Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Артист егетләребез яратканнарына нинди бүләк әзерли?

8 Март яратып, көтеп алган бәйрәмебез. Яңа елдагы кебек, бу бәйрәмдә дә күңел ниндидер күңелле сюрпризлар көтә. Ә ир-егетләребез ничек әзерләнә икән соң? Яраткан хатын-кызларына алар нинди бүләкләр сайлый? Әйдәгез, артистларыбыздан белешеп карыйк әле бу хакта. Ни әйтсәң дә, алар иҗади халык, бәлки, бүләк сайлауга кагылышлы ниндидер үзенчәлекле фикерләре бардыр.

8 Март яратып, көтеп алган бәйрәмебез. Яңа елдагы кебек, бу бәйрәмдә дә күңел ниндидер күңелле сюрпризлар көтә. Ә ир-егетләребез ничек әзерләнә икән соң? Яраткан хатын-кызларына алар нинди бүләкләр сайлый? Әйдәгез, артистларыбыздан белешеп карыйк әле бу хакта. Ни әйтсәң дә, алар иҗади халык, бәлки, бүләк сайлауга кагылышлы ниндидер үзенчәлекле фикерләре бардыр.

Ике кыз әтисе Зөлфәт ЗИННУРОВ: 
«Дөресен генә әйткәндә, алдан планлаштырып, бүләкләр алып куймыйм. Кирәкле әйбер бүләк итәргә яратам мин. Ниндидер бүләкне әйтсәм, кемдер, ничек инде бу кирәк булмаска мөмкин, дип әйтергә мөмкин. Була бит әле сыннар – статуэткалар. Киштәдә тузан җыя торган. Аны бик белеп сайларга кирәк, интерьерга туры киләме, бүләк ителәсе кешенең зәвыгына ярашлымы әле ул. Ышана торган әйберләр дә шулай: мәсәлән, бәхет китерә, мәхәббәт китерә, акча китерә дигән төрле әйберләр. Ә мин кирәкле әйбер яратам. Мәсәлән, яз көне ул нәрсә булырга мөмкин? Берәр шарф, мәсәлән. Яисә көн дә кирәкле төрле төстәге оекбашлар. 8 Март көнне төп бүләк чәчәк инде ул. Чәчәк яратмыйм дигән хатын-кыз да бәйрәмгә чәчәк өмет итә. Башкаларга бирәләр, мин кимме дип уйлый ул. Гәрчә моңа кадәр, чәчәк яратмыйм, дип йөрсә дә. Мин дә бәйрәмгә чәчәкләр бүләк итәм». 

Ике кыз әтисе Данир САБИРОВ: 
«Мин үзем өчен бер традиция керттем: 8 Март көнне ике әнигә дә – үземнекенә һәм хатыным Миләүшәнең әнисенә дә сигезәр мең акча бүләк итәм. Соңгы биш елда гел шундый минем бүләгем. Ә Миләүшәгә чәчәкләр бүләк итәм. Анысы «әбизәтелне».

Өч кыз әтисе Булат БӘЙРӘМОВ:
«Нинди бүләк алганны күрсәтергә, сөйләргә яратмыйм. Мактану шикелле килеп чыккан кебек. Кирәкле әйберне без бәйрәмгә карап тормыйбыз, ел әйләнәсе алабыз. 
Кызлар кызыга иде, быел шундый әйбер бүләк иттем әле үзләренә: электрогриль кебек тә ул, вафельница да. Кызлар үзләре печеньелар, вафлилар пешерәләр, иртән бутербродлар ясыйлар. Шунда берочтан кулинар осталыкларын да шомартырлар. «Приятное с полезным» берләштерәләр, кыскасы.
Гадәттә, бу көнне иртән әниләргә кереп чыгабыз. Ләйсән барып әнисен котлап кайтты, минем җай булмады әле. Кереп, котлап чыгам, Алла боерса.
Билгеле, бәйрәм чәчәксез булмый инде. Иң матур чәчәкләрне иң кадерле кешеләремә бүләк итәм».  
 

Теги: Данир Сабиров Булат Бәйрәмов Булат Байрамов Зөлфәт Зиннуров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар