«Бик көнче егеткә кияүгә чыкканымны яши-яши генә белдем. Үзәгемә үтә ирем көнләшеп. Көнләшердәй сәбәп тә бирмим югыйсә: эшкә туры барам, туры кайтам... Ялгызыма гына туган авылыма бер кичкә дә кайтырга ярамый – имеш, элеккеге егетләрем белән очрашу өчен кайтам. Эшем төнге дежурлыкка кала торган. Хәленнән килсә, дежурствога да җибәрмәс иде – анда да хезмәттәш ирләр белән хыянәт итәргә мөмкинмен икән. Начар кеше түгел ирем: акыллы да, эшчән дә. Хыянәт тә итми. Тик менә шул көнләшүләре...» Фирая Г. Яшел Үзән шәһәре.
– Бер сүз белән генә әйткәндә, бу ханымның тормышын ире микроскоп аша караган кебек тикшерә. Бу мөнәсәбәтләрнең нигезе, бер яктан, иренең эзәрлекләве булса, икенче яктан, хатын-кызның бер сәбәпсез аклануыннан гыйбарәткә әйләнә.
Көнләшә, димәк ярата, дигән гыйбарә дә бар бит әле. Ләкин болай дип әйтү дөрес түгел, чөнки нормаль, сәламәт мөнәсәбәтләрнең нигезендә бер-береңә ышану, хөрмәт һәм ярату ятарга тиеш.
Әгәр дә без көнче ирнең психологик характеристикасына күз салсак, психологик портретын ясап карасак, нинди соң ул көнләшә торган ир? Мондый патологик көнләшүнең нигезен-дә (ә сәбәпсез көнләшү ул – патология) хатын-кызга милек, әйбер итеп карау, аның шәхси чикләрен хөрмәт итмәү, аның кеше, шәхес булуын танымау ята. Икенче төрле әйткәндә, хатын-кыз – әйбер, милек; ә ир-ат – аның хуҗасы. Хатын-кыз үзен гадәттәгедән үзгәрәк тота: матуррак киенә, бизәнә, ябыга, үз-үзенә игътибарны арттыра икән, ир-ат моны көнләшергә җирлек дип саный, хатынын хыянәттә гаепли башлый.
Нигезсез көнләшүнең сәбәпләре төрлечә булырга мөмкин. Бер яктан, мондый көнләшү киребеткән, үз-үзен генә өстен куйган, хакимлек итәргә яраткан ирләргә хас.
Икенче төркемгә кергән көнче ирләрнең үз-үзләренә ышанычлары юк, бик шикләнүчәннәр, үзләрен түбән бәялиләр. Алар өчен якында тагын берәр ир-атның булуы – катастрофа. Гадәттә, хакимлек итәргә яраткан әнисенең тулы контроле астында үскән егетләргә хас бу күренеш. Үзләренең комплекслары өчен алар бар җаваплылыкны хатыннары өстенә салалар. Күпчелек очракта интим сферада да үзләренә биргән бәяләре түбән. Әгәр дә ир-атның интим сферада үз-үзенә ышанычы юк икән, ул көнләшүчән була.
Өченче төркемгә көзгедәгедәй чагылыш тапкан мөнәсәбәтләрне кертеп карый алабыз. Хатынына тугрылык сакламаган ир-ат гадәттә бик көнче була. Үзе хыянәт иткәч, башкаларны да шундый дип уйлый.
Әлбәттә инде, мондый мөнәсәбәтләр озакка бара алмый. Бер-береңә ышаныч булмаганда, ир-ат сине гаепләп, шикләнеп, сине акланырга мәҗбүр итә икән, хатын-кыз күпме түзә ала?
Мондый хәлдә үзеңне ничек тотарга соң? Психолог буларак, «мин – хәбәр» моделен кулланырга киңәш итәм. Кичерешләрегезне ирегезгә әйтегез. Синең көнләшүең аркасында үземне кимсетелгән кебек хис итәм. Яратуыңны, мине хөрмәт итүеңне тоймыйм, дип, үз хисләрегез турында сөйләгез. Ул сезне гаепләгәндә нинди хисләр кичерүегезне аңлатыгыз. Шәхси чик-ләрне билгеләп, аларны сакларга өйрәнегез. Беркемнең дә сезнең җаныгызда актарынырга хакы юк.
Бер-берегездән көнләшеп яшисез һәм бу сезнең өчен норма икән, анысы башка эш. Андый гаиләләр дә бар.
Ирегез чынлап та сезне ярата, киләчәктә дә сезнең белән яшәргә тели икән, ул үзендә үзгәрердәй көч табарга тиеш.
Олылар һәм балалар психологы, гештальт-терапевт Гүзәл ХИСМӘТУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк