Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Флера Сөләймановага кабер ташы быел куелачак

Язылучылар арасында бу хәбәр зур яңгыраш тапты. Кемдер: «Халык җыелышып ярдәм итсә иде», – дисә, икенчеләре: «Нигә өч ел буе кабер ташы куелмаган?» – дип аптырады.

Бу көннәрдә миңа Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманова каберенең хәле турында бик борчулы хат килеп иреште. Казаннан Әнисә исемле ханым җырчының Казандагы Курган зиратындагы кабере фотоларын да җибәргән. «Бер-ике ел үзем карап тордым, хәзер авырып торам, зинһар, бу мәсьәләдә ярдәм итегез әле», – дип сораган.

Фотоларны карагач, күңелем бик әрнеде. Мин үзем дә бер ел элек әниемне югалттым, шуңа күрә мондый күренешләргә битараф кала алмыйм. Фотодагы кабер тирәсендә үскән үләннәрне күргәч, күңелдә төрле уйлар туды. «Нигә бу ялларда барып, каберне чистартып, тәртипкә китереп кайтмаска?» дигән уй баштан китмәде. Шушы хисләр белән социаль челтәрдә дә пост урнаштырдым.

Язылучылар арасында бу хәбәр зур яңгыраш тапты. Кемдер: «Халык җыелышып ярдәм итсә иде», – дисә, икенчеләре: «Нигә өч ел буе кабер ташы куелмаган?» – дип аптырады. 

Пост чыккач, җырчының улы Булат Асеев бу хәлгә аңлатма бирде. Аның сүзләренчә, гаилә кабер ташын үзе куйдырырга ниятли һәм читтән акча җыюны кирәк дип санамый: – «Әни Татарстанның халык артисты булгач, кабер ташын да зур җаваплылык белән эшләргә теләдек. Ике еллап сынчы белән эшләдек, төрле эскизлар карадык, әмма күңелгә ятарлык вариант табылмады. Хәзер граниттан гадирәк, әмма затлы таш ясарга булдык», – диде ул.

Аллаһы кушса, җырчыга кабер ташы быел көз айларында куелачак икән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар