Логотип
Сәхнә һәм язмыш

«Актриса тормышы: рольләр, үкенечләр һәм көтү...»

Менә хәзер сикереп торыр да онытылып рольләрен уйнап җибәрер йә канатланып биеп китәр төсле. Баронессаларны уйнарлык дәрт ташып тора аңарда. Менә шул дәрт аны театр дөньясына алып килә. Бөтен тормышы – сәхнә. «Мин бит театрга кияүгә чыккан актриса», – ди ул үзе турында. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы, Татарстанның халык артисты Миләүшә НӘҖМИЕВА белән иҗаты турында әңгәмә корабыз.


 Миләүшә апа, сезнең чегән халкы мәдәниятенә гашыйк җан икәнегезне беләбез. Театрга килүгә дә әнә шул мәхәббәт сәбәпче булдымы әллә? 
– Дәрвишләр бистәсендә туып-үскән Казан кызы мин. Әнием – Апас, әтием Әтнә ягыннан. Бистәдәге данлыклы 84 нче мәктәптә белем алдым. Без укыганда класстан тыш чаралар күп була иде. Класслар, мәктәпләр белән ярышабыз. Мин бик актив: җыр­лыйм да, биим дә. Ул чакта экраннарга «Табор уходит в небо» дигән кино чыкты. Чегәннәр тормышы турында. Шундый яратып карадым инде! Чын-чынлап чегәннәр тормышына, аларның мәдәниятенә мө­киббән булдым бит. Башка бер сихри дөнья иде ул минем өчен. Безнең бар туганнар да Мәскәүдә яши. Җәйге каникулларны шунда үткәрәм. «Ромэн» Мәскәү музыкаль-драма чегән театрына йөри башладым. Репертуарны берничә кат караганмындыр. Светлана Янков­ская дигән танылган прима бар иде. Бөтен партияләрне ул башкара. Күңелемә нык кереп калды ул. Аларның җырлары мелизмлы бит. Тыңлаганда очып китәм кебек. Фольклорларын яраттым. Чегән әкиятләре, алар турында китаплар укыдым. Ул заманда чегәннәр куркыныч халык итеп кабул ителде, ә миңа аларның темпераментлары якын иде. Әнә шулар үзенә җәлеп иткәндер, мөгаен. Төзүче булып эшләгән әнием җыр-моңга гашыйк иде. Сәид-Галиев исемендәге мәдә­ният йортына үзешчәннәр коллективында җырлый, шигырьләр сөйли иде. Үги әтием Урицкий клубына йөрде. Мине дә анда алып бара.


14 яшемдә шунда беренче тапкыр зур сәхнәгә чыктым – чегән биюен биедем. Аны язмаларны карый- карый өйрәнгән идем. Мин мәк­тәпне тәмамлаган елны театр училищесында татар төркеме җый­мадылар. Елны бушка уздырмыйм, дип, мәдәни-агарту училищесына укырга кердем. Аны тәмамлагач, кабат хыялыма атладым. Марсель абый Сәлимҗанов төркем җыйды ул елны. Аның курсына эләгү зур мәр­тәбә инде! Имтиханда танылган режиссерны ничек тә шаккаттырасым килде. Күрше кызларыннан ялтырап торган матур босоножкилар, күлмәкләр алып тордым, Камал театрында гример булып эшләгән (ул хәзер дә анда эшли әле!) Галя апа Козлова – күршебез. Бишенче класстан аңа ияреп театрга йөрдем. Күп артистларны белә идем. Камал театры трамплин булган туган йортым дисәм дә була.


Ул вакытта театрда А. Островский­ның «Бесприданница» спектакле бара. Ларисаны ике составта
Алсу Гайнуллина белән Рузия Мо­тый­­гуллина уйный. Галя ападан шуларныкы кебек прическа ясавын сорадым.  Имтиханга барып кердем, Мар­сель абый, гадәттәгечә, йодрыкларын ияге астына куеп утыра, ауди­ториядә тынлык. Беренче турны уздым, икенче турда Марсель абый җырлап күрсәтергә кушты. Мәсгут абый Имашев: «Әйдәгез, мин сезгә уйныйм», – ди. «Кирәкми, сез уйный белмисез. Мин сезгә чегән җыры җырлыйм», – дим. Тырышып җырлап җибәрдем, кушымтага тавышым җитмәде. Тагын бер кат куплетны кабатладым, әмма кушымтаны җырлый алмадым. Кирәк бит шул вакыттагы тәвәккәллек! «Калганын чегән хоры җырлый», – дидем. «Ярар, иртәгә чегән хоры белән җырларсыз», – диде Марсель Хәкимович шунда. Алар минем чегәнчә җырлавымны көтмәгәннәр иде бугай. Шаккаттырдым, димәк. Рамил Төхвәтуллин, Люция Хәми­това, Олег Фазылҗанов, Рөстәм Галиев белән бергә укыдык. Күңелле яшәдек без. Театр училищесы безнең бер гаилә булды. 


«Ромэн»нан кала, Камал теат­ры спектакльләре карап үскәнсез, Марсель абый Сәлимҗановта укыгансыз. Камалда эшләячәкмен дип уйлагансыздыр, мөгаен... 
– Иң элек чегән артисты буласым килмәде микән?! «Татар актрисасы булырга тиешсең, чегәнгә туры килмисең – буең кыска, алар кабул итмәячәк», – диде Фатыйма апа Ильская. Укырга кергәч үк Марсель абый: «Безнең театрда амплуалар билгеләнгән, алсам да берничә кеше генә алам», – диде. Камалдан соң икенче урында күчмә театр тора иде. Шунда барырга теләдем. Театрның өченче бригадасына Земфира апа Досаева белән Нурет­дин абый Нәҗмиевкә эләктем. Беренче спектаклем «Курай моңы» иде. Аны Празат абый Исәнбәт куйды. Шундый көчле режиссер белән театрда беренче адымна­рымны атладым. Минем бөтен режиссерларым да яхшы булды.
16 режиссер белән эшләгән актриса мин.  


Ул чорларда күчмә театр гастрольләрдән кайтып кер­-ми: авылдан авылга йөри. Сез – шәһәр кызы. Тәгәрмәч өстендәге тормыш куркытмадымы? 
– Яшьлек бит ул... Шартларны күрмәгәч, бөтен нечкәлекләрен дә белеп бетермисең. Гастрольләргә чыгып китеп 40–50 көн йөргәндә генә аңлыйсың. Казан кызы була торып, нишләп йөрим соң монда дип уйлаган чакларым да булды баштарак. Безне укыткан укытучыларыбыз – Илдар абый Хәйруллин, Наил абый Дунаев чын сәнгать кешеләре, шуны безгә дә сеңдерә алдылар. Театрны ярату күзләрне каплады. Мин бит чегән тормышы белән янган кыз бала. Чегәннәр дә шулай күчмә тормышта яши бит, дип, үземне тынычландыра идем. (Көлә.) Әйе, һаман шул чегәннәр. Минем кушаматым да «чегән кызы Ми­ләүшә» булды. Гастрольләрдә йөргәндә бәхетең нинди роль эләгүгә дә бәйле иде. Авыл тамашачысы күп нәрсәне кабул итми. Тискәре, икенче пландагы образлар, бер караганда, бик характерлы рольләр, ә безнең татар тамашачысы өчен герой белән героиня гына мөһим иде. Аларны гына ярату, аларга гына карап утыру бар иде. Икенче рольләргә кимсетеп карыйлар иде сыман. Безне спектакльдән соң фатирларга алалар. Һәм нигә­дер рольләргә карап сайлыйлар кебек иде. Яратмыйча гына да алып кайтканнары булды. Роль биргәч,
иң элек, шуның белән авылларга барасымны күз алдыма китерә идем. Әлеге образда сине кабул итәләрме, юкмы? Бу – театрда эшли баш­лау­ның беренче мәлләренә хас иде. Соңрак инде белеп, танып чакыра башладылар. 


Чегән мәдәнияте белән җен­ләнеп килгән яшь актриса чегән кызы ролен уйный
алдымы? 

– Юк, анысы булмады. Әмма чегән кызы темпераментын геройларыма бирә алдым. Нәбирә Гый­матдинованың «Сихерче»сендә Сәвиләнең яшь чагын уйнадым. Бик матур барды ул безнең театрда. Кызның хисләрен чегәннәрчә ачарга тырыштым. Табигать, хисләр, Тә­миндар белән аңлашулар... Аннан соң Фәнис Яруллинның «Сөембикә егет сайлый» музыкаль спектаклен Илдар абый Хәйруллин куйды. Төп рольне миңа бирде. Анда да яшь кызны уйнадым. Яшьлек инде ул үзе темперамент, үзенә аерым бер энергетика. Сөембикәгә дә  әнә шуларны салдым. Гомумән, Илдар абыйга мин бик рәхмәтле. «Әстәгъфирулла»да Иркә ролен бирде. Әлеге зур рольләр мине баетты, ныгытты, эшләргә көч өстәде. 


