Логотип
Салатлар

«Кырмыска оясы» салаты 

Кырмыска оясын хәтерләткән бу салат яшел кыяр, помидор, сыр, чеснок белән әзерләнгәнгә үзенчәлекле пикант тәм биреп тора. 

Кырмыска оясын хәтерләткән бу салат яшел кыяр, помидор, сыр, чеснок белән әзерләнгәнгә үзенчәлекле пикант тәм биреп тора. 

 

Кирәк:

 

200 г тавыкның бот ите; 

1 помидор; 

2 кечерәк яшел кыяр; 

ярты данә кызыл татлы борыч; 

40 г каты булган сыр; 

2 тырнак сарымсак; 

100 г майонез; 

2 бәрәңге; 

100 мл рафинадланган үсемлек мае; 

3 кыяк яшел суган; 

тәменчә – тоз, борыч. 

 

Эш барышы: 

 

Помидорны шома ягыннан үткен пычак белән аркылы-торкылы (крест-накрест) кисем ясап,өстенә кайнар су коябыз, аны шундук салкын су астында тотып, кабыгыннан арындырабыз. Помидорны дүрткә бүлеп, бал кашыгы белән орлыкларын алабыз, шакмаклап турыйбыз. Кыярны эре корей угычыннан саламлап уабыз (пычак белән киссәк тә була).Борычны да орлыкларыннан чистартып, шулай ук шакмаклап турыйбыз. Туралган яшелчәләрнең барысын да тирән төпле савытка урнаштырабыз. 

 

Тавык ботының итен тозлы суда 20-25 минут чамасы пешерәбез. Суынгач, сөякләреннән аралап, яшелчәләр янына турап салабыз. 2 тырнак угычта уылган сарымсакны, шакмаклап туралган сырны шулай ук яшелчәләр янына салабыз. Тоз, борыч, майонез өстәп, барысын да әйбәтләп бутыйбыз. Гөмбәз (конус) сыман салат савытына бушатып, суыткычка алып куябыз. 

Ә хәзер бәрәңге саламнары ясыйбыз. Бәрәңгене чистартып, корейча кишер уа торган угычтан уабыз. Дуршлагка салып, крахмалы чыгып бетсен өчен бик әйбәтләп юабыз. 

Уылган бәрәңгене кәгазь тастымал белән корытабыз. Тирән төпле табада үсемлек маен җылытып, шул бәрәңгене берничә партия итеп алсу-кызыл төскә кергәнче кыздырабыз. Артык майдан арыныр өчен, кызган бәрәңгене кәгазь тастымалга түшибез. 

Шул арада суыткычта торган салатны алып, яссы төпле тәлинкәгә әйләндереп салабыз. Салатка кырмыска оясын хәтерләткән форма биреп, салатның кырыйларына да, уртасына да бәрәңге салып чыгабыз.

Салатның өстен дә, кырыйларын да яшел суган кыяклары белән бизибез. 

Тәмле булсын! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар