Логотип
Белгеч киңәше

Үзеңне үзгәрт!

«Мин үз-үземне бәяләп бетермим дә кебек. Ләкин хәзер нидер үзгәртергә соң инде. Әти-әни биргән тәрбиям бар. Шуңа күрә ничек яши идем, шулай яшәвемне дәвам итәм. Психологка мөрәҗәгать итәргә куркам», дип язган кыска хәбәрне җибәрде бер укучыбыз. Ә мин аңа җавап итеп, психолог танышымның җавабын җибәрдем. Сез дә укып карагыз әле.

Беренче чиратта, баштагы фикерләрне тәртипкә китерергә кирәк. Моның иң яхшы ысул – үзең генә калу. Ялгызлыкта, дип әйтик инде. Бу үзен гаиләсеннән, дусларыннан, яраткан кешесеннән башка күз алдына китерә алмаучылар өчен авыррак булачак. Ләкин менә шушы вакытның кадерен аңлап, аны дөрес һәм файдалы итеп уздыру иң яхшы чараларның берсе булачак. Үз-үзең белән күзгә-күз аралашудан курыкмаска кирәк!
Үзгәрергә теләгән кеше яшькә дә, ситуациягә дә карамый, төрле сәбәпләр дә тапмый. «Дөньяны үзгәртәсең килсә, үзеңне үзгәрт», дигән бик акыллы фикерне ишеткәнегез бардыр. Шулай кирәк тә. Дөньяны үзгәртәм, дип йөрүчеләргә бик күп вакыт, көч, энергия кирәк һәм ул нәтиҗәсез дә. Без аны үзгәртә алмыйбыз, ә үзебез үзгәрә алабыз. Аңа карата фикеребезне үзгәртә алабыз. Әйләнә-тирәдәге кешеләр сезгә тискәре йогынты ясаса, һәр нәрсәдән дә негатив кына эзли, һәр очракның да тискәре якларын гына күрә торган булсагыз, сезгә дә авыр булыр. Үзегезне башкалар белән чагыштырмагыз. Болай эшләү үз бәяне бик нык төшерә. Шуңа күрә гел яхшы уйлар гына уйларга, һәр нәрсәнең уңай ягын күрә белергә өйрәнергә кирәк. 
Тагын «зона комфорта» дигән төшенчәне ишеткәнегез бардыр. Аннан вакытында чыга белергә кирәк. Әлбәттә, бер юнәлештә, үз көеңә селкенеп йөрү рәхәт. Көн саен бер үк төрле тормыш рәвеше алып бару, диик. Ә ниндидер яңа эш эшләп карасаң, тормышыңа яңалык кертсәң, сиңа карата, һичшиксез, мөнәсәбәт тә үзгәрә, хөрмәт белән дә карый башлыйлар. Яңалыкка омтылу – ул кыю икәнлекне, булганлыкны күрсәтә. Шуңа тормышыгызны үзгәртүдән курыкмагыз, үз-үзегезгә ышаныгыз. 40 яшьтәме сез, 50дәме, тагын да өлкәнрәк яисә яшьрәкме, мөһим түгел. Яхшы якка үзгәрергә беркайчан да соң түгел!

Динара Әхмәт әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар