Меланома

Җәй рәхәте дигәннән, күпләребез кояшта кызынуны да, җиләк җыю, печән чабу, су коену кебек, җәйгә генә хас шөгыльләр итеп саный. Көзгә кергәч мактану өчен кайберәүләр тәмам ком гарәбе кебек каралып бетә. Кызыну дигәндә өлкән кешеләр дә яшьләрдән калышмаска тырыша. Бакчасына барып җитүгә өстеннән салып ташлап, рәхәтләнеп кызынып алу җаен карый.
Кояшта яну гына бер хәл. Кояшта пешкән урын да вакыт узуга төзәлер. Ә менә шул зарарсыз кебек тоелган мавыгу сәбәпле, дәвалап булмас чиргә уралсаң, менә монысы инде бәла. Бәланең дә зурысы – меланома дигәне килеп чыкса, сезгә табиблар да ярдәм итә алмаска мөмкин. Ул бәладән сакланып буламы соң? Онкодерматолог киңәшләрен ОНКОПРОФИ клиникасы белгечләре бирә. Нәрсә соң ул меланома?
Меланома ул меланин матдәсе эшләп чыгара торган күзәнәкләрнең азып китүе. Соңгы берничә дистә елда меланома зәхмәте чамадан ашып китте. Меланома очракларының 70 проценты электән булган миң зарарланганнан азып китә. Калган 30 ы – беренче карашка үзгәрмәгән дә тән тиресендә барлыкка килә. Миңнең азып китүенә берничә сәбәп булып, беренче урында механик зарарлану тора. Әйтик, кырынганда киселү яки һаман кырып торучы кием кию.Икенче җитди сәбәп – ультрамиләүшә нурларның чамадан тыш тәэсир итүе. Без сүзебезне шуннан башлаган идек тә бит инде. Шуңа күрә башта ук кисәтеп куябыз: тәнегездә миңнәр күп икән, кызынырга ашыкмагыз. Гомумән, кояшта артыгын булырга киңәш ителми. Тән тиресендә, бигрәк тә миңнәрдә берәр төрле үзгәреш күреп алуга, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тигезле-тигезсез яки төсен үзгәрткән миңнәр хәтәр.
Шикле миңне озакка сузмыйча алдырырга кирәк. Һәм бу эшне махсус медицина учреждениесендә – онкология өлкәсендә белеме булган хирурглар башкарырга тиеш! Миңне тулаем – янындагы тукымасы белән үк алалар, аннары ул лаборатор тикшерүгә җибәрелә.

Кемгә аеруча сакланырга?
Ак тәнле, сары чәчле, зәңгәр күзлеләргә һәм нәселләрендә шундый чир белән авыручылар булганнарга – зыянлы факторларга нәсел факторы да кушылса, куркыныч күпкә арта!Тәнендә миңнәр саны йөздән артып киткәннәргә – бу очракта аларның берәрсенең меланомага әйләнү ихтималы 50 процентка арта.
20 яшькә җиткәнче бер-ике мәртәбә тән тиресе кабарып чыкканчы кояшта яну очраклары булганнарга.
Төньяк төбәкләрдә яшәп яки озак еллар шунда эшләп, җылы якка ялга еш бара торган кешеләргә.
Солярийларга йөрү белән мавыгучылар шулай ук меланома куркынычын истә тотарга тиешләр. Бу төркемнәргә кергәннәргә, гомумән, елына бер тапкыр булса да онкодерматологка күренеп алу артык булмас.
Кремнар сөртү саклыймы?
Бик күпләр кызыныр алдыннан кояш нурларыннан саклый торган махсус майлар белән сөртенсәң, шул җитә дип уйлыйлар. Бу хакта табиблар да, фән дә кистереп кенә әйтә алмый. Чөнки тире рагы белән авыручылар саны арта бара. Май сөртенгән кешеләрнең, чарасын күрдек, сакландык дип уйлап, кояш астында озак ятулары сәбәпледер, бәлки. Дөньяда ел саен меланома белән авырып китүче 130 мең кеше теркәлә. Шуның 66 меңе бу чирдән үлеп китә. Узган гасыр уртасындагы белән чагыштырганда, ХХI гасыр башына меланома белән авыручылар саны алты тапкырга арткан. Халкы башлыча ак тәнле булган Австралиядә, Яңа Зеландиядә, Төньяк Америкада, Төньяк Европада авыручылар бигрәк тә күп.Табиблар уйлавынча, кызынганда сөртә торган майлар составына кергән кайбер матдәләр үзләре үк канцероген дип санала. Дөрес, ул майлар кояшта пешүдән саклыйлар, әмма нәтиҗәсе генә ачыкланмаган.
Баланы ничек сакларга?
Табиблар, бала чакта ультрафиолет нурлар күп кабул итү өлкән яшьтә меланома китереп чыгарырга мөмкин, диләр. Бала тиресе бигрәк тә нәфис, а меланин өчен җаваплы күзәнәкләр 2-3 яшьтән соң гына эшли башлый. Кызынганда балаларга махсус крем сөртергә кирәкме соң? Бу киңәшне бирүдән элек, баланы 3 яшькә кадәр кояшта тотмагыз, диясе килә. Фәкать көн сүрелгәч кенә алып чыгыгыз. 3 яшьтән соң кояшта 15 минуттан артык булса, шул җитәр. Кояш нурларыннан саклаучы чаралар кулланган очракта да (аларның бер төре кояш нурларын таратучы һәм этәрүче матдәләрдән, икенчесе нурланышның күзәнәкләргә зыянын киметүче химик фильтрлардан тора) беренче төр – физик фильтрлардан торган – майлы эмульсияләр, ә составында оксибензон һәм октокри-лен булмаганнарын сайларга тырышыгыз.Бу әле диңгезгә бармагыз, комлыкта ятмагыз, дигән сүз түгел. Фәкать чама хисен югалтмагыз.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
Соңгы комментарийлар
-
21 март 2023 - 09:43Без имениХэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсезОныгым минеке түгел...
-
21 март 2023 - 10:40Без имениМаена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
21 март 2023 - 18:47Без имениУзегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.Оныгым минеке түгел...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.