Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Җырчы Ринат Рәхмәтуллинның яшь хатыны Динара, җырчының аңа ничек кияүгә чыгу тәкъдиме ясаганын сөйләде

Бу вакыйга Ринатны колониягә җибәрү алдыннан була. Артистны Буа администрациясе каршындагы юл һәлакәте өчен алты айга колония-поселениега хөкем итәләр.

— Ринатның дусты шалтыратып: «Тиз генә әзерлән, Ринатны алып китәләр», – диде. Мин спорт костюмын гына киеп, бизәнмәгән, ясанмаган килеш чыгып киттем. Чәчләремне тиз генә юып өлгердем. Аннары без «Горки»дагы полиция бүлегенә киттек. Ринатның дусты якындагы ресторанга чәй эчәргә чакырды. Без керәбез, ә анда Ринат 51 роза тотып басып тора. Яраткан җырчым Наил Табанаков җырлый. Ринат аны махсус чакырткан икән, – дип сөйләде Динара.

 

Динараның сүзләренчә, иртән Ринат тикшерүчегә  матур киенеп киткән. Нәтиҗәдә, артист шул рәвешле аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясарга әзерләнгән.  

Ринат Рәхмәтуллин белән Динараның яшь аермасы 29 яшь. Ләкин бу алар өчен мөһим түгел. Шулай ук җырчының берничә тапкыр яшь хатыны аркасында гына барлык авырлыкларны җиңеп чыкканын әйткәне бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар