Бу рецептны шулай атавыбыз юкка гына түгел. Аның төп ингредиентлары көз сыйлары – үрдәк ите белән кабак. Казандагы «Татар» ресторанының су-шефы Эльвина ИСЛАМОВА аны безгә нәкъ ресторанның үзендәгечә итеп пешерергә өйрәтәчәк.
Менюдагы иң яраткан салатларының берсе ул Эльвинаның. «Кабак өнәмәгән кешеләр дә битараф түгел аңа, – ди әле яшь кенә булса да, рестораторлар эшендә инде шактый зур тәҗрибә тупларга өлгергән аш-су остасы.
Эльвина – Азнакай кызы. Казандагы «Халыкара сервиз» колледжын кызыл дипломга тәмамлап, хезмәт юлын «Татар» ресторанында – салатлар әзерләү цехында башлап җибәргән. Ашчы булу – аның мәктәптә укыганда ук туган хыялы. «Дәү әнием Фираяга охшарга теләгәнмендер, мөгаен, – дип аңлата моны үзе. – Ул пешергән ризыклар ашап туйгысыз була. Кечкенәдән аңа булышып йөреп, күңелемдә бу эшкә мәхәббәт барлыкка килгәнгәдер, киләчәгемне ашчы һөнәре белән бәйләдем, һәм бер дә үкенмәдем. Ризык әзерләү дә иҗади эш ул». Буш вакытларында чигәргә һәм китап укырга ярата икән Эльвина. Һәм, әлбәттә инде, якыннарын тәмле ризыклар белән дә сыйларга тырыша. Су-шефның үзенә ияреп, без дә ресторан сые булган шушы салатны әзерләп сыйлык әле гаиләбезне.
Кирәк
0,5 кг чистартылган кабак, 250 г кишер, бер-ике тырнак сарымсак, тәменчә тоз-борыч, 100 мл сөт өсте (22%лы), 150 г пешереп ысланган үрдәк түше.
Соус өчен: 50 г үсемлек мае, 1 аш кашыгы соя соусы, 1 аш кашыгы сыек бал, 1 чәй кашыгы дижон горчицасы (гадие дә ярый), 1 чәй кашыгы бөртекле горчица.
Бизәр өчен каклаган помидор, 50 г әстерхан чикләвеге, бәлзәмле крем.
Эш барышы

Кабак белән кишерне эре кисәкләргә турап, кәстрүлгә тутырабыз. Тәменчә тоз белән борыч, вакланган сарымсак өстәп, пешерергә куябыз. Төбенә ябышмасын өчен аз гына су салабыз. Яшелчәләр йомшарганчы пешәргә тиеш.

Калын төпле савытка сөт өстен салып, кайнау дәрәҗәсенә җиткерәбез. Уттан алып, пешкән яшелчәләр янына кушабыз һәм барысын бергә блендер белән ботка хәленә килгәнче издерәбез.

Салатка тәм бирер өчен баллы соус әзерлибез: үсемлек мае, сыек бал, ике төрле горчица, соя соусын бергә кушып, блендер белән күпертәбез. Әлеге соус башка төрле салатларга кушар өчен дә яхшы.

Пешереп ысланган («варено-копченая») үрдәкнең түш итен аркылыга 0,3–0,5 мм калынлыгында теләбез. Бер порция салат өчен якынча 35 г ит кирәк була. Пешереп ысланган үрдәк түше зур кибетләрдә сатыла.

Кабыгыннан чистартылган әстерхан чикләвеген коры табада берничә минут кыздырып алабыз. Суынгач, юка элпәсеннән аралап, кул белән генә ваклап сындырабыз. Бик нык ваклап бетерергә кирәкми.

Салатны җыябыз. Зур сай тәлинкәгә 100 г кабак пюресын салып, тәлинкә төбенә тигезләп җәябез. Аның өстенә буйдан-буйга руккола һәм микс-салат яфраклары түшибез. Аларның һәрберсе 10 г алына.

Яфраклар өстенә ике яклап ит телемнәрен тезеп чыгабыз. Кырыйларына какланган помидор кисәкләре куябыз һәм вакланган чикләвек сибәбез.

Салатны җыеп бетергәннән соң өстеннән баллы соусны бөркибез. Иң ахырдан бәлзәмле крем белән бизибез. Үрдәк ите кушылган кабак салаты әзер! Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк