Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Җырчы Алсудан – матурлык серләре

Ринопластика ясатып, күз кабагын күтәрткән дип тә сөйләделәр минем хакта. Ышаныгыз, бу дөрес түгел.

1. Мин «контраст ванна» процедурасын яратам. Битне берничә тапкыр җылы су белән юам да шундук сап-салкын суга күчәм! Тире бик тиз уяна, тонус барлыкка килә! Боз кисәген күз тирәли йөртеп, биттәге шешенкелекне дә бетереп була. Учым белән битне бер-ике мәртәбә чәбәкләп алам: шундук кан йөри башлый, йөзләр алсуланып китә. Ышаныгыз: кыйммәтле кремнардан күпкә яхшырак. Атнага бер йә ике тапкыр скраб та кулланам: кофе, шикәрләнгән бал яки зәйтүн майлы диңгез тозы – менә дигән!


 

2. Ябык булуым – әтидән күчкән. Алар ягыныкылыр бар да озын буйлы, какча гәүдәле. Күпме ашасалар да ит кунмый торган нәсел. Үсмер чакта пироглар, камыр ризыкларын, калын итеп киселгән ипи телеменә май ягып суктырып кына куя идем, конфетлап чәйләр эчәм. Ач карынга кабы белән чипсы ашап, газировка да эчеп куям. Ләкин көннәрдән бер көнне организмым: «Тукта, җитәр!» – дип кисәтте. Тазарудан куркып түгел, сәламәтлек хакына туклануны үзгәртергә туры килде. Хәзер кыздырылган, тозлы-борычлы ризыкларны гел ашамыйм диярлек. Минем өчен иң яхшы рацион – улым Рафаэль ашаган азыклар: аш, парда пешкән котлетлар, томалап пешерелгән яшелчәләр.

3. Традиция буенча көнемне солы боткасы ашаудан башлыйм. Кайда гына булсам да, иртәнге ашка шуны сорыйм. Иң гадиен – суда пешкәнен, тоз, шикәр кушылмаганын. 15–20 минуттан соң тагын нидер капкалыйм яки сөтле чәй эчәм. Сыер сөтен күптән кулланмыйм, үсемлек сөте турында сүз бара.

4. Диетада утырмыйм, модада булган туклану системасын кулланмыйм. Дөресен әйтим, беркайчан спорт дип егылып китмәдем. Кызларыма да бу ген – спортка ис китмәү –  миннән күчкән. (Көлә.) Алай да яшь барган саен, мускул тонусы җитмәвен тойдым. Өйдә тренер белән шөгыльләнәм. Фитнес-резинка, туп, гантельләр белән күнегүләр ясыйм.

 

5. Көнгә 10 минут булса да йога һәм растяжка белән шөгыльләнәм. Медитация техникасын үзләштерергә уйлап торам.   

6. Унбиш яшемдә блондинкага әйләндем: өй шартларында чәчемне үзем буядым. Чәч буявын супермаркетта алдым бугай. Бер-ике көн сәер кыяфәттә ачык сары төстәге чәчләр белән йөрдем дә салонга чаптым – профессионаллар якты матур сарыга үзгәрттеләр. «Зимний сон» дигән беренче клибыма төшкәндә мин шундый идем. Бөтенесе мине блондинка дип исендә калдырган. Ләкин ул төс тиз ялкытты, мин караңгы төскә буядым чәчемне. Әле дә хәтерлим: мине күреп, продюсерым шок хәлендә калган иде. (Көлә.)

 

7. Хәзер чәчемнең төсе табигыйгә якын. Текстураны бозмас өчен дымландыра торган маска кулланам, ул чәч очларын икегә аерылудан саклый, табигый ялтырау өсти.
8. Чәч буенча стилистым Альбина Троценко белән 16 яшемдә таныштым. Бөтен концертлар өчен прическаны ул ясый. Кисә дә, буйый да. Алыштыргысыз мастер.

9. Үз визажистым бар – Ксения Левковская. 17 яшем тулган көнне таныштык. Туган шәһәрем Бөгелмәдә зур концерт бирдем ул көнне. Телевидениегә төшерделәр. Шуның өчен Ксенияне командасы белән Мәскәүдән  чакырттык. Ул ясаган макияж бик ошады. 

10. Кинәт кенә уйлап, бер сәгать эчендә карэ прическасына күчкәнем булды. Хәзер дә шул озынлыкта йөртәсем килә чәчемне. 

11. Скраблар яратам, душта тәнемне каты мунчала белән ышкып юам. Дымландыручы лосьон кулланам. Йоклар алдыннан макияжны мицелляр су белән юып төшерәм, яхшылап массаж ясыйм. Аннары крем сөртеп куям.

12. Сәламәтлек уколлары ошый миңа. Куллана башлауга ук эффектын тойдым. Даими рәвештә ботокс инъекцияләре ясыйм.

13. Һәркем кыяфәтен үзе теләгәнчә үзгәртә ала дип исәплим. Кардиналь пластика өчен беркемне дә гаепләмим. Гәрчә үземнең андый алымны кулланганым юк. Ринопластика ясатып, күз кабагын күтәрткән дип тә сөйләделәр минем хакта. Ышаныгыз, бу дөрес түгел. Бәлки, N еллардан соң шулай эшләрмен, хәзер кирәген күрмим әле. Миңа табигый матурлык ошый.

14. Элегрәк, ачык төстәге помада бөтен кешегә дә килешә, тик миңа гына түгел, дип уйлый идем. Соңгы вакытта иреннәремне тонык кызыл текстура белән буйыйм. Тональ кремны 30 яшькәчә кулланмадым, хәзер исә биткә җиңелчә тон бирер өчен файдаланам.

 

15. Кызларым кечкенәдән үк минем концерт алдыннан ничек бизәнгәнемне карап торырга яраталар иде. Шуңа күрә җай чыкканда әниләренең косметикасын кулланып карыйсылары килү бер дә гаҗәп түгел. Ләкин ул һәрберсендә үзенчә чагыла. Фәнгә бирелгән җитди Сафина макияжга тыныч карый: 15 яшендә генә керфекләрен тушь белән буйый башлады. Ә Микелла – иҗат кешесе. 10 яшеннән сәхнәдә. Үзе үк бик матур мейк ясый. Чаманы югалтмыйча гына бизәнергә рөхсәт итәм.  

(фотолар җырчының социаль челтәрләрдән алынды)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар