Күп кенә гүзәл затларыбыз арасында тиз арада ябыгу, фигураны тәртипкә китерү өчен бик тырышса да, нәтиҗәгә ирешә алмаганнар очрый. Мондый сораулар белән еш кына табибларга да мөрәҗәгать итүчеләр бар икән. Табиб-диетолог Элина Борһанова киңәшләре бәлки нәкъ менә сезнең өчен файдалы булыр.
«Еш кына спорт белән дә шөгыльләнәм, ашамыйм да, ләкин барыбер артык авырлыктан котыла алмыйм, дип аптырыйлар. Беренчедән, сез тиешле күләмдә физик актив кешеме? Көненә ул, ким дигәндә, 30 минут булырга тиеш. Монда тиз-тиз йөрү дә, тренировка да, велосипедта йөрү дә керә. Икенчедән, бу эшкә алынгансыз икән, туктамагыз, чөнки артык авырлык бер ай, ай ярым тирәсе торырга, аннары инде үлчәүдәге саннар сөендерә башларга мөмкин. Өченчедән, авырлыкны гына түгел, ә гәүдәдәге үлчәмнәр турында да онытмаска киңәш ителә. Әгәр сез спорт белән шөгыльләнәсез икән, мускуллар артырга, ә май күләме кимергә мөмкин. Шуңа күрә үлчәүдәге саннар аркасында кәефсезләнергә ашыкмагыз. Дүртенчедән, сез бик аз ашыйсыз! Әйе, әйе, калорияләрне санап ашаучыларны күргәнегез бардыр бит? Артык авырлык кимесен өчен, безгә аз ашарга кирәк, ләкин калорияләрне киметергә ярамый. Көнгә өч-дүрт тапкыр дөрес итеп ашарга гадәтләнегез. Бишенчедән, аксымны да тиешле күләмдә ашарга кирәк. Әйтик, авырлык кими ди, ләкин тире асылынып, ямьсезләнеп калырга мөмкин. Гәүдә авырлыгыннан карап (көненә 1,5 грамм 1 кг авырлыкка туры килә) ашарга кирәк. Аксымлы ризыкларны туклану рационына үзегез яраткан продуктларны күпләп ашау хисабына арттырыгыз. Әйтик, иртәнге ашка – эремчек һәм йомырка, көндезге ашка – тавык, кичкә балык ашарга мөмкин. Алтынчы сәбәп итеп, күпләр гормоннарны гаепләргә ярата. Әйе, өлешчә килешергә мөмкин. Ләкин аларның дөрес эшли башламавына да дөрес тукланмау һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бармау гаепле. Әлбәттә, монда башка гормоннарның дөрес эшләмәве дә сәбәпче булырга мөмкин. Бу очракта табиб ярдәменнән башка ниндидер карарлар кабул итәргә ярамый», – дип бирде файдалы киңәшләрен белгеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк