Татар эстрадасының илһам чыганагы кайда: клип, образ, җырлардагы кабатлау очраклары

Һәр милләттәге кебек, татар шоу-бизнесы иң тиз хәрәкәтләнә торган өлкәләрнең берседер, мөгаен. Артист халкы тамашачыны яңа күренешләр белән шаккаттырып кына тора. Үз идеяләре бетсә дә, югалып калмыйлар: башка ил йолдызлары нәрсә кылана, безнекеләр дә шуны эшли. «Интертат» электрон газетасы соңгы арада татар эстрадасында күзәтелгән кабатлау очракларын туплады.

Клиплар

Салават Миңнеханов: Ул эффектларны Artik&Asti уйлап чыгармаган, ә татар эстрадасында без беренче! 

Кабатланган клиплар ятьмәсенә беренче булып Салават һәм Гүзәлем Миңңехановлар эләкте. Үзенчәлекле клиплары белән дан тоткан бу пар күптән түгел «Сиңа гына» исемле җырга төшерелгән иҗат җимешен тәкъдим итте. Башка клипларындагы кебек Миңнехановлар тракторда да йөрмиләр, кар да көрәмиләр, камыр да басмыйлар. Һәм, гомумән, алар авылда түгел. Яңа клипта Салават һәм Гүзәлем студиядә җырлыйлар һәм бииләр генә. Ә аларның җырлаганы һәм биегәне төрле төстәге утлар һәм махсус эффектлар белән яктыртыла. Кыскасы, клип замана технологияләрен кулланып төшерелгән. «Сиңа гына» клибы тамашачыларны да битараф калдырмады. Салаватның Instagram битендә: «Клип супер! Сездәге энергия чиксез!», «Клип 100% әйбәт! Сез − уникаль!», «Һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә! Молодцы!», − дигән фикерләрне күреп була.

Тик бу фикерләрне язучылар нәкъ шундый клипның рус эстрадасыннан Artik һәм Asti дуэтыныкы да бар икәнен белмиләр, ахрысы. Artik һәм Astiның «Неделимы» җырына төшерелгән клибы Миңнехановларныкын хәтерләтә. Әллә киресенчә Миңнехановларныкы Artik һәм Astiныкынмы? Әлеге сорауга ачыклык кертү өчен Салават Миңнехановның үзенә шалтыраттык. «Клипны тиз һәм җиңел генә төшерәбез дип уйлаган идек, киресенчә килеп чыкты. Игътибар итсәгез, клипта арткы фонга бер төс, ә безнең биткә икенче төс яктырта. Менә шуларны көйләү авыр булды. Әле ул төсләрнең экранда да яхшы күренүе кирәк бит. Шуның өчен клипны Татарстанда берәү генә булган махсус камерага төшердек. Монтаж да озак барды. Сюжет булмагач, клипны монтажлау авыррак», − дип сөйләде безгә үзенә генә түгел, ә башка татар җырчыларына да клиплар төшерүче Салават Миңнеханов.

Клипның Artik һәм Astiның клибына охшаган булуын әйткәч, Салават күп клипларның бер-берсенә охшавын белдерде һәм идеянең урланган булуын кире какты. «Әйе, клиплар охшаган. Күп клиплар бер-берсенә охшый бит инде. Artik һәм Asti да клипларында шул эффектларны кулланган, без дә. Ул эффектларны бит алар уйлап чыгармаган. Мондый клипны хәзер бөтен дөнья төшерә. Ә без татар эстрадасында беренче», − диде ул.

Әйе, клиплардагы бию хәрәкәтләрен, ике парның да бер-берсенә карап җырлавын аерым кадр итеп күрсәтүне, ике клипта да төп игътибарның гүзәл-затларга бирелүен санамаганда, Салаватның сүзләре белән килешеп була.

 

"Звери" чаба, 

"Звери" чаба дип Рифат чаба

Чиратта Рифат Зариповның «Үземнеке бөтенләйгә» җырына төшерелгән клибы. Охшаган клипларның булырга мөмкин икәнлеген аңладык инде, безгә моны Салават Миңнеханов та әйтте. Тик бу очрактагы кебек үк була аламы икән?

«Үземнеке бөтенләйгә» клибында өч кыз клубта ял итеп утыра. Шулчак алар янына Рифат килә дә, кызларның берсен биергә чакыра. Тик кыз биергә чыкмый, ә җиләк сорый. Рифат төнге шәһәр буйлап җиләк эзләп чыгып китә һәм, әлбәттә инде, җиләк табып алып килә. Шуннан соң ике йөрәк арасында мәхәббәт кабына... Шәп сюжет, шулай бит?

Тик, кызганычка каршы, аны да безнекеләр уйлап тапмаган шул. Нәкъ шушындый сюжетлы клип рус эстрадасыннан «Звери» төркеменеке бар.

Мәсьәләгә ачыклык кертергә теләп, Рифат Зариповның администраторына шалтыраттык. Ул безгә башта Рифат белән сөйләшәчәген, аннан соң гына җырчының контактларын бирәчәген әйтте. Әмма безгә контактларны бирмәделәр. Күрәсең, җырчының әйтер сүзе юк.

 

Айгөл Рәхимова: Урладым, әмма үзләштермәдем

Ятьмәбездәге өченче клип Айгөл Рәхимованыкы. Җырчының «Син янымда булганда» җырына төшерелгән клибы рус эстрадасыннан Ани Лоракның «Обними меня сильней» клибына «охшаган». Гомумән, Айгөлнең иҗатын да, сәхнә образларын да еш кына рус эстрадасының шушы җырчысыныкына охшаталар. Сценарий буенча, ике клипта да вакыйгалар бию залында бара. Ике җырчы да клипларда үзләрен уйныйлар. Имеш, бию залында концертка әзерлек бара һәм репетиция вакытында ике җырчы да биюче егет белән мәхәббәт «куерта».

Айгөлгә «Татарстанның иң кыю җырчысы» дигән мактаулы исем бирергә булыр иде. Чөнки аңа үз соравыбызны биргәч, ул аптырап калмады, дөресен әйтте. «Әйе, клипның ниндидер урыннарын Ани Лоракныкыннан «урладым». Ләкин төп идея − үземнеке. Күп кеше белә: мин − Ани Лоракның фанаты һәм шуңа күрә аныкы кебек клип төшерү дөрес булмас иде. Икенчедән, мин кечкенәдән бию белән шөгыльләндем һәм бию белән бәйле сюжетлы клипны күптән төшерәсем килә иде. Өченчедән, мин − җырчы һәм тормышымда клиптагы кебек репетицияләр еш була. Шуңа күрә, уйлап карасаң, клип идеясе тормыштан алынган дияргә була», − диде ул. 

Җырчыдан клипны тамашачыларның ничек кабул итүе турында да сорадык. «Безнең максат: җәйге, җиңел клип төшерү иде. Аны караганда кеше нәрсәдер уйламасын, ә ял итсен дип теләдек. Мин, гомумән, һәрвакыт җиңеллек өчен. Хәзер Европада да, рус эстрадасында да җиңел клиплар төшерәләр. Тик безнең халык әлегә андый клипларны аңламый. Дөресен генә әйткәндә, интернетта комментарийларны укымыйм. Әмма миңа әйттеләр: клип күп тамашачыга ошамаган», − дип җавап бирде Айгөл Рәхимова.

Салават Фәтхетдиновның идеясе Ризат&Зинира башкаруында

Татар җырчыларының клип идеяләрен бер-берсеннән алган очраклар да бар. Ризат һәм Зинира Рамазановларның күптән түгел чыккан «Син икән ул» клибын күпләр Салават Фәтхетдиновның «Юк, юк» җырына төшерелгән клибына охшатты. Ике клипта да яшь пар башта бәхетле була. Аннары ике клипта да кыз юл халәкәтенә очрап, коляскага кала, егет белән араларны өзәргә тели. Бердәнбер аерма клипларның азагында гына: Салаватныкында егет кыз белән калса, Рамазановларныкында ул китеп бара һәм башкага өйләнә.

«Безнең күп клипларыбыз су буенда яки болында күңелле җырга төшерелгән иде. Үзебезне яңа яктан ачу өчен бераз моңсурак җыр яздырырга булдык. «Син икән ул» җырын яздыргач, бик күп яхшы фикерләр ишетелде. Шуңа күрә бу җырга клип та кирәклеген аңладык. Клипны Сабада ике көн төшердек. Чыгымлы булса да, ул үзен аклады»,  ̶  дип сөйләде Ризат Рамазанов.

Клипның Салават Фәтхетдиновныкы белән охшаш булуын ул таныды, әмма идеянең аннан алынмавын белдерде. «Җыр моңсу булгач, сюжетны да шундый итәргә булдык. Сюжетны клипны төшергән егетләр һәм Зинира белән уйлап таптык. Күп кеше кызны инвалид коляскасында күрүгә, Салават абыйның клибын күз алдына китерә. Әмма клиплар төрле. Салават абыйныкында пар бергә кала, ә безнекендә кыз егетнең аның белән бәхетле булмаячагын аңлый һәм аны җибәрә. Безнең төп идея хатын-кызның көчлелеген күрсәтү иде»,  ̶  диде Ризат Рамазанов.

Образлар

Әнвәр Нургалиев - Стас Михайлов?

Кабатлау очракларын татар җырчыларының сәхнәдәге образларыннан да табып була. Бу исемлекне «Соң дисеңме икән» дип җырлый-җырлый күптән түгел генә татар эстрадасын яулаган Әнвәр Нургалиев ачып җибәрә. Күпләр җырчыны «татарның Стас Михайловы» дип атый. Чыннан да, Әнвәр Нургалиевның тавышы да, иҗаты да, кайбер сәхнә образлары да Стас Михайловныкы белән охшаш. Мәсәлән, апрель аенда узган TMTV   телеканалы премияләрен тапшыру тантанасында Әнвәр сәхнәгә сары костюм киеп чыккан иде. Нәкъ шундый образда Стас Михайлов та чыгыш ясый.

«Стас Михайловның иҗатын хөрмәт итәм. Ә аның образларының миңа кайберләре генә ошый. Ул образларны бик теләп үземә дә алыр идем, тик бездә мөмкинлекләр чамалы. Сары костюмга килгәндә, бу хәл очраклы рәвештә килеп чыкты. Ул костюмны киюемне дәвам итәм. Стасныкы шундый дип кенә костюмны салмыйм. Без андый череп баеганнардан түгел. Мине Стас Михайлов белән чагыштыруларының төп сәбәбе киемдә түгел, ә иҗатларыбызның тематикасы бер булуында дип уйлыйм. Икебез дә мәхәббәт һәм хатын-кыз турында җырлыйбыз бит», − диде Әнвәр үзе бу уңайдан.

Лилия Хәйруллина - Елена Темникова?

Популяр җырчы Лилия Хәйруллина соңгы арада чыгышларын яңа образда ясый башлады. Лилия хәзер сәхнәгә түфли һәм күлмәк киеп түгел, ә кроссовки һәм чалбардан чыга. Күпләр җырчының яңа образын рус эстрадасыннан Елена Темникованыкына охшата. Үз Instagram аккаунтына керткән видеолары астында да Лилияне кабатлауда гаепләп язылган фикерләр бар. Чыннан да, җырчыларның киенү рәвешләрендә дә, сәхнәдә үз-үзләрен тотышларында да уртак яклар шактый.

«Минем яңа образымны ирекле яшьләр стиле дип атап була. Рус һәм чит ил эстрадасында мондый стиль күптәннән булып, нормаль кабул ителсә, татарда ул моңарчы юк иде. Шуңа күрә күпләр яңа образымны аңламый. Мине Елена Темниковадан күчерә, дип тә сөйлиләр. Иҗатым − минем чагылышым. Тормышта нинди булсам, сәхнәдә дә шундый буласым килә. Даими эшли торган үз стилистым бар. Образларны аның белән бергә уйлыйбыз. Шуңа күрә яңа образны кемгәдер охшарга тырышу, кабатлау дип атамас идем», − диде Лилия Хәйруллина үзе.

Җырлар

Илһам Шакиров - «The Doors»?

Кабатлау күренешләрен очракларын җырларда да таптык. Бу күренеш безнең эстрадада электән үк килә икән инде. Кечкенә генә кисәтү: җырларны без кемнедер гаепләү максатыннан җыймадык.

Илһам Шакировның «Идел буе каеннары» дигән җырын һәр татар беләдер. Бу җырның көенең авторы  ̶  Илһам Шакиров үзе. Тик менә хикмәт: инглизләрнең «The Doors» төркеменең дә нәкъ шундый көйгә «Hello, I love you» исемле җыры бар. Әллә Илһам ага бу көйне инглизләрдән, әллә инглизләр Илһам агадан алган? Монысы безгә караңгы...

Венера Ганиева&«Эссе» - «Gorky Park»?

Венера Ганиеваның һәм хәзерге көндә инде таркалган «Эссе» төркеменең «Кемнәр килә, кемнәр китә» дип аталган уртак дуэтлары бар. Бу җырның көен шулай ук «Gorky Park» төркеменең «Bang» җырында ишетеп була.

Гүзәл Уразова - Babi Minune?

Гүзәл Уразованың ВКонтактедагы официаль төркеменә сорау юллагач, «Өзмә өметем» җырының көй авторы Гөлнара Сабирова дип җавап бирделәр. Тик ни өчендер румын җырчысы Babi Minune да үзенең «Iubirea Noastra» җырын нәкъ шул көйгә җырлый. Күрәсең, композитор бу көен ике җырчыга да биргән...

Татар эстрадасының илһам чыганагы кайда икәнен без белдек, ахыры. Сез ничек уйлыйсыз: безнең җырчылар идеяләрне кайдан ала?

Автор: Илгиз ШӘКҮРОВ

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7235
    1
    52
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    4820
    0
    34
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    3631
    1
    20
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    1486
    0
    17
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
  • 22 март 2023 - 09:46
    Без имени
    Менэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!
    Бер очрашу
  • 22 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Улыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэ
    Оныгым минеке түгел...
  • 23 март 2023 - 16:39
    Без имени
    Бу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафу
    Чибәрлек – матур кешенең сыңар канаты! 
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату