«Салават концертына бармаган татар – татар түгел» дигән кызыклы фикер очратырга туры килә кайчак социаль челтәрләрдә. Мин шул «татар түгел татар» булып йөрүчеләрнең берсе идем. Быел әлеге исемлектән төшеп калдым, ниһаять. 37 нче сезонына беренче тапкыр Салават концертына бардым һәм шундый уйлар белән кайттым...
Татарда Салават феномены бар инде. Дөньяның кайсы кыйтгасында яшәвенә карамастан, өлкән буын татар аны белә. 37 ел буе ул эстрада пьедесталыннан төшми. Салават – кирәкле чорда нәкъ кирәкле урында булган җырчы ул. Узган гасырның 80 нче еллар ахыры: авыр чаклар, эшсезлек, ирләр егылып эчә, хатыннар дөнья йөген тарта. Шул вакытта зәңгәр экраннарда яшь, чибәр, мөлаем итеп елмайган, күңелне күтәрерлек җырлары («Урсал тау»ны кем генә белми икән!) белән Салават чыга. Җырчыларны популярлаштыручы ике инструмент бар: берсе хатын-кызлар, икенчесе – баш түрәләр. Менә шул чакта Салаватка мөкиббән китте дә инде хатын-кызлар. («Эх, янәшәңдә шушындый ир булсын иде дә, сиңа карап җырлап кына торсын иде!») Концертка хатыннарына ияреп барган ирләр дә җырчыны кабул итә. «Свой парень» икән бит! Йомры сүзләр дә чыга үзеннән, хатыннарны да «чеметеп» ала, анекдот сөйләп рәхәтләнеп көлдерә дә. Хатын-кызлар исә Салаватка табына ук башлый. «Шул чорларда ярый Салават һәм аның җырлары булды. Үлеп гашыйк булдым, ул миңа яшәргә көч бирде», – дип сөйләгән иде бер таныш апа. Ул ялгызы гына булмагандыр. Әлбәттә, республика хакимиятенең дә җырчыга хәерхаһлы булуы роль уйнамый калмагандыр. «Бу малайның бердәнбер проблемасы гына булырга тиеш: тагын да яхшырак итеп ничек җырларга», диде Минтимер Шәймиев», – дип сөйләде Салават интернет челтәрләренә чыккан бер видеоәңгәмәсендә. Яшь җырчыларның дәрәҗәле исемнәрне тиз алуына аһ-ваһ киләбез. Ул заманда Салават та дәрәҗәсез озак йөрмәде. 1989 елда җырлый башлаган җырчы 1991 елда – атказанган, 1995 елда халык артисты исеме ала. Бу һич тә дәгъва түгел, ул чынлап та тиз арада халыкчан җырчыга әйләнде.
Салаватның әлегәчә популярлыгын югалтмавының тагын бер сәбәбе – җырларын халык эләктереп тә ала, җырлый да башлый. Салават иҗаты мәҗлесләрдә гармун уйнап җырлашып утырган чакларга туры килде. Халык аның җырларын тыңлап кына калмады, рәхәтләнеп җырлады да. (Ул чакта хәзерге кебек концерт-мәҗлесләр юк иде әле.) Җырчының элеккеге һәр җыры тамашачысының тормышындагы бер вакыйга белән бәйле: бу җырын туенда җырлаган, монысын бәби тәпие юганда... Шуңа якын да аның элеккеге җырлары. Ә кеше ул хатирәләре белән бай, шуларны искә төшерергә ярата. Салават концертына да әнә шул хатирәләрен эзләп тә киләдер, мөгаен. Концертта кечкенә чакта ишеткән җырларын тыңлаганда минем дә ирексездән күз яшьләре чыкты. Рәхәт күз яшьләре иде ул. Хатирәле…
Салават концертларының гөрләп баруының тагын бер сәбәбе – маркетинг. Ул концертын ел саен бер үк җирдә һәм бер үк вакытта бирә. Август – ял ае. Мәдәни тормыш та ял итә. Аның концертына барыйм микән, моныкына барыйм микән дип баш ватасы да юк. Халыкның яраткан Камалы да ялда, җитмәсә. Бу бик шәп вакыт. Татарда инде күптән август Салават белән ассоциацияләшә. Күнегү дигән нәрсә бар. Менә шул психология дә үзенекен итә. «Башка бармам дип кайтам да, икенче елны август җитсә, күңелем Сабантуй аты кебек ыргыла башлый», – ди бер сезонын да калдырмый Салават концертына йөргән иптәш кызым.
Җырчының яңа Камал театры бинасына чапмавы да тугры тамашачысына ошамый калмагандыр. Безнең халык яңалыкны авыр кабул итә шул ул. Үзгәрешләргә багышланган быелгы концертын да Салават әнә шул бөек күчеш белән башлады. «Камалдан калган Тинчуринның яңа залында концертыбыз үтә», – дип шаяртса да, әлеге бинаны «догалы йорт» дип атады. Җырчының Камал театрын яратуын беләбез, әлбәттә. Әйе, икътисадый ягы да бар. Яңа театр бинасындагы зал искесенә караганда кечерәк, тамашачы азрак сыя. «Иске Салават Иске Камалда кала. Яңа Салават яңа Камалда җырлар», – диде ул. Димәк, традиция сакланып калачак.
Салаватның бүгенге иҗаты белән кызыксынмагач, концертта яңа җырлар яңгырадымы, юкмы әйтә алмыйм. Әмма мин белгән җырлар бик күп иде. Җитмәсә, караоке ясаганнар. Мин генә рәхәтләнеп кушылып җырлап утырмаганмындыр. Әйтәм ич, чын-чынлап хатирәләр концерты.
Безнең тамашачы концертка килгәч җыр тыңлап кына утырырга яратмый, дигән фикер нык тора инде ул. Шуңа Салават та форматны үзгәртми. Концерт, элеккечә әйтсәк, скетчлар белән бара. Алыштыргысыз алып баручысы Ядкарь Хәбибуллин нинди генә рольләргә кермәде: Әлмәндәр дә, дәрте ташып торган карт сөяркә дә... Әлмәндәр дигәннән, сәхнә артындагы экранда бер җыр вакытында элекке спектакльләрдән өзекләр күрсәттеләр. Рәхәтләнеп утырдым! Шуларны кабат карыйсым килеп кайттым. Бигрәк тә «Әлдермештән Әлмәндәр»не. Кабат хатирәләр…
Скетчларны Салаватның йомры фикерләре баетты. Истә калганнары: «хәзер ярату дигән хиснең бәясен төшерделәр. Егетләргә караганда, аның кызлары хәзер егетрәк...», «Дус кешедән сак булыгыз. Дошманның бер зыяны юк. Аның белән ашамыйсың, эчмисең, мунча кермисең, серләреңне сөйләмисең. Дошман гына синең хакта нәрсә уйлаганын аек баштан аермачык итеп әйтә ала. Дуслар салгач кына әйтә синең кем икәнеңне», «Россия – ул зур йорт, Татарстан шунда – вип бүлмә»... Менә шушындый хикмәтле фикерләр арасына билдән түбән анекдотлар кыстыру гына ошап бетмәде. Сәхнәгә чыгачак яшьләрдә зәвык тәрбияләгән профессор, эстраданың аксакалына әйләнгән (картайтып әйтүем түгел!) җырчыдан боларны ишетәсе килми иде шәхсән минем. Әмма тамашачы бу анекдотлардан да, билдән түбән темаларга карата әйтелгән фикерләрдән дә, музыкантларын, бигрәк тә Фирзәр Мортазинны мыскыллап көлүеннән дә тәгәрәп көлде. «Сезгә бит шул кирәгрәк» дигән фикерне әйтте ул үзе дә концертта. Әмма халыкка кирәк дип бара-бара кая килеп чыгарбыз, анысы әлегә билгесез.
Концертта яшь җырчылар (студентлары дип аңладым) да җырлады. Аларда Салаватның тоны, башкару стиле сизелде, әмма тавышлары искиткеч матур. Үзем өчен, мәсәлән, Салават Хаковны ачып кайттым. Киләчәктә остазының копиясенә генә әйләнмәсен.
Концерт татар халкының рәсми булмаган гимны белән тәмамланды. Әйе, «Мин яратам сине, Татарстан»! Музыка башлануга бар зал аягүрә торып басты. Безнең татар бары ике җырны гына басып тыңлый: берсе Габдулла Тукайның «Туган тел»е, икенчесе Салаватның әлеге җыры. Чынлап та, бөтен күңелләрне айкап алып, республикабызга карата горурлык хисләрен ургып чыгарттыра торган җыр бит. Шушы җырны җырлар өчен генә дә Салават соңгы сулышына кадәр сәхнәдән төшмәскә тиеш кебек. Кеше өлкәнәя барган саен, хикмәтлерәк, әмма азрак сөйли. Ул инде үзенең аксакал икәнен чамалап, бәясен белә. Менә шул бәя сәхнәдән теләсә нәрсә сөйләсәм дә миңа ярый дигән фикер белән буталып китмәсен иде.
Салаватны яратучылар да, артык исләре китмәүчеләр дә концертына йөри. Димәк, ул күңел кылларын тибрәтә белә. 37 ел буе тибрәтә, шуңа феномен да инде ул.
Фото: җырчының социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк