Татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе Ришат Төхвәтуллин белән кыска, әмма эчтәлекле әңгәмәдә артист үзенең холкы, иҗат планнары һәм киләчәккә карашы турында сөйләде.
Ришатны без тыйнак һәм тәрбияле кеше дип беләбез. Әмма бу чынбарлыкмы, әллә сәхнә образы гынамы? Җырчы моңа ачык җавап бирде.
– Мин гади гаиләдә үстем. Үземне беркайчан да башкалардан өстен куймыйм. «Йолдыз» булып кыланаторгангадәтем юк. Кайберәүләр минем турыда нарцисс, үз-үзен генә яратучы кеше дип тә әйтә, мондый сүзләрне күптән ишеткәнем бар, – ди ул.
Әңгәмә барышында Ришат үзенең дөньякүләм танылган артистлар иҗатын да күзәтүен яшермәде. Әгәр мөмкинлек туса, ул кем белән дуэт башкарырга теләр иде икән?
– Миңа Бруно Марс бик ошый. Аның белән рәхәтләнеп җырлар идем, – дип елмая артист. Иҗатка килгәндә, Ришатның планнары зур. Ул инде татар эстрадасы кысаларыннан киңрәк мәйданнарга чыгарга тели.
– Хәзерге вакытта федераль дәрәҗәгә чыгарга телим. Быел рус телендәге җырлар яздыра башладым. Инде дүрт үз җырым әзер, – ди ул. Рус телендәге репертуар барлыкка килүенең дә сәбәбе бар икән.
– Татар телен аңламаган, әмма концертларыма йөреп, татар җырларын яратып тыңлаучы рус телле тамашачыларым күп. Аларның үтенече белән башта бер, аннары икенче җыр яздырдым, – дип аңлата җырчы.
Татар эстрадасының бүгенге лидерларын атаганда исә Ришат концертлар санына нигезләнеп җавап бирде.
– Минемчә, бүген иң күп концерт куючылар – Илсөя Бәдретдинова, Гүзәл Уразова һәм Элвин Грей. Әмма хәзер бик күп яшь артистлар үсеп килә, – диде ул. Яшьләрнең татар эстрадасына килүенә килгәндә, җырчы һәркемгә дә бу юлны сайларга киңәш итми.
– Кайбер яшьләр өчен татар мәдәнияте һәм татар эстрадасы бик авыр бирелә. Андыйларга, бәлки, бу юлны башламаскадыр да, – дигән фикерен белдерде артист. Концертлардан күпме табыш алу турында сорауга исә ул гадәттәгечә тыйнак кына җавап бирде:
–Төрлечә була. Табыш булса да, чыгымнары да күп. Ипи белән тозга җитә, Аллага шөкер. Зарланмыйбыз, – диде Ришат.
Җырчының тормышы даими гастрольләрдә үтә. Уртача алганда, ай саен 15 концерт куела, калган көннәрдә ял итәргә тырышалар. Әмма бу арада да банкетлар, корпоратив чаралар булып тора.
Әңгәмә ахырында Ришат Төхвәтуллин сәхнә белән бәйле иң мөһим фикерен әйтте.
– Чын артист сәхнәдән китми. Ул гомере буе сәхнәдә булырга тиеш. Мин дә һәрвакыт сәхнәдә булырга телим, – ди ул. Үткәненә әйләнеп кайту мөмкинлеге булса да, җырчы бернәрсәне дә үзгәртергә теләмәвен белдерде.
– Юк. Мин бернәрсәне дә үзгәртмәс идем, – дип йомгаклады Ришат Төхвәтуллин.
Яшьлек|Медиа интервьюсына нигезләнгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк