Чаллыдан кайгылы хәбәр килеп иреште.
Кичә автор-башкаручы Наил Әзһәмов вафат булды. Аңа былтыр 50 яшь тулган иде.
Наилнең тромбы өзелгән. Ашыгыч ярдәм килгән, ләкин табиблар ярдәм итә алмган. Җырчыны бүген иҗатташ дуслары Чаллы моргыннан туган ягы Актанышка – соңгы юлга озаттылар. Аның мәрхүм булган әти-әнисенең 20 майда туган көннәре икән. Аллаһы Тәгалә аларны оҗмахта кадерле уллары белән очраштырырга карар кылган күрәмсең, дип хәбәр итә «Шәһри Чаллы» газетасы.
Наил Наһис улы шигырьләр дә яза иде. Ул аларны үзенең «Вконтаке» битендә бастырды. Соңгы шигырьләренең берсендә мондый юллар бар:
Ак кар күмде эзләреңне...
Миннән алып киткән сукмакларны
Басты буран...
Җилләр өзде сүзләреңне...
Сиңа булган кайнар хисләр
Инде томан...
Боз астында калды сөю,
Күпме генә җылытсам да, өреп,
Сулыш җитмәс...
Йөрәгемдә бары нәфрәт, көю
Мәңге үтмәс...
Язлар килер, карлар әрер...
Миннән киткән юлларыңа хәтфә үлән
Салыр келәм.
Тик гөлләрем чәчәк атмас,
Тамырларын суык телгән.
Наил Әзһәмовның үлемен Татарстанның атказанган артисты Нурзадә бик авыр кичерӘ. «Наил дускаем... Ышанасым да килми бу хәбәргә. Декабрьдә соңгы тапкыр күрешкән идек. Рәнҗеп китмә, дускаем. Планнарыбыз да бар иде бит әле. Кая киттең соң син шулай яшьли… Шундый матур, мәгънәле шигырьләр яза иде, шундый хыялый кеше иде. Нинди матур җыр иҗат иткән иде», – дип уртаклашты ул.
Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз!
Фото: җырчының социаль челтәр битеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк