Кадерле укучылар! «Сорау–җавап» сәхифәсенә сездән сораулар кабул итәбез. Пенсияләрне билгеләү яки хокук өлкәсенә кагылышлы сорауларыгыз булса, безгә юллагыз. Аларга Россия Социаль фонды белгечләре һәм юристлар җавап бирәчәк.
Укучыларыбыздан килгән сорауларга юрист Салих ГАЙНЕТДИНОВ җавап бирә.
Кешенең балалары, ире яки хатыны, әти-әнисе булмаган очракта милке ничек һәм кемнәр арасында бүленә?
Әгәр ул кеше васыять язып калдырмаган булса, аның мирасы закон буенча түбәндәгечә бүленергә тиеш: беренче чиратта – ире яки хатыны, балалары, әти-әнисе, оныклары; икенче чиратта – әби-бабалары, бертуганнары (шул исәптән, тулы булмаган бертуганнары да), бертуганнарының балалары; өченче чиратта – әти-әнисенең бертуганнары, әти-әнисенең бертуганнарыннан туган балалар (двоюродныйлар); дүртенче чиратта – әби-бабаларының әти-әниләре (карт әби-бабалары); бишенче чиратта – бертуганнарының балаларыннан туган балалар (двоюродный оныклар, әби-бабаларының бертуганнары (двоюродный әби-бабалар); алтынчы чиратта – туганнан туган оныкларының балалары, туганнан туганнардан туганнарның балалары, туганнан туган әби-бабаларның балалары; җиденче чиратта – үги балалары, үги әнисе яки үги әтисе.
Мирас кабул итү чират буенча бара. Мәсәлән, мирасны беренче чиратта
кабул итә торган туганнары булса, икенче чираттагы туганнары чакырылмый. Алар булмаганда яки мирасны кабул итүдән баш тартканда гына икенче чираттагы туганнар чакырыла.
Сезнең очракта, мирасны беренче чиратта кабул итүчеләр булмаса да, икенче чираттагы туганнары бардыр. Алар да булмаса, мирас кабул итәргә өченче чираттагы туганнар чакырыла.
Вафат булган кешенең мирасын кабул итәрлек бер туганы да булмаганда (хәтта ерак туганы да), ул очракта милке муниципаль милеккә күчә.
Балалар йортыннан опекага алып үстергән улым 40 яшендә вафат булды. Гаиләсе юк иде. Хәзер аның фатирына башка гаиләдә үскән бертуган апасы дәгъва белдерә. Улымның фатирыннан миңа да өлеш чыгарга тиешме? Мин аның үстергән әнисе бит.
Аңлавымча, улыгыз васыять язарга өлгермәгән. Бу очракта аның апасы –
мираска беренче чиратта хокукы булган кеше, ә сез – җиденче чиратта гына,
һәм закон буенча мирас апасына булырга тиеш. Ләкин соравыгыздан шул аң-лашыла: сез инде пенсия яшендә.
Әгәр кимендә бер ел улыгызның иждивениесендә яшәвегезне һәм улыгызның ярдәме тормышыгыздагы төп чыганак икәнен расласагыз, улыгыздан калган мирасның яртысын алырга сезнең дә хокукыгыз барлыкка килә, ягъни аның мирасы икегә – апасына һәм сезгә бүленә. Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 1148 нче маддәсе нигезендә, вафат булган кешенең хезмәткә яраксыз иждивенецлары аның мирасын туганнары белән бергә бүлешеп кабул итәргә хокук-лы. Һәм тагын шуны әйтергә кирәк: мәрхүм үзенең милкен башкаларга васыять итсә дә, аның иждивениесендә булучыларга бу мирастан барыбер өлеш чыгарыла. Иждивениедә булуны кайчагында суд аша расларга туры килә.
Вафат булган кешенең мирасы опекунына кала аламы?
Әгәр дә опекун аның туганы икән, мирастан аңа да өлеш чыга ала. Бу очракта опекун статусы түгел, ә вафат булган кеше белән опекун арасындагы туганлык мөнәсәбәтләре мөһим. Әгәр мәрхүмнең ире яки хатыны, балалары, әти-әнисе булса, мирас алар арасында бүленә.
Вафат булган кеше сау чагында нотариуста раслатылган васыять язып, милкен опекунына калдырам дисә, бу очракта милек опекунныкы була. Ләкин васыятьне язган чакта кеше акыл ягыннан кимчелексез булырга тиеш. Суд тарафыннан «недееспособный» дип танылганнан соң язылган васыятьләр законлы түгел.
Бала чагында опекага алынган кеше, үскәннән соң мирасын опекунына васыять итсә, бу очракта ул үз көчендә була.
фото ясалма интеллект ярдәмендә ясалды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк