2025 елның 19 июлендә Татарстанның халык артисткасы, танылган җырчы Резеда Шәрәфиева вафат булды. Аның моңлы тавышы, йөрәккә үтеп керә торган җырлары берничә буын тамашачының хәтерендә сакланыр.
Резидә Шәрәфиева 1966 елның 10 гыйнварында Минзәлә районы Наратлы Кичү авылында дүрт балалы гаиләдә туа. 1985 елда Минзәлә педагогика училищесын тәмамлап, «башлангыч сыйныф укытучысы» белгече белемен ала.
Казанның 16 нчы һөнәр училищесында ике ел дәвамында рәссам-бизәүче һөнәрен үзләштергәннән соң Резидә Шәрәфиева «Хатын-кызлар өчен товарлар» кибетендә витриналар бизәүче булып эшли. Аннан соң Чаллы шәһәренә күчә һәм «Кыйбла» клубында җырчылар белән аралаша, иҗат мохитенә чума.
Шул вакытта ул Ринат Гобәйдуллин җитәкчелегендәге «Сердәш» ансамблендә җырлый башлый. Казан белән Чаллы арасында берничә ел дәвамында йөреп эшли, шул ук чорда «Казан» Милли мәдәният үзәгендә хезмәт куя.
2001 елдан башлап ул Казан шәһәр филармониясендә эшли. 2003 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр факультетын уңышлы тәмамлый.
Резидә Шәрәфиева – бәрхет тавышлы альт, үзенчәлекле, нурлы тышкы кыяфәте һәм сәхнәдә кабатланмас образы белән аерылып торган җырчы. Сәхнәдә үз стилен булдырган шәхес, ә күп кенә костюмнары аның шәхси эскизлары буенча тегелгән.
2007 елда ул «Сөю көтә йөрәк» фильмында төп рольне башкара. Артист буларак, үзен кинода да, сәхнәдә дә сынап карый.
Чаллыда ул «Хыял» исемле эстрада ансамблен оештыра. 20 ел дәвамында Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев белән бер сәхнәдә чыгыш ясый, тамашачының мәхәббәтен яулый.
Башкарган җырлары: «Мәк чәчәге», «Җырлама син», «Ярат кына», «Сөлчәбашым», «Бергә булыйк», «Сагыш», «Мәхәббәт җыры», «Рәхмәт сиңа», «Якынымның туган көне», «Гомер чишмәм», «Тормыш көймәсе».
* Татарстанның халык артисты.
* «Татар җыры» халыкара конкурсы лауреаты.
* Болгар радиосы милли премиясе лауреаты.
* 2021 елда «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә.
Резидә Шәрәфиеваның үлеме турындагы хәбәр социаль челтәрләрдә зур кайгы белән кабул ителде. Җырчылар, сәнгать әһелләре, тамашачылар аның истәлегенә җылы сүзләр язды, фотолар һәм клиплар белән уртаклашты.
Мәрхүмәне туган ягында – Минзәлә районы Наратлы Кичү авылында җирләделәр.
Шәрәфиеваның вафаты – зур югалту. Аның моңлы тавышы, сәхнәдәге образлары, милләтенә булган мәхәббәте тамашачыларының хәтерендә калачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк