Айгизә Галимова – Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовның кызы, озак еллар буе оялып йөрергә мәҗбүр иткән тумыштан килгән патологиясе турында сөйләде. Аның сүзләренчә, ул хәзер генә үзен ничек бар – шулай кабул итә башлаган.
Ачыкланганча, артистта тумыштан килгән птоз (блефароптоз) бар. Бу – өске күз кабагының салынып торуы белән бәйле патология. Ул күз кабагын күтәрә торган мускулның тиешенчә үсмәве яки дөрес формалашмавы аркасында барлыкка килә.
– Бу – минем иң зур комплексым, – дип сөйли җырчы. – Мин аның турында уйламаган бер генә мизгел дә юк. Игътибар иткәнегез бармы: анфастан, камерага туры карап бик сирәк фотога төшәм. Чөнки күземдәге кимчелекләр чатнап күренеп тора. Мөмкинлек булса, фото-видеода да, хәтта кеше белән сөйләшкәндә дә уңайлырак ракурс сайларга тырышам. Кешенең күзенә карап аралашу миңа бик авыр, әгәр шулай эшлим икән – димәк, мин аңа ышанам.
Миндә тумыштан килгән птоз. Сул күзем бөтенләй йомык килеш туганмын. Өске күз кабагында мускуллар булмаган, аны хәрәкәтләндерә алмаганмын, бер күзем ачылмаган. Мин һәрвакыт «икесе дә бертөрле» булган күзләр турында хыялландым. Ике яшемдә берничә операциянең берсен ясадылар. Күз кабагының бер өлешен алып ничек булдыра алганнар – шулай тегеп куйганнар. «Кирәк булса, 18 яшьтән соң гына пластик операция ясата алачаксыз», – дигәннәр. Дөресен әйткәндә, операция ясату фикереннән мин күптән түгел генә баш тарттым, – дип сөйли җырчы.
Аның сүзләренчә, әлеге патология аркасында җырчы бала вакытта буллинг кичергән. Хәзер дә өлкәннәр дикъкать саклап тормыйлар. Шуңа күрә Айгизә озаклап күзен йоммый торырга өйрәнгән. «Мин уң күземне генә йомып ала алам, ә икенче күзем аскы кабагы ярдәмендә генә йомыла. Озак йоммый торгач, күзләр бик нык кибә. Шуңа күрә арлашкан вакытта башымны читкә борып алсам, бу мин күземне йомып алганны аңлата», – ди җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк