Гүзәл Уразовадан экзотик сый

Оҗмах сые булырдай бу ризыкны Гүзәл УРАЗОВА Таиландтан өйрә-неп кайткан. Ул гел шулай, кая барса да, ниндидер яңа рецепт өйрәнеп кайта икән. Пешергән ашларының тәмле генә түгел, файда-лы булуын да кайгырта Гүзәл. Шунсыз булмый да, ире Илдар Хәкимов белән алар икесе дә сәхнә кешесе. Ә сәхнә гел дә матур-лыкны, буй-сын зифалыгын таләп итә. Ул бүген безгә тәкъдим итә торган ризык та гәүдәгә артык авырлык өстәмәячәк, шуңа күрә шикләнмичә сез дә әзерләп сыйланыгыз.
* 1 ананас;
* 200 г креветка;
* 1 стакан пешкән дөге;
* 1 уч кешью чикләвеге;
* ярты тавык түше;
* ярты стакан яшел борчак (туңдырылган);
* 1 баш суган;
* 2 аш кашыгы балык соусы;
* 2 аш кашыгы соя соусы;
* тәменчә тоз, борыч;
* 2 тырнак сарымсак;
* 1 аш кашыгы шикәр комы.
Креветкаларны пешереп, чистартабыз һәм аларны да табадагы яшелчәләр янына кушабыз. Тәменчә тоз һәм шикәр комы өстибез. Борыч сибәбез. Таиландта ак борыч кулланалар, ә без, ак борыч таба алмагач, борычлар җыелмасы алдык.
Ананасны буйга урталай ярып, эчен алабыз. Кабыгын ташламыйбыз, ул кирәк булачак әле. Ананас йомшагын ваклап турап, аны да табага «озатабыз». Ананасның консервланганын да кулланырга ярый. Ул очракта шикәр комы кушарга кирәк түгел.
Озынча дөгене юып (дөгенең «Басматти» яки «Жасмин» дигәне яхшы була), кайнап торган тозлы суда пешереп алабыз. Әзер булгач, тишек-ле чүмечкә салып, суын саркытабыз. Берничә тапкыр салкын су белән юдырганнан соң, аны да табага салабыз.
Чикләвекне, балык һәм соя соусларын да өстәп, сак кына болгатабыз.
Әзер ризыкны табынга ананас кабыгына салып чыгарабыз. Өстен креветкалар белән бизибез. Янына яшелчә-ләр һәм яшел аштәмләткечләр куярга була. Ашларыгыз тәмле булсын!
Кирәк:
(ике кеше өчен:)* 1 ананас;
* 200 г креветка;
* 1 стакан пешкән дөге;
* 1 уч кешью чикләвеге;
* ярты тавык түше;
* ярты стакан яшел борчак (туңдырылган);
* 1 баш суган;
* 2 аш кашыгы балык соусы;
* 2 аш кашыгы соя соусы;
* тәменчә тоз, борыч;
* 2 тырнак сарымсак;
* 1 аш кашыгы шикәр комы.
Эш барышы:
Тавык түшен һәм суганны ваклап турыйбыз, сарымсакны вак угычтан уабыз. Иң элек сарымсакны кыздырабыз, аннан соң тавык итен салабыз. Бераздан суган белән яшел борчакны өстибез.Креветкаларны пешереп, чистартабыз һәм аларны да табадагы яшелчәләр янына кушабыз. Тәменчә тоз һәм шикәр комы өстибез. Борыч сибәбез. Таиландта ак борыч кулланалар, ә без, ак борыч таба алмагач, борычлар җыелмасы алдык.
Ананасны буйга урталай ярып, эчен алабыз. Кабыгын ташламыйбыз, ул кирәк булачак әле. Ананас йомшагын ваклап турап, аны да табага «озатабыз». Ананасның консервланганын да кулланырга ярый. Ул очракта шикәр комы кушарга кирәк түгел.
Озынча дөгене юып (дөгенең «Басматти» яки «Жасмин» дигәне яхшы була), кайнап торган тозлы суда пешереп алабыз. Әзер булгач, тишек-ле чүмечкә салып, суын саркытабыз. Берничә тапкыр салкын су белән юдырганнан соң, аны да табага салабыз.
Чикләвекне, балык һәм соя соусларын да өстәп, сак кына болгатабыз.
Әзер ризыкны табынга ананас кабыгына салып чыгарабыз. Өстен креветкалар белән бизибез. Янына яшелчә-ләр һәм яшел аштәмләткечләр куярга була. Ашларыгыз тәмле булсын!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
Соңгы комментарийлар
-
25 сентябрь 2023 - 07:55Без имениБухать кыенлыкларга тузучелэр булмастыр дим Хэзер без рэхэткэ чыгып алмыйбыз аллахеа тапшырдык рэхмэт авторгаҖиңги
-
25 сентябрь 2023 - 09:09Без имениБезнен энидэ сугыш вакытында булган хэллэрне сойли тырган иде, бердэ онытылмый. Яшь кенэ кызлар бик, бик тузеп, тылдагы халык белэн бергэлэп фронт тотканнар. Жаннары Жэннэт бакчаларында булсын инде энилэребезнен💥💥💥Җиңги
-
24 сентябрь 2023 - 17:38Без имениНиках ата-ана өстендә. А менә туй дигәне... Киленнең бик матур иттереп ясанып селфиларын, фотоларын тезэсе килэ икән, узе өчен узе тулэсен. Яшьләр хәзер мәнсез. Никах уткәргәнсез икән, туен кыз ата анасы әмәлләсен. Акча беркемдэ дэ артык тугелНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
23 сентябрь 2023 - 08:21Без имениҮзегез гаепле,нигә кыланырга иде. Малаегыз да тәрбиясез,әти әнигә шул сүзне әйтергә.Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.