Логотип
Язмыш

Лилия Сәлахетдинова: «Вакыт дәва диләр, ЮК!»

Әни кеше өчен баласын югалтудан да зуррак кайгы юктыр бу дөньяда. Шагыйрь Лилия Сәлахетдинованың улы Салаватның вафатына бер ел булган инде... Ул үзенең инстаграммында иң зур кайгысы белән бүлешә. 

Әни кеше өчен баласын югалтудан да зуррак кайгы юктыр бу дөньяда. Шагыйрь Лилия Сәлахетдинованың улы Салаватның вафатына бер ел булган инде... Ул үзенең инстаграммында иң зур кайгысы белән бүлешә. 

«Хаҗга барып кылган догаларым кабул булды, әмма мәңгелек булсын дияргә онытканмын ахрысы шул, мөһимлеген, кыйммәтен аңламаганмын... Ир дә бирде, бала да бирде Алла, әмма... Хәерлесе булсын.

Вакыт дәва диләр, ЮК!

Бер ел узды... Тормыш чәлпәрәмә килде... Беркем гаепле түгел, язмышлардан узмыш юк. Менә мине көчле дисез, кайда икән соң ул көч?! Исламда булмасам, сабырлык җитмәс иде. Хәерле булсын. Бүгеннән ак биттән башлыйм! Башлап карыйм... 

Улыбызга, Салаватыбызга җан тынычлыгы, караңгы гүрләренең якты һәм киң булуын, җәннәттә очрашулар насыйп булуын телим. Алла! Рәхмәт!

Кемнәр минем белән, Сезгә рәхмәт! Догада булыгыз».

Укучыларыбыз Лилиянең кайгысын уртаклашып, аңа сабырлык теләп калалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    "Сабый чакта киткән бала җәннәт кошы, ати-әнине җәннәткә җитәкләп алып керер" дип юаталар иде. Бәлкем шулайдыр, әмма болар бала хәсрәтен җиңеләйтми шул....Күркәм сабырлыклар бирсен Аллаһ Лилиягә,??, рәхмәтеннән ташламасын.

    Хәзер укыйлар