Җырчы Әнвәр Нургалиев тормыш иптәше Иринаның туган көненә багышлап төшергән видеода истәлекләрен барлый
Җырчы Әнвәр Нургалиев мәхәббәт тарихы турында сөйләде:
«Уфа, Молодежный бульвар, 8 нче йорт. Танышу шушында булды. Мәхәббәт тә монда башланды, гаилә дә шушыннан барлыкка килде. Бу – миңа иң якын урыннарның берсе. Ямьсез булса да... Менә шушында мин үземнең тормышымдагы иң матур, иң яраткан кешемне – Җимешемне, хатынымны очраттым. Күңел дулкынлана. Бергә күп әйбер үтәргә туры килде. Шатлыгы да, кайгысы да булды. Ләкин мин шушында яшәмәсәм, ул кунакка килмәсә, берни дә булмас иде...
(Бисмилләһ әйтеп лифттан 6 нчы катка чыга) Ике этаж арасында баскычта энем Илфат белән очраттык без аны. «Исемең ничек?» – дип сорыйм. «Света» дигән була. «Кая яшисең?» – дип сорыйм. Ул стенада рәсем ясап, аңлатты. Тукталышны, кибетне, өйне ясады. Шулай җентекләп аңлаткач, барырга туры килде... Беренче хисләр шушында яралды инде. 26 ел бергә менә шулай.
...Аграр университеттан җәяү Горсоветка кадәр бардым. Бөтен кибетләргә керәм, Иринага эш эзлим. Таба алмагач, аннары инде үземнең өй янына кайтып, Розалия ханымнан (ашамлыклар кибете хуҗасы) сорыйм: «Эш кирәк иде, зинһар, бирегез» – дим. «Кемгә ул?» – ди. Йөргән кызыма дигәч, бик аптырады инде ул. Шулай Ирина урнашты, ә мин җәй буе аның янында кибеттә булдым. Аннары инде Ирина үзе мине сакчы итеп урнаштырды. Поддоннарда да йоклаган вакытлар булды... Безнең монда кондитер фабрикасы бар. Ирина миңа нинди конфет кирәген әйтә, маркировкасын язып бирә. Ул вакытта машина да юк, мин барам да, коробкалар белән алып кайтам. Аннары кибет кофетлары урынына шул үзебезнең конфетларны сатабыз, үз «бизнесыбыз» барлыкка килде шулай.
...Бу йортта Ирина тетя Женя исемле апаның фатирында бер бүлмәдә тора иде (Уфа, Зорге, 31 нче йортта), мин аңа кунакка килеп йөрдем. Сәүдә көне уңаеннан хезмәттәшләре белән бәйрәмгә барырга җыеналар. Миңа бу ошамады, әлбәттә. Бик көнче мин. Шуңа сүзгә килдек. Кич шушы йорт янына килдем, борчылудан үземне кая куярга белмим... Карасам, кара зур эт йөгерә – королевский дог токымлы. Ул да югалып калган кебек. Мин аның янына утырдым да, сөйләшә башладым. Эт мине аңлый кебек тоелды. Кочаклаттыра хәтта. Аннары шулай икәү тукталышка киттек. Карасам, Ирина кайтып килә. Мине шундый эт белән күреп, өнсез калды. Андый этләрне кинода гына күрергә мөмкин иде. Мин Иринаны кочаклап алдым. Минем дурт аяклы дустым, аңлаган кебек, юлын дәвам итте...
(Фатир эченә керә) Сервант, гарнитур шул ук... Бер көнне Иринага кунакка кергән идем, көтмәгәндә әтисе килде. Миңа нафталин исе аңкып торган шкафка кереп качарга туры килде. Олы яшьтәге карчык өе бит, нишләтәсең... Ирина нишләргә белми. Әтисе белән сөйләшеп утыра, бер чарасы да юк. Мин шулай 40 минут утырганмындыр...
...Туй алдыннан иде. Акча юк. Мин тукталышта утырам. Кесәдә бер тиен дә юк. «Аллам, юлга җитәрлек кенә булса да акча бир әле», – дип сорыйм. Шунда сату үзәгеннән ике егет йөгереп чыккан иде, кесәләреннән акча коелды. Акча тәгәрәп, тукталышта туктап торган такси машинасы астына керде. Карасам, ике йөз сум. Аллаһ шулай акчалы итте. Ирина янына килдем шулай...
...Менә бу безнең яшьлек юллары. Шушы урамнардан безгә җитәкләшеп йөрдек. Тәрәзәләрдән кешеләрнең аш бүлмәләрен, өйләрен күзәтеп, үзебезнеке дә булсын иде тизрәк дип хыяллана идек. Хәзер бар да бар. Аллаһ барын да бирде. Минем белән булганың өчен, кайгы-шатлыкларымны бүлешкәнең өчен рәхмәт! Мин сине яратам!
Пушкин урамы, 114 нче йорт. Бу тулай торакта без өйләнешкәннән соң Җимешем белән яшәдек. 13 квадрат метрлы бүлмә иде. Зур булмаса да, үзебезнеке! Рафаэль да безнең белән иде... Шушы көнем – барысы да синең тырышлыгың, аңлавың белән. Һәрвакыт янымда булдың. Күңелем сынганда да көч бирдең, ышандың миңа. Балалалрыбыз өчен, гүзәл тормышыбыз өчен рәхмәт сиңа!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Хатынын маржамыни?
0
0
0
0
Марҗа түгел,Ирина чып -чын татар исеме дә инде. Көлеп яздым әлбәттә.
0
0
0
0
Харап инде аларда гына мэхэббэт. Бар кешедэ дэ бар ул.
0
0
0
0
Кая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнден
0
0