Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Elvin Grey ни өчен өйләнмәвен әйтте

 Хәмдүнә Тимергалиева, әй лә, Хәмденюша яңа блогын тәкъдим итте...

 Хәмдүнә Тимергалиева, әй лә, Хәмденюша яңа блогын тәкъдим итте. Танылган блогер Юрий Дудь форматында эшләгән ул аны: "Хәмдүдь" дип аталган беренче проектка җырчы Elvin Greyны чакырып, аннан интервью алды. Уңайсыз сораулар да бирде, өстәвенә, дөрес түгел җавап саен җырчыга чүкеч (!) белән суга тордылар.

"Каян чыккан Грей соң син? Әллә Григориймы?" — дип, Радик Юлъякшин атлы җырчының сәхнә тәхәллүсеннән башлады сүзне Хәмденюша. "Мин башкор Грее", — дип җавап бирде җырчы. Шунысын да әйтергә кирәк: әңгәмә татар һәм башкорт телләрендә барды. Хәмдүнә апа сорауларны татарча бирсә, Радик башкортча җавап бирде.

"Кайчан өйләнәсең?" дигән сорау Радикка болай да күп биреләдер, Хәмденюша да сорамый калмады: "Өйләнәсеңме син, юкмы?". "Өйләнәм, әлбәттә. Планда бар. Тик әлегә вакыт юк бит", — дип җаваплады җырчы.

Elvin Grey армиядә хезмәт итмәгән. Һаман да шул "вакыт юк" дигән сәбәп белән. Ә Хәмденюша кызык итте: җырчыдан армия темасына сорау алды. Дөрес җавап бирмәсә, Радикның җилкәсенә чүкеч төшә торды. Чүкеч дигәннәре чүкеч рәвешендә кабартылган шар гына иде үзе, шулай да Elvin Greyга шактый төште ул. Җырчы майорның погонында ничә йолдыз икәнен дә, полкта ничә солдат булуын да белмәде. Армиядә хезмәт итмәгән бит.

Тапшыру ахырында Elvin Grey үзенең "Красивая-хороший" җырын Хәмденюша белән дуэт итеп башкарды. Җыр сүзләренә ияреп, Радик Хәмдүнә апасына мәхәббәт аңлата башлаган иде дә, Хәмденюша кырт кисте: "Бу җырыңны башка кызларга җырла". Мөнире бар бит аның, Мөнир Рахмаевы, шулай булгач, башкалар кирәкми инде!

 

видео "Tatar Radiosi"ның Youtube каналыннан алынды

 

Теги: Elvin Grey

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар