Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Зилә Сөнгатуллина: «Ул татар җыры эталоны иде»

Илһам абый да акрынлап халыкны яңалыкка ияләштерде, эстраданы югары дәрәҗәгә күтәрде. Чын мәгънәсендә уникаль күренеш ул. Халыкның йөзе. Татарның йөзе!

Илһам Шакировның 90 еллыгында, шәхси әйберләреннән тагын бер кадерле ядкарь табылды. Аны Татар филармониясе музеена туганы Флер Шакиров алып килде. Бу – 10 нчы сыйныф укучысы Илһам Шакировның математикадан контроль эшләр дәфтәре. Сүз 1953–1954 уку елы турында бара.

Әлеге дәфтәр белән Илһам Шакиров премиясе иясе, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, профессор-педагог Зилә Сөнгатуллина да танышты. «Илһам абый нинди – бу дәфтәр шундый. Пөхтә, төгәл, каллиграфия үрнәге булырлык почерк. Ул чактагы каләм белән болай язу өчен рәссам булырга кирәк, ул бит төртелеп кала, карасы тама, кайсы хәреф юанрак, кайсы нечкәрәк килеп чыга иде. Мәктәпләргә менә дигән үрнәк бу! Пөхтәлек һәм мәсьәләләрне чишү җәһәтеннән дә, төгәл фәнне татар телендә үзләштерү җәһәтеннән дә!» – диде һәм истәлекләре белән бүлеште.

Беренче очрашу

– Уфа музыка училищесында укыган чак. Илһам абый Серго Орджоникидзе исемендәге мәдәният сараенда концерт куячак дигән хәбәр таралды. Шунда бардым. Аның япь-яшь чагы. Төс-биткә чибәр, матур итеп киенгән – халыкны беренче чыгышларыннан ук үзенә каратты. Чөнки бар яктан да килгән иде. Җырчы турында без башта «өметле» дип күзәтәбез, сыныйбыз, вакыт бирәбез, ә Илһам абый белән алай булмады. Халык «аһ» итте һәм дистәләрчә еллар буе күңелләрендә Илһам абый булды. Хәзер «феномен» сүзен яраталар, кирәгеннән артык та кулланалар. Менә Илһам абыйга бата ул сүз, ул чын мәгънәсендә феномен булды, концертлары фәкать тулы залларда үтте.

Интернетта, радиода Илһам абыйның соңгы еллардагы язмаларын әйләндерәләр. 70–80 яшьләрдәге тавыш белән яшь чактагы тавышны чагыштырып та булмый бит. Шуңа күрә архивлардан яшь чагындагы язмаларын табып, радио-телевидениегә таратырга иде. Мин менә шулай аның белән үсмер чакта дигәндәй таныштым һәм талантына шаккаттым. Аннан инде Казанга килдем. Биредә ул радио-телевидениедә еш чыгыш ясый иде. Һәр җырын мең мәртәбә тыңларга әзер булып, зарыгып көтеп алдым. Бигрәк тә «Уйна, тальян гармуныңны» дигән җырын ярата идем. Телевидениедә аклы-каралы язмасы да бар, искиткеч ул! Әллә нинди мелизм да ясамый үзе, әмма моңы йөрәктән чыгып, йөрәкләргә үтеп керә.

Балаларга аңлатуы әле дә колакта яңгырый: «Моңны сез аңларга тиеш, ул борма ясау түгел, йөрәктән кайнап чыккан хис. Шуңа күрә һәр кешенең үз моңы», – дия иде. Моны аңлаган кеше аңлый, аңламаганы юк инде.

Зур-зур залларда, әйтик, Мәскәүнең Колонналы залында симфоник оркестр беләнме, үзенең эстрада ансамбле беләнме чыгыш ясасын – мин аларның барысын да ишеттем. Аның иң югары дәрәҗәсен күрдем. Ул татар җыры эталоны иде. Шуңа аны бөтен дөнья татарлары яратты, хөрмәт итте. Концертына махсус Австралиядән, Америкадан, Финляндиядән киләләр иде бит.

Новатор

– Заманнан алда барган җырчы. Үз ансамблен оештыруы, башкару стиле белән дә аерылып торды. Мәсәлән, «Ай былбылым»ны аның кебек башкара алучы әле дә юк. Ул гади җырны шедеврга әйләндерә иде. Казан консерваториясендә күптән түгел конференция үткәрдек, анда онлайн форматта читтә яшәүче милләттәшләребез дә катнашты. Менә шунда катнашучыларга «Ай былбылым» җырын куйдык, әле кичә генә язылган кебек тоелды, диделәр. Анда моң да, сизгерлек тә, бар да бар. Чын талант!

Тамашачы дигәннән. Әйтик, менә опера сәнгатен кабул итү өчен дә әзерлек кирәк. Операга тамашачыны урамнан алып кереп утыртып булмый. Ул аны даими тыңлый, ияләшә, кызыксына, аңлый башлый. Андый мисаллар бик күп. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Клара Хәйретдинованың бу җәһәттән үз туганнарын мисалга китереп сөйләгәне бар. Гап-гади сыер савучылар операга башта туганыбыз Клара җырлый дип кенә киләләр. Бер киләләр, ике. Хәзер инде без опера театрына гына йөрибез, диләр.

Илһам абый да акрынлап халыкны яңалыкка ияләштерде, эстраданы югары дәрәҗәгә күтәрде. Чын мәгънәсендә уникаль күренеш ул. Халыкның йөзе. Татарның йөзе! Милләтне ничек оста итеп, сиздерми генә тәрбияләде. Күпме халык җырларын сәхнәгә алып менде, ә үзе язган җырларны халык көе дип чыгарды.

Нинди тыйнаклык бит бу! «Идел буе каеннары»ның музыкасы (Әхмәт Ерикәй сүзләре) үзенеке икәнен әйтте, ә әйтелмәгәне күпме? «Син сазыңны уйнадың» (Нәкый Исәнбәт сүзләре), «Мәңгелеккә китеп барам» (Г. Игебаев сүзләре), «Мусабай авылы көе» («Сибелә чәчем» – халык сүзләре) – барысы да аныкы бит. Интеллектуал иде. Ил-көн язмышы, сәясәт дисеңме – ул алдан күрүчән булды. Аңарда тоемлау зур иде. Әмма һава ертып, йодрыклар болгамады. Ризасызлыгы йөзенә чыга иде. Берәр нәрсә борчыса, җыр аша тапшыра белде.

Үзенчәлекле киенә иде. Берзаман күрәбез, башында эшләпә, өстендә бик ыспай пиджак. «Илһам абый, нинди журналдан синең бу модаң?» – дип тә сорадык әле. Бер, әмма берәгәйле әйтә торган Илһам абый һәрвакыттагыча сынатмады: «Спид» журналыннан диде дә юлын дәвам итте. Нечкә юморлы кеше иде. Көлүе дә акрын, тыйнак иде.

Укытучы

Ул бик яхшы укытучы булыр иде. Безгә: «Моң ул авыл балаларында һәм бик күп михнәт күргән кешеләрдә була», – дип әйтә торган иде. Башына кайгы төшкән кеше гел көйләп утыра бит ул. Аның моңы юктан бар булмаган, ул гомер буе кайналган, әрнегән, бер вакыты җиткәч, ургып тышка чыккан.

«Татар җыры», «Татар моңы» конкурсларын Илһам абыйбашлап җибәрде, ул аларда жюри рәисе булды. Жюрида Хәйдәр Бигичев, Салават Фәтхетдинов, мин эшләдек. Конкурс булгач, төрле хәлләр була, шул исәптән, көлкелесе дә. Авыл балаларының күбесе әзерлексез килә. Илһам абый безне, көлүегезне күрсәтмәгез, баланың хәтерен калдырырга ярамый, дип гел кисәтеп торды. Чыгыш ясаган һәрберсенә хаталарын йомшак итеп аңлата, яңадан җырларга куша иде. Бормаларда артыграк тырышып җибәрсәләр: «Урманнарга кердең дә адаштың, хәзер чыга алмыйсың инде. Ул чамалы гына, тәмле генә булырга тиеш. Мелизм – махсус ясый торган нәрсә түгел, үзеннән-үзе чыга», – дип аңлата иде.

Жюрида бергә эшләгәндә кайчак: «Илһам абый, ничек бәяләдегез, нәрсәләр яздыгыз», – дип тә сорый идек. Ул ирен чите белән генә елмаеп кәгазен суза. Ә анда нәкъ менә бу дәфтәрдәге кебек матур почерк белән пөхтә итеп билгеләр куелган, һәр конкурсант исеме янында искәрмәләр язылган. Әмма без укый алмадык, чөнки гарәпчә язылган иде.

Менә хәзер Илһам абый мәктәбен дәвам итәм инде. «Йолдызлык»та әгәр әзрәк кенә әзерлексез бала чыкса, Зилә Даяновна, бу сезнең кадр инде, дип көләләр. Мин әйтәм, ашыкмагыз, бераз мактап, бераз үстерсәң, танымаслык була ул. Һәм шулай була да.

Илһам абый концертыннан башка кеше булып чыктык, дигәнне ишеткән бар. Юкса бит ул сөйләми дә иде, бу вазыйфа – алып баручыныкы, җырчыныкы түгел, дип әйтә иде. Ул әйтәсе сүзен җырына салды. «Төннәр буе йоклый алмый ятам» җырын үзе турында сөйләгән кебек башкарды. Аны җырлаганда: «Илһам абый, бу синдер», – дип елыйлар иде. Нәрсә җырласа да, бу синдер, дип кабул итәләр иде. Яшьләргә аның башкару алымнарын да өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле.

Киң күңеллелек

Әгәр кешене хөрмәт итә икән, ул аның үз-үзен тотышында ук сизелә иде. Иремне: «Әгәр дә син бу ханымның ничек тә булса хәтерен калдырасың икән, син – кеше түгел. Мин сине сызам ул исемлектән, син кеше түгел!» – дип кисәтеп куйды. Бу да бит инде яклау.

Тормышымның иң авыр вакытында да: «Син үзең генә түгел», – диде ул. Опера театры директоры белән сүзгә килү, аның мине судка бирүләре – хәзер инде төш кебек кенә. Ул чакта бик авыр иде. Илһам абый, Камал театры директоры Шамил Закиров шул чакта ил алдында минем яклы булуларын күрсәттеләр. Шамил Закиров өч оркестр – Фоат Мансуров җитәкчелегендәге симфоник оркестр, Рөстәм Абязов оркестры һәм консерватория оркестрын яллап, минем концертны оештырды. Нәрсә кирәк, дип кенә тордылар. Шамил ага: «Мин сиңа өч күлмәк тектерәм», – диде һәм тектерде дә. Ул чакта мәдәният министры Таишев иде, халык юктыр инде дип, шикләнеп кенә килгән икән. Шамил Зиннурович, залга кереп кара, дип кенә әйткән. Ә залда – халык: баскычларга да утырып, алма төшәрлек тә урын калдырмаган.

Минем инде башым әйләнгән, авыр чак, беркемне чакырмадым, нәрсә булып чыгасын да белмим. Гөнаһ шомлыгы, Илһам абыйны чакырырга онытып җибәргәнмен. Ә ул килгән! Чәчәкләр тотып сәхнәгә күтәрелде. Менә шулай халык алдында, җитәкчеләр алдында миңа булган мөнәсәбәтен күрсәтте. Шуларны искә алам да, хәзер дә каз тәннәре чыга.

Мин даһи сүзен яратмыйм, әмма бу очракта ул туры килә. Татарның өч даһие бар – ул Тукай, Сәйдәш һәм Илһам. Алар өчесе бер рәттә.

Илһам Шакиров премиясе

– Тукай бүләген алдым... Мин Тукай белән аралашкан кеше түгел, әмма дәү әтием аралашкан кеше. Гаиләм оешуына Тукайга рәхмәтле мин. Бабам – Мәхмүт Еникиев Башкортстандагы рус теле һәм әдәбияты буенча иң беренче укытучы. Авылдан авылга йөреп укыткан.

Тукай урамында Учительская семинария бинасы бар. Минем әни ягыннан бабам әнә шул семинарияне тәмамлаган. Алар Тукай белән яшьтәшләр, бабам бер яшькә генә яшьрәк. Нәкъ менә Тукай бабамны Башкортстанга барырга күндергән дә инде: «Мәхмүт, авылдан авылга йөреп укытырга туры килер. Анда грамота юк бит. Укыт, кеше ит», – дигән. Аның киңәше буенча Башкортстанга киткән дә инде ул. Юлга акчасы да булмаган, Тукайдан әҗәткә алган. Бабам Пенза якларыннан, бик горур кеше, бераз эшләгәннән соң Тукайга әҗәтен кайтарырга килгән.

Менә шулай Башкортстан бабамны эшле дә, гаиләле дә иткән. Фәхрибану исемле дәү әнием тумышы белән Арча якларыннан, күн эшләнмәләре тегүчеләре нәселеннән. Алар безне дә баштанаяк киендерәләр иде. Ул да акча эшләргә дип башкорт якларына киткән була, шунда дәү әтием белән кавышалар. Тукай җибәрмәсә, безнең гаилә булмас та иде. Шуңа Тукай премиясе кадерле миңа.

Илһам Шакиров премиясе тагын да кадерлерәк. Мин аны сәхнәдән дә әйттерәм. Шушы премиягә ия булуыма бик горурланам. Минем исемем Шакиров исеме янында булу – ул инде зур дәрәҗә.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар