Һәр кеше үз тормышында бер тапкыр булса да, төнгә каршы ашарга ярамый дигәнне ишетми калмагандыр. «Кичке алтыдан соң ашыйсың икән, тазарасың» дигән уй безнең аңда нык утыра. Тынычланыгыз! Ашарга була, әмма чамасын белеп. Интегративлы медицина табибы, диетолог, нутрициолог, health-коуч Айгөл ФАЗЛЫЕВАга кичен дөрес туклану буенча сорауларыбызны бирдек.
Һәр кеше үз тормышында бер тапкыр булса да, төнгә каршы ашарга ярамый дигәнне ишетми калмагандыр. «Кичке алтыдан соң ашыйсың икән, тазарасың» дигән уй безнең аңда нык утыра. Тынычланыгыз! Ашарга була, әмма чамасын белеп. Интегративлы медицина табибы, диетолог, нутрициолог, health-коуч Айгөл ФАЗЛЫЕВАга кичен дөрес туклану буенча сорауларыбызны бирдек.
Кичке алтыдан соң ашарга киңәш ителми дигән фикер бар. Әгәр төнге унберләргә кадәр йокламыйсың икән, бу очракта нишләргә?
– Әйе, кичке алтыдан соң ашарга киңәш ителми. Тик бу кагыйдә кичке тугызда, унда йокларга ятучылар өчен генә. Йокларга өч-дүрт сәгать кала кичке ашны тәмамлау – иң идеаль вариант. Әмма шуны да истән чыгармагыз: туклануның иң соңгы вакыты – кичке сигездә.
Кичке аш нинди булырга тиеш?
– Кичке ашта сыер ите булмавы яхшы, чөнки ул эшкәртелү өчен озак вакыт таләп итә. Бу исә йокы сыйфатын начарлата. Шуңа күрә дә туклану җиңелчә, балансланган булса яхшы. Өстәлдә җиңел үзләштерелә торган аксымнар: балык, диңгез продуктлары, кош ите, йомырка, кузаклылар; клетчатка: яшелчәләр (термик эшкәртелү узганнары да ярый); углеводлар: ботка һәм көрпәле оннан пешкән ипи булу шарт. Гомумән, сыер итен атнага бер-ике тапкыр – төшке аш вакытында гына ашарга киңәш итәм.
Кичен, эштән кайткач, гадәттә, гел капкалап йөрисең.
– Күпләрнең кичке ашлары шактый күләмдә углеводлардан тора. Мондый рацион белән ашап туйганнан соң да капкалап аласы килә башлый, бу исә артык авырлык җыюга китерә, шикәр диабеты авыруы башлану ихтималын тудыра. Әгәр дә кичке ашыгыз төрлеләндерелгән һәм баланслы икән, капкалап алу теләге булмас.
Йоклар алдыннан кара чәй эчү зыянлы түгелме? Нинди чәйгә өстенлек бирергә?
– Бүген күпләр хроник стресстан интегә, шуңа күрә йоклап китә алмый җәфалана. Кичен кара чәй эчү гадәте дә бу хәлне авырайта, чөнки анда кофеин бар. Кофеин нерв системасын ярсыта, баш мие эшчәнлеген активлаштыра, йөрәк тибешен ешайта. Йокларга кимендә өч сәгать кала эчелгән бер стакан кара чәй йокысызлык сәбәбе булырга мөмкин. Шуңа күрә төштән соң үләнле һәм тынычландыра торган чәйләргә өстен-лек бирегез. Бигрәк тә бөтнек, ромашка, лимон бөтнеге, лемонграсс, кара карлыган яфрагыннан пешерелгән чәйләр файдалы булыр.
Йоклар алдыннан су эчәргә ярыймы?
– Йоклар алдыннан су эчәргә ярый, әмма күп күләмдә түгел. Көнлек су режимының төп өлеше кичке сәгать җидегә кадәр эчелергә тиеш. Кичен сыеклык күбрәк эчелә икән, ванна, душ керегез. Шул рә-вешле бөерләргә килгән артык йөктән котылырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк