кечкенә чагыннан ук беләм. Аягы, кулы зәгыйфь, бер як гәүдәсе йөрми. Үзе һаман ишегалды балалары арасында. Кимсенүнең әсәре дә юк. Аягын көчкә сөйрәп, аксый-туксый безнең балалар белән дә уйнарга килеп җитә иде. Үсә төшкәч, урам малайлары компаниясенә тартыла башлады. Бергә җыелып сыра эчәләр, тәмәке тарталар, кәрт сугалар, әллә нинди жаргон сүзләр белән аңлашалар. Гарип-гораба син дип тормыйлар, Ленаны үз итәләр. Анысының һавалылыгын күрсәң... Әлләкем диярсең! Тегеләре дә авызына гына карап тора шуның. Аннары янында бер егет күренә башлады.Кара бөдрә чәчле, тыныч, матур, әдәпле. Күрсә, исәнләшми калмый. Каяндыр көньяктан эшкә килгән, мөселман егете, диделәр. Шул тәки аерып алды Ленаны шикле компаниясеннән. Матур гына йөреп китте болар. Нәрсәсе белән яулады күрше кызы егет йөрәген? Һич аңламыйм. Ни кыяфәте, ни кыз балаларча иплелеге юк. Өстәвенә, гарип. Бераздан карыйм: Лена авырлы. Озакка бармас, ташлап калдырып, үз якларына кайтып китәр әле дип гоманлаучылар да булмады түгел. Ә егет... болар фатирында яши башлады. Үзләре генә торса бер хәл... Ул кысан фатирда тагын өлкән яшьтәге инвалид бер ир кеше, шактый олы яшьтәге әби, аның ике кызы, Леналар... Җыенысы алты җан. Инде бала да туды. Әти кеше йөгерә-йөгерә көйләп-чөйләп йөри балалы хатынын. Өчәүләп һава суларга чыгалар. Күреп торам бит инде: бөтен җаваплылык егет җилкәсендә. Берәр сәгать йөргәч, башта баласын алып кайта чананы этеп, аны кертеп чыккач – кар сукмаклары буйлап Ленаны җитәкләп атлый. Шундый акыллы, матур егеткә сау-сәламәт, бөтен җире җитеш әллә нинди чибәр кызлар да табылган булыр иде югыйсә. Юк, ул әнә шушы Ленага мөкиббән. Аптырыйм. Ничек шулай була икән?
Без, ир-атлар, гадәттә, иң элек хатын-кызның фигурасын гына күрәбез. Нечкә бил, тулы күкрәк, төз аяклар... Табигатьтән бирелгән сайлау инстинкты. Аннары инде йөзенә карыйбыз. Төс-биткә чибәрме, янәсе. Зәңгәр күзләр, кара кашлар, уймак иреннәр... Ахырдан гына акылы, белеме турында уйланабыз. Кайда эшли, нәрсә бетергән? Ә монда һич аңлап булмастай хәл. Нәрсә бу? Кызганумы? Хатын-кызларда, әйе, буладыр андый хис. Аяксыз-кулсыз, дөм сукыр, урын өстендә ятучы ирләрен авырсынмыйча караучы хатыннар байтак. Ә ирләрдә? Бәлки, яратуның без күреп ияләшмәгән төредер?
Катя
Узган ел Әлмәттә күреп кайттым мин аны. ТИСБИның Әлмәт филиалында дистанцион технологияләр буенча укучы студент кыз Екатерина Аничкина Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия стипендиясенә лаек булды. Бүләкләнүчеләрне, исемнәрен атап, сәхнәгә чакыра торалар. Мин фотоаппаратны җайлап куйдым да, һәркайсын кадрга алам. Берсенең исеме яңгырауга, рәтләр арасыннан җиңелчә шыбырдау узды. Сәхнә түренә... ябык кына гәүдәле кызны күтәргән егет атлады. Һәм бүләкне тапшырганчы, кызны кулыннан да төшермәде. Башка беренче килгән фикер: мөгаен, сценарий буенча шулай уйланылгандыр. Сөлектәй егеттән махсус күтәрттергәннәрдер: Катяда церебраль паралич икән бит! «Бик талантлы, 13-14 яшьтән инде шигырьләр яза», – диделәр. 2010 елда «Аксенов-фест» лауреаты булган, «Ивушка», «Родник моей души», «Шелковый ветер» исемле шигырь җыентык-ларын чыгарып өлгергән... Шаккатарсың. Ә мин икенче нәрсәгә шаккаттым. Егет «эһ» тә итми күтәреп тора! Кем инде ул аңа?!
«Катяның ире! Үзебездә, Татнефтьтә электрик булып эшли ул!» – диделәр, яратып. Гаҗәпләнүдән телсез калдым! Безнең күрше Лена кыйгаеп булса да, үзенчә кыймылдый әле. Бу бит... бөтенләй мөстәкыйль йөри алмый! Матур итеп киенгән, бизәнгән-төзәнгән... Димәк, ире кидерткән бу күлмәген, ул чәчләрен ясаган! Ул юындырган, ашаткан... Көйләп, күтәреп йөрергә башкаларның сабырлыгы җитәр идеме икән? Ай-һай...
8 Март алдыннан үткәрелә торган «Ел хатын-кызы» бәйгесендә җиңеп, «Корстон» күңел ачу үзәгендәге тантанага килүчеләр арасында Екатерина Аничкина да бар иде. Бәйрәмчә киенгән, чәчләре «каре» итеп киселгән. Бик бәхетле күренә. Йөзенә генә карасаң – чибәр дә икән үзе! Ире, әлбәттә, янында!
Гаҗәп, бик гаҗәп. Кызыксынып, аңларга тырышып, китабын кулыма алдым. «Аны-моны уйлап җиткермичә дә: «Безне тормыш шулкадәр үзгәртә икән», – дип язып куйганмын. Дөресрәге, ул үзе шундый хәлләргә куя: йә без чыныгабыз, йә сынабыз-сыгылабыз... Мин тирә-яктагы мохиткә, әйләнә-тирәмдәгеләрнең үземә булган мөнәсәбәтенә һәрвакыт үтә сизгер. Ул мөнәсәбәт күп вакыт бик үк әйбәт тә булмый әле... Ә менә Алатырьга килгәч, безне нинди булсак, шулай яраттылар. Чукрак, чатан, чалыш килеш тә... Без алар өчен гадәти кешеләр идек...» Уйландырырлык итеп әйткән. Димәк, ире аны нәкъ менә шулай итеп кабул итә, шулай итеп ярата. Аның өчен Катя чибәр, талантлы, ягымлы... Белмим, әлләкем инде менә... Бергә китаплар укыйлар, кинолар карыйлар. Катя шигырьләрен иң беренче тыңлаучы да ире булуына шикләнмим.
Тукта, моңа охшаш героебыз Римма да бар иде бит. Рәссам. «Крутая Римма!» Ә берчак ике аяксыз килеш тә бала тапкан бер хатын турында сөйләделәр. Шундыйларны да ярата алганнар бит, дип, хәйран калдылар. Җебеп төшми торган көчле ихтыярлы, максатчан, авыруларны җиңә алган хатын-кызлар шул болар. Нигәме? Чөнки аңлый, ярата белгән якын кешеләре – яннарында!
Ә үзең яраткан кешенең гаебе дә, кимчелекләре дә күзгә күренми икән ул. Акыллы бер хатын-кыз шулай диде. Ир-ат күңелендәгене сүздә чагылдырып бирде ул. Менә шундый фәлсәфә.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.