Татар эстрадасының танылган җырчысы Римма Никитина белән махсус операциядә катнашкан Наил Рәҗәпов арасындагы мәхәббәт тарихы бүген берәүне дә битараф калдырмый. Аларны хәтта Россия каналында барган тапшыруга да чакырдылар.
Видеохәбәрдән башланган мәхәббәт
Бу тарих гадәти танышудан башланмый. Бер көнне җырчының телефонына хәрби форма кигән егеттән видеоязма килә. Ул үзен СВОда 51 нче армиянең 40 нчы отрядында хезмәт итүче солдат итеп таныштыра һәм аңа ачыктан-ачык мәхәббәтен белдерә: ул Римманы яратуын, хәтта фронтта да аның турында гына уйлавын әйтеп, кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Көтелмәгән әлеге адым Римманы аптырашта калдыра. Җырчыга моңарчы да күпләр мәхәббәтләрен аңлаткан, әмма мондый формада – беренче тапкыр.
Видео социаль челтәрләрдә тиз тарала, меңләгән карау җыя, шуннан аларның аралашуы башлана. Башта барысы да дистанцион рәвештә бара: видеозвоноклар, хәбәрләр, телефон аша озаклап сөйләшүләр. Әмма Римма үзе әйткәнчә, күрешкәнче үк алар арасында якынлык барлыкка килә.
Наил Рәҗәпов – СВО герое
28 яшьлек Сарман егете Наил Рәҗәпов, «Нельсон» позывное белән, махсус операциягә үзе теләп китә. Ул Донецк юнәлешендәге иң кайнар нокталарда штурмовик булып хезмәт итә. Аның тормыш юлы җиңелләрдән булмый: ул бик яшьли әти-әнисез кала, әби-бабасы тәрбиясендә үсә. Бәлки шуңадыр да ул нык холыклы, максатчан егет булып формалаша. СВОда Наил бик күпне күрә. Бер бәрелеш вакытында аның төркеменнән җиде кешедән ул гына исән кала. Ике тәүлек буе ул яралы килеш сусыз һәм ризыксыз ята. Кан югалта, әмма бирешми. Төннәрен ул һәлак булган иптәшләренең гәүдәләре астында яшеренеп ятарга мәҗбүр була. Бу мизгелләрдә ул үлем белән күзгә-күз очраша.
Аңа исән калырга ярдәм иткән көч – якыннары һәм беркайчан да күрмәгән Римма Никитина турында уйлар була. Әмма сынаулар моның белән генә тәмамланмый: Наил аягын югалта, әсирлеккә төшә һәм өч ай буе дошман кулында кала. Соңрак авыр хәлдәге әсирләрне алмашу процессында азат ителә.
Римма Наилне үлемнән алып калган
Башта Наил Риммага үзенең иң зур кайгысын – аягын югалтуын әйтергә батырчылык итми. Әмма аралаша барган саен, бу хакыйкать ачыла. Егет хәтта: «Мин сиңа лаек түгел», – дип яза. Римма аны кире какмый, киресенчә, терәк була: «Борчылма, бу проблема түгел, кайткач барысын да бергә хәл итәрбез», – ди ул. Бу сүзләр Наил өчен яшәүгә өмет бирә. Римма аңа реабилитация чорында да ярдәм итә, протез кую, яңадан йөрергә өйрәнү вакытында янәшә була. Наилгә ярдәм итәр өчен иҗат итәргә киткән Мәскәүне ташлап кайта. Римма үзенең эчке сиземләве белән Наилне ике тапкыр үлемнән саклап кала. Ул бер көнне аңа госпитальдән китмәскә куша, һәм нәкъ шул көнне ул кайтырга тиешле урынга көчле һөҗүм була.
Чәчәкләр, йөзек, айфон...
Наил үз хисләрен сүз белән генә түгел, конкрет гамәлләр белән дә күрсәтә. Ул Риммага чәчәкләр, бүләкләр җибәрә, хәтта соңгы модель телефон да бүләк итә. Бер тапкыр ул 300 конфеттан торган зур букет юллый, ә дуслары аша алтын балдак та тапшыра. Римма үзе дә әйтә: ул һәрвакыт ир-атлардан сүз түгел, ә гамәл көтә. Наил нәкъ менә шушы принципка туры килә.
Римманың герой егетенә багышланган җырлары
Бу тарих Римманың иҗатында да урын ала. Ул «Мой герой» җырын Наилгә багышлый, ә «Ты сможешь» композициясе аларның тарихына нигезләнеп языла.
Туры эфирда яңгыраган «Әйе»
Бу мәхәббәт тарихының иң дулкынландыргыч мизгеле федераль телевидениедә була. Россия 1 эфирында, «Малахов» тапшыруы вакытында, Наил Риммага тагын бер кат – инде бөтен ил каршында – тәкъдим ясый. Ул моңа кадәр дә: «Мин сиңа шундый урында тәкъдим ясаячакмын, син миңа «юк» дип әйтә алмаячаксың», – дип әйтеп йөргән була. Римма, дулкынлануын яшерә алмыйча: «Әйе», – дип җавап бирә.
Римма һәм Наил: яшь аралары
Римма белән Наильнең яшь аралары хәтсез. Егеткә – 28, ә Риммага 38 яшь. «Син минем өчен 18 яшьлек кызлар кебек», – ди сөйгәне җырчыга.
Мәхәббәтнең чын мәгънәсе
Римма Никитина һәм Наил Рәҗәпов тарихы – ул гади романтик вакыйга гына түгел. Бу – фронт, югалтулар, авыр сынаулар аша узган, әмма шул ук вакытта өмет һәм яшәү мәгънәсен саклап калган мәхәббәт. Бүген аларның мәхәббәте – күпләр өчен илһам чыганагы. Чөнки ул бер гади хакыйкатьне раслый: чын хисләр шартларга карамый, ә киресенчә – аларны җиңеп чыга.
Римма Никитина: гади авыл кызыннан – сәхнә йолдызы
Римма Никитина – Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында туып-үскән. Кызның милиционер буласы, кешеләргә ярдәм итәсе килгән. Әмма буе бәләкәй (156 см) һәм йөрәге зәгыйфьрәк булу сәбәпле, аны милиция мәктәбенә алмаганнар. Римма Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый. Ун ел Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшли. Бүгенге көндә ул дүрт телдә – татар, рус, инглиз һәм хәтта һинд телендә дә җырлый, 100 дән артык җыр авторы булып тора.
Аның иҗаты популяр, концертлары аншлаг белән уза. Шул ук вакытта ул хәйрия эшләренә дә зур игътибар бирә: балаларга, махсус операциядә катнашучыларга даими рәвештә булышлык күрсәтә. Нәкъ менә шушы сыйфатлары, ихласлыгы һәм көчле рухы Наилне үзенә җәлеп итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк