Уразадан ничек дөрес чыгарга - табиб һәм имам киңәшләре

Казанда шәригать кануннары буенча хезмәт күрсәтә торган медицина үзәге баш табибы Айрат Хәкимов әйтүенчә, уразадан чыгуның сәламәтлеккә начар йогынтысы юк. Иң мөһим шарт – артык күп ашамау.

“Гает бәйрәменнән соң мөселманнарның бер-берсенә кунакка йөрешеп, сыйлануы – гадәти хәл. Билгеле, чаманы белеп ашарга кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә болай ди: “Тулып торудан иң зур зарар күрүче савыт –ул ашказаны”. Сөннәт буенча, карынның өчтән бер өлеше ризык, бер өлеше су һәм янә бер өлеше һава өчен каралган, ягъни ашаганнан соң кеше табыннан җиңелчә ачлык хисе белән торып китәргә тиеш. Дин безне чама белеп тукланырга өйрәтә”, – дип билгеләп үтте Айрат Хәкимов, күп кенә чирләрнең артык күп ашаудан булуына басым ясап.

Казандагы тагын бер ислам кануннары буенча эшли торган клиника диагностика үзәге табиб-терапевты Альбина Өметбаева уразадан чыкканда кызган, артык майлы һәм борычлы ашлар белән мавыкмаска, клетчаткага бай ризыкларга өстенлек бирергә киңәш итте. Соңгылары рәтендә – көрпәле продуктлар, орлыклар, яшелчә, кукуруз, яшел борчак, шпинат, кызыл чөгендер яфраклары, кабыгы белән җиләк-җимешләр, миндаль, өрек, инжир, слива һ.б. Шулай ук яшелчә, балык, майсыз сыер ите, тавык итеннән ашлар әзерләү файдалы булачак. Итне томалап яки кайнар мичтә пешерү, парда әзерләү яхшы. Мондый ризыклар җиңел үзләштерелә һәм витаминнарга бай.

Табиб Айрат Хәкимов сүзләренчә, Рамазан ае төгәлләнү белән игелекле гамәлләр кылуга чик куелырга тиеш түгел. Моннан тыш, ул Рамазаннан соң килә торган Шәүвәл аенда да 6 көн өстәмә ураза барлыгын онытырга ярамавын әйтте. Аны рәттән 6 көн итеп тә, ай буена чиратлаштырып та тотарга була. Бу хакта Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Кем Рамазан аенда ураза тотса, шуннан соң Шәүвәл аеның алты көнен ураза тотса, бер ел буе ураза тоткан кебек саналып, шуның әҗеренә ирешер”, – дигән.

Татарстан мөфтие урынбасары, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров сүзләренчә, Рамазан ае төгәлләнеп, уразадан чыкканда: “Йә Раббым, бер Синең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, гөнаһларымны ярлыка. Киләсе Рамазан аен каршы алып, ураза тотарга, игелекләр кылырга насыйп ит”, – дип, ихластан Аллаһы Тәгаләгә дога кылырга кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Кем Рамазан аен каршы алганда сөенсә һәм Рамазан ае киткәндә кайгырса, җәннәт аңа вәҗиб булыр”, – дигән. Без, бер яктан, Рамазан аендагы нигъмәтләрнең башка айларда булмавына кайгырабыз, шул ук вакытта Аллаһы Тәгалә киләсе Рамазан аен каршы алып, ураза тотарга насыйп итәр дип өметләнәбез. Нияз хәзрәт Сабиров тоткан уразаларыбызның кимчелеге булмасын, алар кабул ителсен өчен, гаеткә кадәр фитыр сәдакасы өләшергә кирәклеген дә искәртте.

Татарстан мөфтие урынбасары Ураза гаетенең олуг бәйрәм булуын, аңа бөтен дөнья мөселманнарының җитди рәвештә әзерләнүен билгеләп үтте. Гает алдыннан хатын-кызлар өй җыештыру, тәмле ризыклар әзерләү белән мәшгуль. Аларга бәйрәм намазын уку вәҗиб түгел, шуңа алар өйдә кала. Ир-атлар госел алып, матур киемнәр киеп, хушбуй сөртеп, тәкъбир әйтеп, иртәнге намазга мәчеткә бара.

“Халкыбызда күркәм гадәт – гает намазыннан соң, әти-әниләребезнең, әби-бабайларыбызның, якын кардәшләребезнең каберен зиярат итү. Гает якыннарыбыз белән күрешү, бүләкләр бирешү өчен дә бер сәбәп булып тора”, – дип билгеләп үтте Нияз хәзрәт Сабиров. Аның сүзләренчә, мөселманнар Рамазан ае дәвамында ураза тотып, һәрвакыт гөнаһка чакырып торган нәфесләрен тәрбияләргә, контрольдә тотарга тырышты. Күпләр нәкъ менә шушы айда начар гадәтләреннән баш тарта, дөрес юлга баса.

“Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешү өчен Рамазан ае дәвамында үзебездә тәрбияләгән уңай сыйфатларны башка айларда да югалтмаска кирәк”, – диде Нияз хәзрәт Сабиров.

http://tat.tatar-inform.ru/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    6122
    0
    49
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    3822
    0
    32
  • Кабатланган язмыш  Язмышлар да, кайгы да кабатлана икән. Бер бәхетсез, гел бәхетсез дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәр икән. 
    3753
    0
    23
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    2699
    1
    17
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 18 март 2023 - 10:28
    Без имени
    Кычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады
    «Кичер мине, әни!»
  • 17 март 2023 - 11:47
    Без имени
    Тели белсэн телэк, Тели белмэсэн имгэк
    Теләк
  • 16 март 2023 - 17:44
    Без имени
    Искиткеч!!!! Тагын шундый әсәрләр көтеп калабыз!!!
    Серле сандык
  • 15 март 2023 - 13:47
    Без имени
    Гөлнара,барлык язмаларыгыз,төпле фикерләрегез ,мәгънәле,эчтәлекле иҗатыгызга бик зур рәхмәт!Кайсы сферада эшләвегезгә карамастан җиренә җиткереп эшлисез,без Сезнең белән горурланабыз,эшегездә иҗади уңышлар гына юлдаш булсын!Без Аксубайлылар,ак төбәктән,без булдырабыз!!!
    «Ватаным Татарстан» аңлата
  • 15 март 2023 - 16:33
    Без имени
    БИК сокландым исэн САУ булып яшэгез!!!
    Уйларыбыз да бертөрле
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату