Логотип
Салатлар

Кышка чөгендер белән кыздырыган суган әзерлибез

Вак чөгендерем күп булды быел. Әрәм булмасын өчен, мин аннан кышка универсаль заготовка әзерләп куям. Аннан борщ та, винегрет та ясап була. 

Кирәк:

* чөгендер – 3 кг;
* башлы суган – 1 кг;
* көнбагыш мае – 200 мл;
* тоз – 1 аш кашыгы;
* тростник шикәре – 3 кисәк;
* кара борыч;
* алма серкәсе (6%) – 3 аш кашыгы.
 

Эш барышы:

1. Суганны вак итеп турап, вок табасында кыздырабыз. 


2. Алдан пешкән чөгендерне угычтан чыгарабыз.


3. Уылган кишерне һәм кыздырылган суганны кушып, тоз, борыч, шикәр өстибез.


4. Алма серкәсе салып болгатыбыз.



5. 30 минут капкач астында салмак утта тотабыз. Бер-ике мәртәбә болгатып алсагыз була.

6. Измәне стериль банкаларга тутырып, капкач белән каплыйбыз. Банкаларны салкынча урында саклыйбыз. Закуска итеп өстәлгә китргәндә яшелчә белән бизибез.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар