Татар эстрадасында мондый дәрәҗәдәге концертның күптән булганы юк иде. Шоу булмады ул, сүзләр дә аз сөйләнде бу кичтә – бары тик галиҗәнап музыка һәм тенорлар чыгышы булды. Үзенчәлекле концерт иде ул. Затлы.
Башкортстан татары гомерен ике милләт сәнгатенә багышлаган, ике тугандаш халык арасында күпер салучы шәхесләрнең берсе, Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, ике республиканың да дәүләт бүләге иясе Идрис Газиев Казан тамашачысын концертлары белән бик сирәк куандыра. Татарстан башкаласында соңгы концертыннан дистә ел узмады микән инде. Һәм менә сәхнәдә 46 ел җырлау уңаеннан «Барс рекордс» компанияләр берләшмәсе аның концертын оештырды. «Җырлый торган җырларым бар» дип аталган концерт җанлы музыка белән барды.
Беренче өлештә Идрис Газиев бары халык җырларын башкарды. Онытылып барган халык җырларын сәхнәгә алып чыкты ул бу кичтә. Безнең татарның һәм башкортларның нинди генә җырлары юк икән ләбаса! «Казан көе», «Эрбет», «И, аппак», «Тула микән чиләге»... Халык күңелләреннән чыккан озын көйләребез онытылып барганда, Идрис Газиевның әнә шуларны яшәтүе бүгенге заман өчен үзе бер уникаль күренеш. Озын көйләрне бар җаны белән, шаян җырларны үзенә бер артистизм белән башкарды ул. А капеллага җырлаган җырлары, Рөстәм Яхин романслары залдагы бер тамашачыны да битараф калдырмады. Халык җырлары Казанда яңа сулыш алды кебек бу кичтә. Кызганыч, бер генә кичкә…
Идрис Газиев җырчы гына түгел, ә остаз-җырчы. 25 ел мәдәният институтында укыткан, профессор дәрәҗәсенә күтәрелгән җырчы. Чын мәгънәсендә маэстро! Аның остазлыгы концертта ук чагылды: ул Казан консерваториясенең яшь, өметле, талантлы яшь башкаручыларын – Инсаф Ганибаев, Динар Шәрәфетдинов, Тимур Мусин һәм Айгиз Хәйдәршинны чакырган иде. Яшь башкаручылар татар халкының XX гасыр башындагы җырларын тәкъдим итте. Алар җырлаганда күз алдына Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Габдулла Кариев, Камил Мотыйгый чоры килеп басты. Зал искиткеч бер атмосферага төренде.
Концертның икенче өлеше кешеләрдәге иң изге хис – мәхәббәткә багышланган иде. Идрис Газиев – мәхәббәт җырчысы. Мәхәббәткә багышланган җырларны аның кебек эмоциональ, хисси итеп бирә белүче башка җырчы юк дип саныйм. «Язмыш юллары», «Мин барысына әзер мәхәббәттә», «Яратам», «Син үлгәнче мине сагынырсың» – бу җырлар барысы да мәхәббәткә мәдхия. Идрис Газиевның бу җырлары күңелләргә үтеп кереп, анда күбәләкләр очырды. Идрис Газиев – бәхетле остаз. Аның лаеклы дәвамчылары бар. Укучылар инде үзләре үк сәхнәдә дан-шөһрәт казанганнар. Казан тамашачысына бу кичтә остаз үзенең дүрт укучысын тәкъдим итте: Вильдан Әбраров, Заһир Исәнчурин, Юнир Хисмәтуллин һәм Идел Аралбаев. Дүртесе дүрт төрле, дүрт төрле темпераментлы, берсеннән-берсе чибәр тенорлар. Тенорлар парады булды бу концерт. Аларның остазлары белән сәхнәгә чыгып чит ил классик арияләрен башкаруы концертның кульминациясе булды.
Идрис Газиев 46 ел буе сәхнәдә җырлавы белән бер бәхетле булса, укучылары белән икенче бәхетле. Идрис Газиевның затлылыгы шунда ук күренеп тора: ул сәхнәдә янәшәсендә булган һәркемне күкләргә чөйде. Менә мин генә дип басып тормады. Шәкертләренә аталарча хөрмәт белән каравы, бер җырында ана образын башкарган Камал театры артисты Дания Нурлыга ак розалардан торган гөлләмәләр биреп, аны үтеп киткән туган көне белән котлавы – болар барысы да күзгә ташланып, җырчының образын тагын да югары дәрәҗәгә күтәрде.
Концертта дирижер Илназ Дудкин җитәкчелегендәге CGM Orchestra оркестры уйнады. Әлеге коллективны беренче күрүем. Әмма бу беренче күрүдән гашыйк булу иде. Татар һәм башкорт халык музыкасын тамашачыга алар бик кадерләп һәм зур хөрмәт белән җиткерде.
Идрис Газиев һәр җыры саен тамашачыларның «афәрин!», «браво!» дигән соклану тавышларын ишетте, аңа гөрләтеп кул чаптылар. Аны һәм укучыларын кат-кат чакырып җырлаттылар. Җырчы өчен моннан да зур бәхет юк, мөгаен. Ә тамашачы бу кичтә эстетик ләззәтнең югары чигенә җитте. Соңгы җырларын башкарганда сәхнәдәге башкаручылар үзләре дә ләззәт алып, аларның дулкыны бөтен залга таралды. Аерылу авыр булды бу концерттан.
Аның бер тапкыр гына куелуы бик кызганыч! Нык кызганыч! Тагын булса, тагын килер идем, дусларымны да барырга кыстар идем дип әйтүче бер мин генә булмаганмындыр. Баеп, хисләнеп кайттык. Югары сәнгать әнә шулай тәрбияләргә тиештер инде ул. Яратып, «кочаклап», бәлүләп... Музыка һәм искиткеч тавыш тембрыннан торган бишектә тирбәлдек. Моның өчен рәхмәт сезгә, Маэстро!
Фото: «Барс рекордс» компанияләр берләшмәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк