Логотип
Белгеч киңәше

Ватылган ваза өчен кем түли?

Укучыларыбызның сорауларына Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органындагы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Светлана ЗАБОТИНА җавап бирә.

Кибеттә товарга зыян китерсәң?

Кибеттә ялгыш кыйммәтле вазаны ваттым. Арбамның почмагы стеллажга тиеп китте дә, ваза чайкалып, биек киштәдән идәнгә килеп төште. Администратор мине аның бәясен түләргә мәҗбүр итте, түләмәгән очракта полициягә гариза язачакбыз, диде. Мин исә вазага бөтенләй кагылмадым да, ул стеллаж селкенеп тора иде. Бу очракта кем хаклы?

Товар өчен акча түләгәнче, ул кибет милке булып тора. Кибет территориясендә әлегә сатып алынмаган товарның очраклы рәвештә (ягъни начар ниятсез) бозылуы яки ватылуы – милекнең очраклы юкка чыгуы булып санала. Әгәр инде бу товар өчен акча түләгән булсагыз, һәм шуннан соң ватылса, милек хокукы сезгә күчкән була, һәм аның өчен сатып алучы үзе җаваплы. Сорауга килгәндә исә очраклы рәвештә ватылган товар өчен сез түләргә тиеш түгел.
Ватылган товар өчен акча түләргә мәҗбүр итүнең бердәнбер юлы – кибет сезне судка биреп, бу зыянны явыз ният белән ясаганыгызны дәлилләргә тиеш. Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексында (КоАП) РФ чит милекне ниятле рәвештә юк иткән яки зыян китергән өчен җаваплылык каралган (7.17 нче маддә).
Сатып алучы гаепле булган очрак-лар: әгәр товарны кулыгызга алып, саксызлык белән төшереп җибәреп ватсагыз; сәүдә залында «табигый булмаган» кыланышыгыз (йөгерү, сугышу, исерек хәлдә булу һ. б.) товарның бозылуына китерсә; товарны ният белән ватсагыз (мәсәлән, аны кулыгызга алып, «менә сезгә, буржуйлар!» дип, бар көчегезгә идәнгә бәргән очракта).
Кибет гаепле булган очраклар: сәүдә залында аралыклар тар булып, нормативларга туры килмәсә яисә алар тартмалар, товар өемнәре белән капланган булса; товар стеллажда тотрыксыз куелып, берсен алуга «бөтен конструкциясе» ишелеп төшсә; кибетнең юеш идәнендә таеп китеп товарны бозсагыз; товар кассадагы лентадан тәгәрәп төшеп ватылса.
Кибет администрациясе сезне бозылган товар өчен түләтергә тырышса, товарның очраклы бозылуы турында акт төзүне таләп итегез һәм анда үз дәлилләрегезне мәҗбүри рәвештә язып калдырыгыз. Вакыйганы күргән ике шаһит табыгыз (болар туганнарыгыз, дусларыгыз яисә кибетнең башка сатып алучылары да булырга мөмкин).

Тәрәзәләр бозлана

Пластик тәрәзәләргә заказ биргән идек. Ләкин аны бер айга кичектереп куйдылар. Анда да тәрәзәләр уңышсыз булып чыкты: өйгә салкын керә. Монтажчылар яңадан килеп күбек сиптереп китте. Әмма ул гына ярдәм итмәде. Тәрәзәләр парлана, аскы ягы бозлана. Хәзер инде ни сатучы, ни монтажчылар телефонны алмый. Нишләргә, кемгә мөрәҗәгать итәргә – белмим.

Пластик тәрәзә конструкцияләрен ясау һәм урнаштыру эшчәнлеге Россия Федерациясенең 1992 елның 7 феврален-дә кабул ителгән 2300-1 санлы «Кулланучы хокукларын яклау турында»гы законы һәм РФ хөкүмәтенең 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 нче санлы карары белән расланган «Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре» нигезендә көйләнә.
Законның 28 нче маддәсенең 1 нче пунктында билгеләнгәнчә, башкаручы эшләрне вакытында үтәмәгән очракта, кулланучы үз теләге буенча түбәндәге хокукларга ия:
эшне өченче затларга йөкләргә һәм тотылган чыгымнарны башкаручыдан каплатуны таләп итәргә;
башкаручыга яңа срок билгеләргә;
башкарылган эш бәясен киметүне сорарга;
эш башкару турындагы килешүдән баш тартырга;
эшне башкару сроклары бозылу сәбәпле китерелгән зыянны тулы күләмдә каплатуны таләп итәргә.
Шул ук маддәнең 5 нче пункты нигезендә, пластик тәрәзәләрне ясау яки урнаштыру эшләре кичектерелгән һәр көн өчен башкаручы неустойка түли. Аның күләме – тәрәзәләрне ясау һәм урнаштыру бәясенең яки, әгәр килешүдә әлеге бәяләр аерым күрсәтелмәгән булса, бөтен килешү бәясенең 3 проценты.
Бу очракта сез хезмәт күрсәтүчегә язмача дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә һәм әлеге законда каралган таләпләрнең берсен куярга хокуклы. Дәгъва ике нөсхәдә төзелә. Бер нөсхә оешмага тапшырыла, ә икенчесендә оешма хезмәткәре кабул итү датасын һәм үз имзасын куярга тиеш. Әгәр дәгъваны нинди дә булса сәбәпләр белән кабул итмәсәләр, аны оешманың юридик адресы буенча заказлы хат белән, тапшыру турында хәбәрнамә һәм кушымталар исемлеге (опись вложения) беркетеп, почта аша җибәрергә кирәк.

Теги: файдалы киңәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар