​Кырыктан соң йөклелек

Гомер озынлыгы арткан саен, бала табуга мөнәсәбәт тә үзгәрә. Бик күп хатын-кызлар карьера ясагач кына бәби табу турында уйлана башлый. Ләкин һәрчак син теләгәнчә генә барып чыкмаска да мөмкин шул әле. Югары категорияле акушер-гинеколог-эндокринолог, репродуктолог Елена Борисовна Капицкая әнә шулай ди.
 
Күп нәрсә нәселдәнлектән тора. Әбиләрегезнең һәм әниләрегезнең күреме ника­дәр соң тәмамланса, ба­ла­га узуга шансыгыз шулкадәр зуррак. Һәр хатын-кыз күкәйлегендә тумыштан ук күкәй күзәнәкләр запасы була, медиклар аны күкәйлек резервы дип йөртә. 37 яшьләр тирәсендә ул кисәк кими башлый, җенес күзәнәк­ләренең сыйфаты түбәнәя. Аналык һәм күкәй­лек ялкынсынулары, эндометриоз, корсак куышлыгына, аеруча аналыкка, күкәйлек өстәлмәләренә ясалган операцияләр тискәре йогынтысын сиздерми калмый. Еш кына бу яшь­тә аналыкта балага узарга комачаулый торган зур төеннәр барлыкка килә.

! Яшь барган саен, сәламәтлек тә үзен сиздерә. Хроник авырулар фонында йөклелек авыр уза. Бу бигрәк тә гипертония, диабет, хроник пиелонефрит, симерү, калкансыман биздәге тайпылышлар, холецис­тит, аз канлылык, ревматизм авырулы хатын-кызларга кагыла. 


! Яралгының генетик тайпылыш ихтималы да зур. Даун синдромы, мәсә­лән, ананың яше белән турыдан-туры бәйләнгән. Әгәр 20 яшьтә бу патология ешлыгы 1500 очракка берәү туры килсә, 30 яшьтә инде 
900 гә, ә 40 яшьтә 100 гә бер туры килергә мөмкин.

! Тагын шунысы: йөклелек өзелү куркынычы да бар (30-70% чамасы), һәр өч хатын-кызның берсенең баласы төшү яки җитлекми туу очраклары да күзәтелә. Кырыктан соң бәби көткән әниләрнең 40 проценты йөклелекнең икенче яртысында соңарган токсикоз белән җәфалана. Югары кан басымы, шешенү, сидек­тәге аксым карындагы яралгы үсешен тоткарлый. Вакытсыз су китүләр күзәтелә, организмның тудыру эшчән­леге зәгыйфьләнә. Шулай булуга да карамастан, бала табасы килү теләге бөтен «куркынычларны» узып китә.

Йөклелек мөмкин кадәр җиңел узсын өчен ниләр эшләргә соң?

* Хроник авыруларны дәваларга, тешләрне дәвалап бетерергә, кызылча (краснуха), токсоплазмоз һәм хламидиозга тикшерү узарга, мам­мологка сөт бизләрен күрсәтергә, кал­кансыман биз гормоннарын тик­шертергә, кан басымын нормага китерергә, артык авырлыктан котылырга, сәламәт яшәү рәвешенә кү­чәргә. Балага узар алдыннан өч ай буе флюорография ясатмаска – җе­нес күзәнәкләре өлгерсен өчен 70-90 көн вакыт кирәк. Аларны нурлан­дырырга ярамый!


* Чираттагы күрем килмәсә (сез шуны көтәсез инде), УЗИ га барырга ашыкмагыз. Сидек буенча гына да йөклелеккә тест үткәреп була. Тоткарлык өч көннән артса, ике буй сызык чыгар. Икесе дә бердәй ачык төстә икән, димәк, балага узгансыз! Тест шикле тоелса, өч көннән соң тагын кабатлап карагыз. Сызыкның берсе ачык, ә икенчесе сизелер-сизелмәс төстә килеп чыкса, аналыктан тыш йөклелекне булдырмас өчен, табибка ашыгыгыз. Йөклелек нормаль узган очракта, аның башлангыч чорында ясалган УЗИ яралгының аналык стен­ка­­сыннан кубуын һәм канлы бүлен­теләр китереп чыгарырга мөмкин. Шиккә урын калса, ХГЧ га кан анализы тапшырыгыз. Аны гадәттә 3-5 көн аралыгында ике тапкыр тапшыралар.

* Икенчедән, 7-8 атналык йөклелек белән исәпкә басыгыз. Прогестерон һәм эстрадиол кебек җенси гормоннарга карап, кайчак саклану терапиясе билгеләүләре бар. 

* Акушер-гинеколог киңәшләрен төгәл үтәгез. Карындагы бала 8-13 яки 20-22 атналык булганда, 37 яшьтән өлкәнрәк ханымнарга яралгының генетик авырулары буенча тикшерү узарга тәкъдим ителә. 
Кендек каны яки хорион төк бөртеге яралгыда авыру бармы-юкмы икән­леккә 100% җавап бирә. 


Гомер озынлыгы арткан саен, бала табуга мөнәсәбәт тә үзгәрә. Бик күп хатын-кызлар карьера ясагач кына бәби табу турында уйлана башлый. Ләкин һәрчак син теләгәнчә генә барып чыкмаска да мөмкин шул әле. Югары категорияле акушер-гинеколог-эндокринолог, репродуктолог Елена Борисовна Капицкая әнә шулай ди.

фото: pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 сентябрь 2023 - 06:18
    Без имени
    Фердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...
    Шоу – бар, сәнгать – юк !
  • 21 сентябрь 2023 - 21:08
    Без имени
    Бала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:58
    Без имени
    Эмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.
    Әни безне аңламый. Нишләргә?
  • 21 сентябрь 2023 - 14:50
    Без имени
    Укучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:07
    Без имени
    Әлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батып
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»