Димәк, сез характерлы рольләрне үз итәсез?
– Әйе, чөнки аларда темперамент бар, ә ул – минем амплуа. Бездә «Чулпан» спектакле бара. Аны Резеда Гарипова куйды. Ул хатын-кызның табигатен аңлый торган режиссер. Миңа Чулпанның әнисен тапшырды. Фатыйма – элекке акт­риса, авырый. Миңа аны бик тыйнак, әкрен генә уйнарга кирәк иде. Ул рольнең ничек авыр бирелүен белсәгез икән! Ни өченме? Чөнки темпераментым башка. Халык телендә әйтелгән пешмәгәнлекне яратмыйм. Ул образга озак ияләш­тем. Бөтен энергиямне дилбегәдә тотарга, җибәрмәскә өйрәнергә кирәк иде. «Авыру булса да, бөтен­ләй үлмәгән бит ул», – дип әйтә идем режиссерга. Минемчә, кеше исән булганда ничек тә яшәргә тыпырчына. 


Яшь кызлар ролен уйнамый башлау актрисаның кризис чорымы? Беренче тапкыр сәхнәдә әби ролен уйнау авырмы ул?
– Картаюдан, тамашачыга ямьсез булып күренүдән курыкканнар бардыр, ә минем аңа исем китми. Роль ул – бары образ. «Назлы кияү»дә яучы карчык – Шәмси ролен уйныйм. Димче, уйлап карасаң, бик темпераментлы хатын-кыз, тик барыбер әби инде. Мин аны бик яратып уйныйм. Беләсезме, актриса өчен иң авыр чор кайчан? Һич тә әби ролен алу белән бәйле түгел ул. Менә син премьерага әзерләнәсең, тырышып образыңны тудырасың. Бар да яхшы кебек,
ә режиссер: «Премьерада син тү­гел, башка составтагы актриса уй­ный», – ди. Иң авыры шушы сүз­ләрне ишетү. Бу яшьлеккә дә, картлыкка да карамый. Тораташ катып кала­сың. Психикасы нык икән, акт­риса бу хәлдән чыга, сына икән – юкка чыга инде. Кемдер китә, кемдер үзенә бикләнә: эшли, әмма икенче планетада яшәгән шикелле. Актриса тормышында булачак бу сынауны белә идем. Өлкән актрисалар – Фатыйма Ильская, Галия Кай­бицкая, Гәүһәр Камаловалар белән якыннан аралаштым. «Син бу чорны уза аласың икән, сәхнәдә киләчәгең булачак. Юк икән, тырышып та тор­ма, карьераңа нокта куй», – дигән иде Гәүһәр апа Камалова. Мин сын­мадым. Роль­ләрем юк вакытлар да булды. «Сез декретка киттегезме әллә, юкка чыктыгыз», – дип сорыйлар иде. «Юк, кит­мәдем, димәк, әле сәхнәгә чыгарга вакытым җитмәгән, әле режиссер мине күрми», – дип әйтә идем. Моңа фәлсәфи карыйм. Һәрбер артистка үз ризыгы би­рел­гән. Безнең ризык ул – рольләр.


Сез 38 ел буе сәхнәдә. Бу елларда сәхнә никадәр үзгәрде?
– Тормыш үзгәргән кебек сәхнә дә үзгәрә. Дөрес, кайсыбер әйберләрне үзгәртәсе килми, әмма бу бездән генә тормый. Спектакльгә әзерләнгәндә «өстәл чоры»н югалт-маска иде, ул актер копилкасында булырга тиеш. Рольне тараталар да, бергәләп утырып карыйбыз, тикше-рәбез, характерлар эзлибез. Өстәл артында сөйләшеп, «тезеп» бетергәч кенә сәхнәгә китәбез. Роль өстәл янында күз алдына килми икән, аны сәхнәдә ачу катлаулана. Образ эшләү бик авыр, әмма бик рәхәт процесс! Театрда эшләү өч этапта бара: яшьлек, урта һәм өлкәнлек чоры. Мин хәзер өченчесенә кереп барам. Инде зур багажым бар. Артистның язмышы режиссердан тора. Режиссер кабул итсә, рольләр бирсә, эшлисең инде... Әле мин үзебезнең режиссерга ияләшеп кенә барам. Аны карыйм, өйрәнәм, анализлыйм. Тормышта да шулай бит. Яңа танышыңны өйрәнеп бетмичә, ачылмыйсың. Табигатем буенча авыр ияләшәм, тормышыма яңа кешеләрне авыр кертәм. 


Иң истә калган ролегез нинди?


– Алар бөтенесе дә кадерле. Күңелгә кереп калган спектакльдәге геройның сүзләре белән сөйләшеп китәсең кайчак. Эчке тавыш роль­ләрем цитатасы белән сөйләгән чаклар була. «Кайсы спектакльдән соң әле бу сүзләр?» – дип, исемә төшереп азапланам. Иң истә калган ролем – «Әстәгъфирулла»да Иркә. Мин ул рольгә бик авыр кердем. Героиняны, аның сыйфатларын ка-
бул итә алмыйча интектем. Ире белән аерылышып, иренең дустына кияүгә чыга ул. Тормышта ул героем кебек эшли алмас идем. Җит­мәсә, әле яшь чагым. Иренә идән ю, ашарга пешер дип әмер бирә. Бу спектакльне авылда уйнаганда бер абый торып басты да кычкырырга тотынды. «Хатын-кыз башың белән иргә эш кушасың...» – дип, ямьсез сүзләр белән сүгә мине… Ул спектакльне уйнаган саен шул урынга җитәрәк шөбһәләнә идем. Хәзер тагын кем торып кычкырыр икән дип уйладым. Илдар Юзеев-ның «Мәкәрҗәгә барган идек» спектакле күңелемдә калды. Беренче-дән, Илдар абыйның теле бик матур, йомшак. Икенчедән, элекке чор, татар кызлары... Минем героиня бер артистка гашыйк була. Хыялый кыз баланың беренче саф хисләрен уйнау бик ошый иде. Чисталык, мәхәббәт... Менә шундый бер-берсенә каршы булган ике роль. Әкиятләрдә уйнарга яратам. Рәшит Заһидуллин күп чыгара иде аларны. Әкияттә уйнау – зур имтихан.
Балалар кабул итә икән, димәк, постановка югары дәрәҗәдә башкарылган. Сабыйлар бит алар бик сизгер күңелле, аларны алдап булмый. Менә шул әкият­ләрдә катнашу бер рәхәтлек бирә. Хәзер безнең театрда Шамил Фәр­хетдиновның «Тылсым­лы арена» әкияте бара. Шунда Филия дигән хайванны уйныйм. Әкияттә бит хәрәкәт кирәк. Һаман да шул темпераментымны кулланыр урын ул. Бүгенге репертуарда мин катнашкан спек­такльләр аз түгел – «Мәхәббәт баскычлары», «Беренче мәхәббәт», «Эх, алмагачлары!», «Туган-тумача»…


Ә нинди роль турында хыялланып та уйный алмадыгыз?
– Рус классикасында уйнарга өметләнгән идем. Островский әсәрендә... Әмма безнең тамаша-чылар тәрҗемә әсәрләрен яратып бетерми. Әйе, мин әле дә чегән мәдәниятенә гашыйкмын. Соңгы сүзне дә әйтеп, елап та булмый торган күңел тулган чаклар була, шунда рәхәтләнеп чегәнчә җырлап җибәрәсең... Үзе бер терапия инде! 


Актерның бәхете нәрсәдә?
– Иң элек сау-сәламәт булуында. Якыннары белән гармониядә яшә­вендә. Әнием, апа һәм мин генә Казанда. Башка туганнарыбыз, бердәнбер кызым белән киявем дә Мәскәүдә. Мин үземне театрда кияүдә дип әйтәм. Иремнең әти-әниләре актриса булуымны кабул итә алмады. Озак яши алмадык, аерылыштык. Аннан соң инде кемнедер көйләп яшисем килмәде. Рольләремә чумдым. Актерның бәхете – театр белән яшәвендә. Роль көтү дә бәхет. Көтү дә, эмоцияләр дә, тормышның авыр чорлары да актриса багажын баета гына. Олы­гайган саен үзеңә карата таләпләр дә арта. Үземне актер буларак ачып бетердем дип әйтә алмыйм әле. Алай дип уйласам, һөнәремнән китәргә генә кала. Үз-үзеңне күр­сәтү ул – тормышның дәвам итүе.  Ә минем әле театрда тормышым дәвам итә. 


Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар