Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Актриса Резидә Сәлаховадан бәхетле булу һәм уңышка ирешү серләре

1. Иң беренче, әлбәттә, барысы да гаиләдән һәм кечкенәдән үк алган тәрбиядән башлана дип уйлыйм. Кыз кешегә дөрес итеп тәрбия бирергә кирәк. Әти-әнигә, олы кешегә хөрмәт белән карарга, олыны – олы, кечене кече итә белергә өйрәтергә....


1. Иң беренче, әлбәттә, барысы да гаиләдән һәм кечкенәдән үк алган тәрбиядән башлана дип уйлыйм. Кыз кешегә дөрес итеп тәрбия бирергә кирәк. Әти-әнигә, олы кешегә хөрмәт белән карарга, олыны – олы, кечене кече итә белергә өйрәтергә. Әтисен хөрмәт итсә, үз иренә дә хөрмәт була дигән сүз. Шуңа күрә ир-ат затына хөрмәт уятып, кечкенәдән әти кешегә хөрмәт белән карарга өйрәтеп үстерү мөһим.


2. Һәрбер кеше өчен иң җаваплы мизгелләрнең берсе – дөрес итеп һөнәр сайлый белү, минемчә. Чөнки бу очракта язмышың хәл ителә дисәң дә ялгыш булмас. 


3. Хатын-кыз бәхете өчен иң мөһим әйберләрнең берсе – әлбәттә, уңышлы кияүгә чыгу. Бу инде бай, җитеш тормышлы кеше белән генә чәчләреңне бәйләү дигән сүз түгел. Сайлаган кешең матди яктан гына түгел, рухи яктан да бай булсын. Сине аңларлык, сине нинди булсаң шулай итеп кабул итәрлек кеше булсын ул. 


4. Кыз кешегә кечкенәдән үк сәламәтлегенә игътибарлы булырга кирәк. Чөнки ул ана буласы кеше. Әни булырга теләгән һәр хатын-кызга Аллаһы Тәгалә бәби бирсен иде!


5. Бу теләкләрне дәү әнием минем әнигә тели торган булган, әниебез – безгә, ә без хәзер үзебезнең балаларга телибез: «Кеше күзенә мәхәббәтле күренсәң иде», – дибез. Кеше күзенә мәхәббәтле күренү  – бик мөһим нәрсә икән ул. Иҗат дөньясында гына түгел, гомумән дә. Һәм шулай ук кирәкле вакытта кирәкле урында була белү дә зур нәрсә.


6. Уңышка ирешү өчен бик тә коммуникатив булу, кеше белән аралаша, уртак тел таба белү кирәк. Тәкәбберлек, артык горурлык яхшыга илтми. Әлбәттә, сүз ялагайлык турында бармый. Артык мин-минлекле булмыйча, башка кешеләрнең дә фикерләренә колак салып, әмма шул ук вакытта үзеңнең максаларыңа тугры калып яшәгәндә, күп нәрсәгә ирешеп була.


7. Кешеләрне алдамаска, гадел булырга тырышыгыз. Гаделсезлек үтерә торган әйбер. Шуңа да гадел, коллегаларыңа карата яхшы мөнәсәбәттә булсаң, кешене алдамасаң, уңышка да ирешерсең, җаның да тыныч булыр.


8. Үз эшеңнең профессионалы булу. Ни кызганыч, хәзерге заманда бик күп кенә кәнәфиләрдә профессионал булмаган кешеләр утыра, шуңа күрә еш кына проблемалар килеп чыга. 


9. Уңышка ирешү темасын дәвам итеп, әгәр бер проект булдырасың икән, аның, башкалардан аерылып тора торган үзенчәлеге булырга тиеш. Бу шулай ук шәхеснең үзенә дә карый.


10. Өстенлекләрне дөрес итеп билгеләү дә кирәк. Артык карьерага бирелеп, гаиләсез калу, шулай ук гаилә турында гына уйлап, бар тормышыңны гаиләгә, йортка гына багышлап, җәмгыятьтә кирәксез шәхескә әйләнү очраклары да бар. Шуңа да барысын да җиде кат үлчәп, акылыгызны да, йөрәгегезне дә бердәй тыңлап, бәхетле булып яшәгез, кызлар! 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Туганнарыма унышлар телэп калам хормэт белэн туганныгыз

    Хәзер укыйлар