Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Юрий Шевчукның беренче хатыны Эльмира турында фильм төшерәләр

 13 мартта рок-музыкантның беренче хатыны Эльмира Бикбова-Шевчук арабыздан киткәнгә 25 ел булды. Режиссер Татьяна Перцева Эльмира истәлегенә видео әзерләде, хәзер инде аның турында документаль фильм төшерү белән мәшгуль.

 13 мартта рок-музыкантның беренче хатыны Эльмира Бикбова-Шевчук арабыздан киткәнгә 25 ел булды. Режиссер Татьяна Перцева Эльмира истәлегенә видео әзерләде, хәзер инде аның турында документаль фильм төшерү белән мәшгуль.



«Эльмира белән 6 яшьтән бирле уйнап үстек, бер йортта яшәдек, – дип сөйли Womans Day Татьяна Перцева. – Үзе исән чакта гомер буе дус булдык (ул 24 яшендә рактан үлде – Wday). Ягымлы, эчкерсез, талантлы һәм бик иҗади кеше иде. Актриса булырга, зур сәхнәдә уйнарга хыялланды. Юраның аны ничек яратканын җырларыннан ишетергә була». 



Шевчук ДДТның «Белая птица» («На небе вороны»), «Актриса весна», «Когда ты была здесь» кебек җырларын хатынына багышлаган. Музыкант 1992 елның ноябрендә хатыны истәлегенә «Актриса весна» дигән сигезенче студия альбомын чыгарды. Шевчук фаҗигале мәхәббәте, гомумән, шәхси тормышы турында сөйләргә яратмый.



Дус кызын искә алу көненә Татьяна видеога Эльмираның архив фотоларын һәм язмаларын урнаштырган. Шунда ук Бикбова-Шевчук рәсемнәре, Юрий Шевчук тарафыннан ясалган «Эляга 18 яшь» портреты, «Рок» фильмыннан кадрлар. Бүгенге көндә режиссер, вакытлыча «Эльмира» дип исемләп, документаль фильм эшләп ята.



«Эльмира Бикбова-Шевчук арабызда юклыкка 25 ел инде, 30 майда аңа 50 яшь тулыр иде, – ди Татьяна. – Кыска гына гомерендә дә ул әйләнә-тирәдәгеләрнең күңелен җылытты, аның якты истәлеге сакланырга тиеш».



Эльмира турында Шевчук җырлар иҗат итте, Кира Мартынованың «Когда идет дождь» китабы дөнья күрде, ә АКШта рәссам Чарльз Джонсон Эльмира рәсемнәреннән альбом чыгарды. 2013 елда СпбГИКиТның чыгарылыш студенты Вика Смирнова диплом эше итеп Эльмира турында 17 минутлык «Актриса весна» документаль фильмын төшерә. Миңа калса, сакланган материаллардан кызыклы тулыметражлы документаль әсәр иҗат итеп булыр иде. Миндә Эльмираның фотолары бар, әнисе Лилия Федоровна да архив барлауда булыша. Документаль кинода сүзләр белән әйтеп бирә алмаганны җиткереп, йөзләрне, гәүдә сыгылмалыкларын күрсәтеп була...»



Юрий Шевчук шулай ук фильмны төшерүдә катнаша, ләкин үзенә артык игътибар җәлеп итмәскә тырыша.



«Юра фильмны хуплады, материаллар белән булыша, ләкин кадрда күренергә теләми. Мин аны аңлыйм, мәҗбүр итмим, –  дип аңлата Татьяна. –  Хәзер проект Юраның ярдәме белән генә яши». 





http://www.wday.ru сайты язмалары кулланылды

Теги: Юрий Шевчук

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар