Зөлфирә Зарипова – образларның эчке дөньясын, кичерешләрен бөтен тирәнлеге белән күрсәтә ала торган көчле драматик актриса. Ул – бик күп образлар тудырган талант. Аның тормышы да, иҗаты да кызыклы вакыйгаларга бай. Ә хәзер, әйдәгез, яраткан артистыбыз тормышындагы кызыклы фактларны барлыйк.
1. Үги әни тәрбиясендә үсә, үз әнисе Зөлфирәгә 40 көн булганда вафат була.
2. Үзе ач калса да, синең тамагыңны туйдыра, диләр аның турында.
3. «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз» спектаклендәге Миңнурый роле аша тамашачы аны таный башлый.
4. Артист түгел, каскадер буласың калган, диләр. Чөнки ул күршеләренең ишек ачалмый интегүен күргәч, биеклектән курыкмыйча балкон аша кереп, фатир ишеген ача.
5. Бакчада өч көннән артык тора алмый, машиналар шавын сагынып кайта.
6. Роль сорап йөрми: бирсәләр – эшли, бирмәсәләр – юк.
7. Камал театрына өч елга сынау шарты белән алына, һәм ул бүгенгәчә яраткан театрында.
8. Театр училищесында укыганда булачак режиссер Дамир Сираҗиев белән сугышалар: укытучыны көткән арада Дамир кызларны биергә чакырып йөри, биисе килмәгән Зөлфирә сүгенеп куя, Дамир аңа сугып җибәрә, Зөлфирә дә җавапсыз калмый.
9. Яшь чакта, акча югында шабашкаларда җырлап йөри.
10. Туксанынчы елларда инфляция булып, театр акча түләми башлагач, Колхоз базарында өчпочмаклар сата.
11. Беренче ире – опера җырчысы Сәет Рәинбәков. Мәҗлестә танышып өйләнешәләр. Уллары Диас туа. Ире хыянәтеннән соң, 8 ел яшәгәч аерылышалар.
12. Улы Диас үлемен авыр кичерә. Ул Зөлфирәнең туган авылы Бәрәскә зиратында җирләнгән.
13. Икенче ире – сәхнә хезмәткәре Сергей белән дә ике генә ел яши – аерылышалар. Улы Энгель – бүгенге көндә зур таянычы.
Фото: https://kamalteatr.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк