Логотип
Салатлар

Салат рецептлары

Кишер, суган һәм сырдан
Кишер белән алманы вак саламлап турагыз. Шуңа ваклап туралган йомырка, җиңелчә кыздырылган башлы суган һәм майонез кушып, барысын бергә болгатыгыз. Салатны савытка өеп салыгыз да, өстенә угычта уылган сыр сибеп, кишер кисәкләре белән бизәгез.
Салат өчен: 2 пешкән кишер, 1 алма, 5 аш кашыгы уыл­ган сыр, 1 баш суган, 250 г майонез кирәк.

Балык белән чөгендердән
Вак итеп туралган сельдь кисәкләрен салат савыты төбенә салыгыз. Аннары туралган ашамлыкларны бер-берсе өстенә түбәндәге тәртиптә, болгатмыйча гына катламлап өегез. Балык өстенә ваклап туралган башлы суган, майонез, эре угычта уылган чөгендер, тагын майонез, эре угычта уылган кишер, кабат майонез, угычта уылган алма һәм әлбәттә инде иң өстенә яңадан майонез сибегез.

Тавык ите белән маринадланган кыярдан
Иң элек пешкән тавык итен тасмалап турагыз. Кабыкта пешкән бәрәңгене кисәкләп, кыярны саламлап, ә пешкән йомырканы ваклап турагыз. Шуларның барысын бергә кушып, алдан әзерләнгән соус салып болгатыгыз.
Салат өчен: 400 г пешкән тавык ите, 4-5 бәрәңге, 4 маринадланган кыяр, 1 стакан консервланган яшел борчак, 3 йомырка, 250 г майонез, 1 аш кашыгы лимон согы, 1 чәй кашыгы томат пастасы, тоз, борыч һәм шикәр комы кирәк. Соус болай ясала: майонезга томат пастасы, лимон согы, шикәр комы, тоз, борыч кушып болгатыгыз.

Яшел борчак белән сырдан
Йомшак (плавленый) сырны эре угычта уыгыз, йомырканы шакмаклап турагыз. Шуңа яшел борчак, тоз, борыч һәм майонез сибеп болгатыгыз.
Салатка 1 стакан консервланган борчак, 2 пачка йомшак сыр, 3-4 пешкән йомырка, 250 г майонез, тоз һәм борыч кирәк.


Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар