Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Журналист һөнәр сайлый яки Сәхнәдән ниләр күренә

Мин килгәндә сәхнәдә тулы канлы тормыш, әй-лә, кастинг бара иде. Менә ничек уза икән ул кастинг дигәннәре.... Күбесенчә кызлар һәм аларның иң олы дигәненә дә 24 яшь кенәдер. Биш-алтылап егет тә күренә. Олыраклар минем белән дүрт.

«Бүген соңгы көн. Сәгать өчтә башлыйбыз! – диде Бөтенроссия «Халык театры» конкурсының Татарстандагы координаторы Гөлфия Мотыйгуллина. – Бер шигырь һәм этюд әзерләгез. Җырлап һәм биеп тә күрсәтәсе булырга мөмкин. Җиңгән кеше Камал театрының бер спектаклендә баш рольне башкарачак». 

Бу бит минем хыялым иде, чынга ашырырга батырлыгым җитеп бетмәгән яшьек хыялым. Бәлки, язмышның шанс бирүедер.  Һәм мин әзерләнергә булдым. Шигырь ятлап өлгерер өчен алда әле ике сәгатьләп вакыт бар, тиз генә редакциядәге барлык шигырь китапларын җыеп алдыма тездем. Иң авыры – менә шул сайлау да инде. Кызганычрак, күздән яшь чыгара торганын ятлыйм микән, әллә берәр көлкелесенме? «Шаянрак шигырь кирәк», – дип киңәш бирде кызлар. Эзләп-эзләп тә мин сөйли алырдай шаян шигырь табылмагач, Мөдәррис Әгъләмовның «Әнием турында баллада»сына тукталдым. Үзенең соңгы кичәсендә кош кебек талпынып сөйләгәне әле дә күз алдымда, тәнгә каз итләренә кадәр чыккан иде. Күзләрне генә мөлдерәтми, җанны үксетә ул шигырь. 

Өчкә үк җитешеп булмады. Мин килгәндә сәхнәдә тулы канлы тормыш, әй-лә, кастинг бара иде. Менә ничек уза икән ул кастинг дигәннәре.... Күбесенчә кызлар һәм аларның иң олы дигәненә дә 24 яшь кенәдер. Биш-алтылап егет тә күренә. Олыраклар минем белән дүрт. Дүртебез дә хатын-кыз. 
–  Әйдәгез, хәзер бу шигырьне ачу белән укып күрсәтегез әле? – жюри рәисе Фәрит Бикчәнтәев сәхнәдәге кызны и сыный инде, и сыный... Теге кыз да бирешми – тавышына ачу чыгарырга тырышып, шигырь сөйли.
– Инде сез 10 яшьлек малай, хәзер шаян, шук малай булып сөйләгез! 
Сәхнәдә мәтәлчек кенә атмый инде, тырыша кызыкай. Әле бер почмакка йөгереп бара, әле икенче почмакка ыргыла – аныңча 10 яшьлек шаян малай шундый булырга тиештер, күрәсең. Ә минем малай 10 яшендә үзен ничегрәк тотты соң әле, дип, әлеге рольне үземә «киеп карап» утырам. Миңа әле чират ерак, чөнки теркәлүсез генә килүчеләр исемлегендә фамилиям. 
Кешенең «маймылланганын» каравы иллә дә кызык, рәхәтләнәм тамаша кылып. Татар халкының холкы шундый инде – күбрәк хисле шигырьләр әзерләгәннәр. «Яратам, сагынам, эзлим, көтәм...» – дип өзгәләнә әнә тагын бер кыз.  
– Җырлый беләсезме?
– Әле авырыбрак тора идем, тавышым бераз карлыккан...
– Шулай да берәр җыр җырлап күрсәтегез әле.
Бераз тамагын кыргалап, сәхнәдәге туташ җыр башлый. Болай ярыйсы гына җырлый, тавышы матур.
– Сез вокалга йөрдегезме әллә? – кызның осталыгын Фәрит Бикчәнтәев тә чамалады.
– Юк, әнием белән генә. 
– Кайда укыйсыз?
– КФУда, журналистлыкка.... 
– Үзегезне сәхнәдә нинди рольдә күрергә телисез?
– Миңа карчыкларны уйнау ошый.
– Әйдә, берәр карчык булып уйнап күрсәт...
Кыз шунда ук рольгә керә. Авызларын бөреп, билләрен бөгеп, әби була да куя. Тавышы гына яшьлеген «сата» бераз. «Аб-ббббау, җан-ннны-ыыымммм, Казаннан кызлар кайткан ди-ии. Кит ан-нан-ннн, шулкадәр ямьсезләр, ди-ииии. Аяклары кәп-ппп кәкре, ди-иии. Бот арасыннан фәрештәләр йөгереп йөрерлек, ди-ииии...»
– Ничә яшьлек карчыкны уйнарга телисез?
– 40 яшьләрендәге карчыклар шәп чыга минем.
Үл-лә-ммммм! Нәрсә ди, 40 яшьлек карчык диме? Түзмим, урынымнан сикереп торам да, залга шәрран ярам: «Кит аннан! 40 яшендә нинди карчык булсын ул?!!!» Дәррәү миңа таба борылалар.
– Гафу итегез, сезне кимсетергә теләмәгән идем... – Кызый бераз каушап китте.
Ул арада сәхнәгә бер егетне чакырдылар. Йөзе үтә таныш. Кайда гына күрдем соң? Ә-ә, «Дулкыннар» конкурсында күрдем бугай. Артистлык сәләте көчле егетнең. Сайлаган шигыре дә шәп: Шәмсия Җиһангированың «Кайтма, Тукай» әсәрен ятлаган. 
– Этюд та әзерләгән идем. «Кеше һәм чебен».
– Күрсәтегез!
Егет, аякларын салып, сәхнәгә сузылып ятты. Имеш, йоклый бу. Менә бер чебен бәйләнепме-бәйләнә моңа. Аягын тешли, битен кытыклый... Ахыр түзмәде, бахыр, гәҗит кәгазен бөтереп, үзе һөҗүмгә күчте. Чыда, чебен! 
Егетне сәхнәдә әллә ни озак тотмадылар, «ярый, рәхмәт», дип озаттылар.
Менә тагын бер егет. Гәүдәгә «ничава» гына күренә. «Газпром»да инженер булып эшлим, ди. Фатих Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасын сөйли. Ярыйсы сөйли.
– Урындыкка утырыгыз әле. Аяк-кулларыгыз бәйләүле, сезне бик каты кыйнаганнар. Менә шул хәлдә сөйләп карагыз...
– «Бак-ча-э-чен-дә-гос-пи-таль...» – егет авазларны көч-хәл әйләндереп, сөйләвен дәвам итә. – «А-ллл-ка-дыйммм-түшшш-лә-рре-ңңңә...»
– Сәхнәдә кайсы рольне уйнарга теләр идегез.
– Булат ролен. Хыялымда калды шул... 
– Булат ариясен җырлый аласызмы?
– Тырышып карыйм, тик сүзләрен хәтерләп бетермим. 
Егет Булат рәвешенә кереп, җыр башлый. Көе генә никтер бер дә таныш түгел моның, сүзләре дә: «Сүзләрен белмәсәм дә, Булат булып җырлыйм мин...» – дип, Салих Сәйдәшевнең төшенә дә кермәгән көйгә моңлана гына егетем. 
– Рәхмәт! Сез хәзер умарта басарга килгән зур аю, – режиссердан яңа фәрман яңгырый. 
Әгәр дә шушы күренешне күрсәтергә кушсалар, башкачарак уйнар идем, дип, бу рольне дә үземә« киеп» карадым. Минем дә чират якынлаша, һәм ул ара кыскарган саен, күңелдә дулкынлану хисе дә арта. Кешене күзәтеп утыруы бик күңелле дә, үзең сәхнәгә чыгып кеше көлдерүе бер дә рәхәт түгелдер ул. 
– Мин шигырь әзерләгән идем, сөйлимме? – ди сәхнәгә чакырылган урта яшьтәге ханым һәм сузыплар сөйләп җибәрә. Шигырьне җырлап сөйләү күпләргә хас ул. Университетта укыганда әдәби сөйләмнән укыткан укытучыбыз Рәүф абый Нуриев безне ул гадәттән бик тырышып биздергән иде. Ләкин бөтен кешегә дә аның студенты булу бәхете тәтеми шул...  
– Берәр җыр да җырлап күрсәтегез әле. 
– Бер җыр да исемә төшми бит әле. 
– Сез «И туган тел»не җырлагыз.
– Сүзләрен белмим мин ул җырның.
– ???
Аңа ярдәмгә залдан кемдер «И туган тел»не башлый. Әмма зал бер көйгә, ханым бөтенләй икенче көйгә каера. Бу җырны җырлый белмәгән кешене беренче тапкыр күрүем.
– Сез кем булып эшлисез?
– Идән юам. 
– Әйдәгез, ничек эшләгәнегезне безгә дә күрсәтегез әле.
– Идән юыпмы?
– Әйе, «Доместос» салып...
Ханым иелеп, «идән юа» башлый. Балалар бакчасында эшли, мөгаен, «сабыйларга» бармак янап алырга да өлгерә. Ул арада йөзләре яктырып, билләре үк тураеп китә. Күкрәгенә кулын куеп, бик кечелек белән кемгәдер сәлам биреп кала. «Заведующий иде!» – дип, аңлатып та киткәч, зал егылды – шундый шәп килеп чыкты аның бу этюды. Сәхнәгә чыга калса, аның да берәр карчык булып уйныйсы килә икән. 
Эчемнән генә уйлап утырам: бу сорауны миңа бирсәләр, ни дип җавап бирермен икән? Мөгаен, Галиябану яки Мәйсәрәне сайлар идем. Ләкин аларны уйнар өчен миңа соңрактыр шул инде... Алай-болай җиңә калсам да, «Зәңгәр шәл»дәге өченче абыстай ролен генә бирерләр...
Ниһаять, сәхнәгә мине чакырдылар. Ятлаган шигырьләр онытылды, бар да баштан очты... 
– Иремнең Мәскәүдәге сеңлесе яһүд егетенә кияүгә чыккан иде, әйдәгез, мин сезгә шуның мунчада юынганын сөйлим... (Укучыларга бу язма таныш тадыр әле. Сайтта басылган иде ул. «Яһүд мунчасы» дип атала).
И тырышам, килен булып та уйнап күрсәтәм, кияү булып та... Мунчаның идәннәренә чыжлатып «сулар сибәм», гөжләтеп «парлар чыгарам»... Ләкин тәмамларга ирек бирмиләр. Арганнардыр инде, кичке җиде тула бит. Без ял итеп утыргач та, жюрида утырганнар өчен бу авыр эш лабаса. 
– Тагын нәрсә эшлисез.
– Шигырь сөйлим.
Рәхмәт, Мөдәррис абый, шундый яратам мин сезнең бу балладагызны: «Иделнең иң матур җирендә шәм кебек сузылып үскән ул, / Борынгы җырларда җырланган чишмәгә суга дип төшкән ул.../ ...Онытма, кешелек, ул минем әнием иде бит бердәнбер...»
– Рәхмәт!
Шуның белән шул, чыгышым тәмам. Инде жюриның җиңүчеләрне билгеләгәнен көтәсе. Ә минем үтереп баш чатный. Гел шулай, бераз гына дулкынландыңмы, башка ябыша... Җиңмәячәгемне беләм. Начар чыгыш ясаган яки сәләтем җитмәгән өчен түгел, оештыручылар әле матбугат конференциясендә үк бер ханымны «коеп куйган артистка» дип телгә алганнар иде. Мөгаен, бер егет белән бер кыз һәм шушы апаны сайларлар дип уйлаган идем, рас булды. Конкурс башында бер генә кешене сайлап алабыз, дисәләр дә, өч җиңүче билгеләнде. 
Айзилә Шәйхетдиновага әле 19 гына яшь, Казан дәүләт федераль университетында белем ала: Рамил Хәйретдинов «Газпром Трансгаз» оешмасында инженер булып эшли, ә Людмила ханым Абрамова Казандагы 23 нче лицейда татар теле һәм әдәбияты укыта. Алар өчесе дә Г. Камал театрында куелучы спектакльдә катнашачаклар. 

«Халык театры» Бөтенроссия конкурсы быел әле беренче генә тапкыр үткәрелде. Россиянең 10 шәһәре катнашты анда. Һәр җиңүче үз шәһәрләрендәге профессиональ театр сәхнәсендә үзен күрсәтү бәхетенә ирешәчәк. Кемнәрдер әнә шул рәвешле яшьлек хыялларын чынга ашырыр. Конкурсны оештыручылар шушының белән генә тукталмаска, киләсе елга дә дәвам итәргә ышандырдылар.  Алдагы елларда сез дә үзегезне сынап карый аласыз, димәк.  


 

Галерея

Теги: «Халык театры» Бөтенроссия конкурсы Г.Камал театры Фәрит Бикчәнтәев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар