Логотип
Сәхнә һәм язмыш

​Хәния Фәрхинең кызы Алсу: “Әнинең кул җылысын әле дә хәтерлим”

30 майда легендар татар җырчысы, бик иртә гомере өзелгән Хәния Фәрхинең туган көне иде.

Кичә, 30 майда, легендар татар җырчысы, бик иртә гомере өзелгән Хәния Фәрхинең туган көне иде. Аны бик күп тамашачылар искә алды, каберенә чәчәк китерүчеләр дә шактый булган.

Ә кызы Алсу Инстаграм сәхифәсенә әнисе турында күңелгә тия торган пост элде.  

"Әлеге фото 3 ел элек төшелгән. Ирем Руслан укуы буенча башка шәһәргә китте дә, әни 10 көнгә миңа кунакка килде. Гел бергә булдык.Кибетләрдә йөрдек, тәмле ризыклар пешердек, серләштек... Хәтерлим, диванга яттым да, йоклаган кыяфәт ясадым. Әни өстемә юрган япты да, бик озак миңа карап утырды. Аның кул җылысын әле дә хәтерлим. Ул вакытта минем күңелдә җылы һәм тыныч иде.

Туган көнең белән, әнием! Сагынам, юксынам!" – дип язган ул.

Әйтергә кирәк, Алсу тиздән үзе дә әни булачак. Ире Руслан белән алар бәби көтәләр. Узган ел яшь гаилә Казанга күченде.

Теги: Хания Фархи

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар