Салатлар
Тузганак салаты һәм башкалар
Кузгалак салаты
Яшь кузгалак яфракларын салкын суда юыгыз да киң тасмалап аркылыга турагыз. Шуны тирән кәстрүлгә салып, өстенә тоз, борыч һәм каймак кушып, барысын бергә болгатыгыз. Тәменә карап, кирәгенчә шикәр комы өстәгез. Аннары катнашманы салат савытына бушатып, кырларын кузгалак яфраклары һәм пешкән йомырка кисәкләре белән бизәгез. Өстенә туралган укроп сибегез.
100 грамм кузгалакка: 50 г каймак, 1 пешкән йомырка, тоз, борыч кирәк.
тып чыгарыгыз. Шуңа вак итеп туралган башлы суган, вак угычта уылган кишер, май, тоз, борыч өстәп, әзер булганчы пешерегез. Әлеге шулпага бака яфрагы һөм тугланган чи йомырка кушып, кайнатып чыгарыгыз. Ашны кайнар килеш табынга куегыз.
Тузганак салаты
Юылган тузганак яфракларын 2 сантиметр киңлектә тасмалап турагыз да кайнар су белән пешекләп, сөзгечтә саркытыгыз. Шуны тирән савытка салып, өстенә юып бүрттерелгән йөзем, шикәр комы, каймак, тоз кушып, барысын бергә болгатыгыз. Салатны ун минут суыткычта тотып, махсус савытка таусыман өеп куегыз. Кырларын тузганак яфраклары һәм йомырка кисәкләре белән бизәгез.
150 г тузганак яфрагына: 30 г йөзем, 15 г шикәр комы, 1 йомырка, 50 г каймак кирәк.
Бака Яфрагы салаты
Яшь бака яфракларын салкын су белән юыгыз һәм сөзгечкә бушатып, кайнар су белән пешекләгез. Яфракларны тастымал белән корытып, эре саламлап турагыз. Шуңа ваклап туралган башлы яисә яшел суган, пешкән йомырка, тоз, борыч, каймак яисә майонез кушып болгатыгыз.
1 өлеш өчен: 250 г бака яфрагы, 100 г бәрәңге, 25 өр г башлы суган һәм кишер, 30 г каймак, 1 йомырка, тоз, борыч кирәк.
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк