Логотип
Салатлар

Венгерча борыч салаты 

Кирәк:  5 кг болгар борычы... 

Кирәк: 

 

5 кг болгар борычы. 

Һәрбер ярты литрлы банка өчен: 

3-5 данә борчаклы борыч; 

1 тырнак сарымсак; 

1 данә дәфнә яфрагы (лавровый лист). 

 

Маринад өчен рассол: 

 

1 л су; 

20 г тоз; 

20 г шикәр комы; 

100 мл аш серкәсе (уксус). 

 

Эш барышы: 

 

Кып-кызыл борычларны юып, орлыкларыннан, сабыннан арындырабыз да, буй-буйлап турыйбыз. 

Суны кайнатып, тоз, шикәр комы салабыз. Шунда ук туралган борычны да өстибез һәм 6 минут кайнатабыз. 

Борычны тишекле сөзгеч (шумовка) аша алып юабыз. 

Стерильләнгән банкаларга дәфнә яфрагы, 2 борчак кара борыч, туралган сарымсак салып чыгабыз. Шулар өстенә борычны урнаштырабыз. 

Кайнап чыккан рассолга аш серкәсе өстәп, 1-2 минут кайнаганнан соң, банкаларга салып чыгабыз. Калай капкачлар белән ябып, өстен томалап, суынганчы тотабыз. 

Суынып беткәч, суыткычка урнаштырып, шунда саклыйбыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар