Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Хәния Фәрхи соңгы интервьюсы

27 июльдә 12 сәгать 14 минутта, вафатына ике сәгать кала, Хәния Фәрхи "Татар-информ" хәбәрчесе белән сөйләште.

27 июльдә 12 сәгать 14 минутта, вафатына ике сәгать кала, Хәния Фәрхи "Татар-информ" хәбәрчесе белән сөйләште.

Башкортстанның иң уңышлы хатын-кызлары исемлегенә керүен  Хәния Фәрхигә шушы сөйләшүләрнең берсе вакытында әйттек. Ул моңа бик куанды, "гастрольләрдә йөреп, дөнья хәбәрләрен белми дә йөрим", - диде ул.

Шунда ук борчулары белән дә уртаклашты. "Мәскәүдәге апам сукырайды, янына барасым бар", - диде ул. Шулай ук башка якын кешеләренең дә сәламәтлек белән проблемалары булуын әйтте. "Әллә мин картаям, әллә аларның сәламәтлекләре начарайды, бөтенесенең дә я теге, я бу борчуы бар", - диде ул.

Былтыр аның Мәскәүдә яшәүче туганнан туган энесе вафат була. (Профессиясе буенча - хәрби кеше). Быел март аенда тагын бер туганнан туганы үлә. Җырчының якыннары туганнарының үлемен Хәния Фәрхи бик авыр кичерде дип сөйлиләр.




Хәния Фәрхи күптән "Татар-информ"га интервью бирергә вәгъдә биргән иде, әмма графигы тыгыз булу сәбәпле, очрашу берничә тапкыр кичектерелде. 

Хәния Фәрхи Башкорстаннан кайткач, интервью бирергә теләге булуын әйткән иде. Шул сәбәпле, очрашу көнен билгеләргә теләп, 27 июльдә көндезге 12 дә үзенә шалтыраттым. Башта элемтәгә чыга алмый азапландым. Әле ул шалтырата, әле мин. Соңыннан, үзе шалтыратты һәм һәрвакыттагыча ягымлы тавышы белән эндәшеп, сүз башлады.

- Хәерле көннәр, Башкортстанда идек әле без.

- Хәния апа, кайчан Казанга килергә соң исәп? Сезнең белән әңгәмә корып аласы килгән иде.
 - Их, минем туган ягыма килсәгез иде сез. Монда шундый матур, искиткеч гаҗәеп тәбигать. Сүз белән генә аңлата торган да түгел. Шушындый матур табигать кочагына чыгып утырып сөйләшәсе иде дә бит, вакыт кыса. Алла бирса, бүген озакламый юлга чыгарбыз, дип тора идек. Иртәгә туйга барасы бар. Бу атна мәшәкатьлерәк әле...

- Башкортстанда булгач, бертуганнарыгызның фотосурәтләрен алып килегез әле. Бу әңгәмәне сезнең туганнарга багышлыйсы килгән иде.
- Яхшы, алдан әйтүегез әйбәт булды. Менә янымда Фирүзә утыра. Барлык фотолар да аның кулында. Соңрак Фирүзәнең контактларын җибәрермен, ул да журналист кеше. Аның белән хәбәрләшерсез, - диде җырчы.

Соңгы сүзе итеп Хәния апа үзенең теләкләрен җиткерде:
- Бик бәхетле булыгыз, сеңлем. Балагызны да тигезлектә үстерегез. Бәхетле бала булсын, амин – дип, киләсе атнага өендә күрешергә вәгъдәләшеп саубуллаштык Татарстанның халык артисты Хәния ханым белән.

чыганак: Интертат

Теги: Хәния Фәрхи

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хәния чыннанда мөлаем,акыллы фикерләр бирүче,чибәр иде шул.Бөтен халык аңа зур кызыксыну белән карады. Минем фикерем буенча Хэниябезгә яман күзле кешеләр сокланып карагандыр димен.Үсеп утырган имәнне корыта каты күзле кеше диләр бит.Бик сагындыра моңлы сандугачыбыз.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хәнияне сагынмаган ,уйламаган бер генә көнем дә юк. Иҗатын һәрчак сокланып күзәттем . Һәрчак шулай булыр кебек иде дә бит.Көнче кемсәләрнең пычрак сүзләре дә йөрәген ашагандыр , бик нечкә күңелле җан иде бит ул. Урының оҗмах түрендә булсын , бәгырькәем!

      Хәзер укыйлар