Логотип
Сәхнә һәм язмыш

«Хәнияң мәңгелеккә китте бит, инәү», – дидем...

Хәния Фәрхинең вафатына 4 ел вакыт узган. Сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина бу фаҗигале көннең һәр мизгелен хәтерли...

Хәния Фәрхинең вафатына дүрт ел вакыт узган. Сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина бу фаҗигале көннең һәр мизгелен хәтерли...

«Апаның кан басымы уйный башлады. Ашыгыч ярдәм чакыртырга өндәдем, кирәкми, хастаханәләрдән туйдым, ди. Даруын эчеп куя да, шулай йөри. Качып кына шалтратып чакырттым барыбер. Тик тормый иде ул, йөреп, эшләп торды. Минем кызлар аны көтеп кенә торалар, ул кайткач бергәләп күпме ризык әзерлиләр иде. Ачулана мине, нигә чакырттың, ди. Үзен бер дә сакламый иде инде... Зур итеп, Хәния Фәрхи дип, «отказной» язып бирде. Уколлар кадап китте фельдшерлар. 
Әни көне буе безнең белән була да, кич үзенә төшеп китә иде. Апа да, әни янына төшим әле дип китте. Кич телефоннан сөйләшеп, елашып та алдык. Күңел сизенгән инде. Игезәкләр кебек идек без – ул еласа, мин елыйм, ул шатланса, мин шатланам. Икенче көнне иртән сигез тулганда телефон шалтырый. Апа, йоклыйк инде, соң китәбез бит, дим. Юк, юлга чыгабыз, матур итеп, мунча кереп чыгыйк әле юлга, ди. Мунча яктым. Инәй менмим дигән иде. «Озатып калырсың, апа китә», – дип, аны да алып мендем. Сабый бала кебек юынды, шәһәргә кайтам бит, кертмәсләр, дип шаярды... Аннары токмачлы аш пешерде. Второй пешереп куйды. Телефоны да тынып тормый, гел шалтыраталар. Фидәил кайтты – җырчы егете, мунчалар кереп чыкты ул да. Каен җиләге сатып алган иде апа, туган авылымныкы дип. Әнинең туңдыргычында катырган идек, аны алырга әни йортына төштек. Юлга ризык әзерләмәкче булам. «Берни алма, юл буе кафелар, кирәкми», – ди. Әнинең өе каршында эскәмия бар, шунда гына утырды апа, өйгә кермәде. Хәле булмагандыр инде, дип искә алабыз әни белән. Утырып, юлга догалар кылдык. Бер бархатцы чәчәген өзеп алды. «Әни, кара, бер чәчәгеңне урладым», – ди. Габделхәй сарымсак ярата дип, 5-6 сарымсак алды. Дәррәү елаша идек башка вакытта. Монда бер елау да булмады. Көлешеп, машинага утырдык. Сыгылып елап кала торган әни дә еламады. Еласы көннәрегез алда әле, дигәндер инде Ходай  безгә. 
Юлда барганда: «Фидәил, кондиционерыңны яп», – диде. Өстенә кофтамны салып бирдем. Фидәил заправкага кереп киткәч: «Кара, юньсез, сүндермәгән», – дип әйтте әле. Шуннан бераз гына баргач, Хәния апаның башы төшеп китте... Фидәил, тукта, апага начар, дим. Ашыгыч ярдәм чакырттым, Фидәил, үзебез алып барабыз, ди. Апа башын күтәрде дә: «Җөдәттегез инде шул больницагыз белән», – диде. – Апай, бир әле мендәреңне, йоклап кына барыйм әле Казаныма», – дип башын салды. 
Тәтешлегә килеп кердек, табиблар чыгып басканнар. Машина ишеген үзе ачты, миңа тутырып карады. Күз карашын әле дә тоям... Алып менеп киттеләр лифт белән. «Апай, алтыным, алтыным», – дип, лифтта менгәндә минем кулны кыскан. Мин аны белмим, куркуым белән ишетмәгәнмендер. Өстәлгә алып салганда хәлсезлеген күреп алдым. Күпме вакыт үткәнен белмим... Ишекне тибеп килеп керәм, кире чыгарып җибәрәләр. Табиблар берәм-берәм чыга башладылар. Мин идәнгә егылдым... Мин кергәндә өстенә япканнар иде... 
Әнигә әйтү коточкыч иде... Бала кебек диванда ята... «Нишләп кайттыгыз?» –  дип сораган минем кызым Галиядән. «Инәү, Хәнияң китте бит», – дим. Мин әйтми, кем әйтә... «Бергә китмәдегезмени, балам?» – ди. «Хәнияң мәңгелеккә китте бит, инәү», – дидем...    

«Әй, язмыш, язмыш» тапшыруына биргән әңгәмәдән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар