Шалканнан бик файдалы салат ясыйк әле! Шалканда каротин, А, В1, В2, В5, В6, В9 (фолиевая кислота), К, С и РР витаминнары, калий тозлары, магний, кальций, фосфор, тимер һәм башка файдалы элементлар күп.
Кирәк:
* шалкан – 2 данә;
* кишер – 1 данә;
* сарымсак – 1-2 төш;
* каймак– 2 аш кашыгы;
* тоз – тәменчә;
* петрушка.
Эш барышы:
1. Шалкан һәм кишерне яхшылап юып, әрчибез.
2. Корея кишерен телемли торган угычта - шалкан белән кишерне, сарымсакны исә вак угычта уабыз.
3. Тоз сибәбез. Савытка күчерәбез. Каймак белән бизибез.
Петрушка яфрагы белән бизибез.
Комментарий юк