Ир-ат чит кешенең тормышыннан урлый торган әйбер дә, бауга тагып алып китә торган сарык тәкәсе дә түгел.
Җырчы Алсу хыянәт һәм кем гаепле булуы турында сөйләде: «Хатын-кыз иренең сөяркәсе барлыгын белә икән, һәрвакыт дип әйтерлек әнә шул икенче хатын-кызны гаеплиләр. Аны гаиләне бозучы, диләр. Аны күралмыйлар һәм каргыйлар.
Дөресен әйткәндә, гомер буе мин дә шулайрак уйладым. Чынлап торып караганда, ир-ат чит кешенең тормышыннан урлый торган әйбер дә, бауга тагып алып китә торган сарык тәкәсе дә түгел. Ул – карарны үзе кабул итә торган кеше, – дип яза җырчы. – Гаиләгә хыянәт керә икән, аны нәкъ менә ир-ат кыла.
Тагын бер уңайсыз хакыйкать бар. «Икенче хатын-кыз» еш кына үзенең икенче булуын белми дә. Аңа «инде барысы да күптән бетте», «без күршеләр кебек яшибез», «минем күптән китәсем килә иде», диләр.
Һәм ике хатын-кыз бер-берсен күралмый башлый...
Алар үзара көрәшкәндә, бу ялганны барлыкка китергән ир аларның икесе арасында рәхәтләнеп үз көенә яши бирә.
Әйе, сөяркә роленә ризалашкан хатын-кыз кайдадыр үзенә хыянәт иткән, дип әйтергә мөмкин.
Ирнең гаиләле икәнен белә торып, бу рольгә ризалаша икән, гадәттә, бу аның үз-үзенә бәясе түбәнлеген һәм әхлак принципларының бигүк югары булмавын күрсәтә (психологлар шулай ди), ләкин ул ирекле кеше һәм беркемгә дә бернинди вәгъдә бирмәгән.
Ә ир кеше биргән.
Нәтиҗәдә, икесе дә корбан булып чыга. Хатыны – чөнки аны алдадылар һәм аңа хыянәт иттеләр. Сөяркә – чөнки аны файдаландылар.
Берсенең фатасын тартып алдылар, ә икенчесенә ул эләкмәде дә.
Кайчагында хакыйкать күңелгә ятышсыз яңгырый, ләкин аны танырга туры килә: монда дошман – хатын-кыз түгел. Ә ялган һәм шушы ялганны барлыкка китергән кеше».
Исегезгә төшерәбез, Алсу ире Ян Абрамов белән аның хыянәте аркасында аерылыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк