Логотип
Салатлар

Булгур салаты

Кирәк:

* булгур – 5 аш кашыгы;
* баллы борыч – 1 данә;
* кызыл суган – яртысы;
* катырылган спаржалы кузаклы фасоль – 100 г;
* тоз, борыч.


Соус:

* зәйтүн мае – 2 аш кашыгы;
* соя соусы – 1 чәй кашыгы;
* бал – 1 чәй кашыгы;
* сарымсак – 1 теш;
* ярты лимон;
* петрушка.
 

Эш барышы:


1. Булгурны кайнар суга салып, ризык пленкасы белән каплыйбыз. Берәр сәгатькә калдырып торабыз. Билгеләнгән вакыт узуга булгурны ашап та була. Теләсәгез, 1-2 минут кайнатып алыгыз. Тишекле чүмечкә салып, суын агызабыз. 


2. Спаржалы кузаклы фасольне җебетәбез. Кыйгачлап турыйбыз һәм әз генә зәйтүн мае салынган табада 2 минут дәвамында кыздырабыз.


3. Борычны төшләреннән арындырыбыз һәм вак шакмакларга турыйбыз.


4. Суганнны ярымбоҗралар рәвешендә юка итеп телемлибез. Агып торган салкын суда юып алабыз. 


5. Барысын да бер савытка салабыз.



6. Соус әзерлибез: 
Чынаякка зәйтүн мае, соя соусы, сытылган сарымсак, бал салабыз. Ярты лимонны сытып, болгатабыз.


7. Салатыбызга соус агызабыз. Тоз-борыч сибеп болгатабыз. 


8. Салатны петрушка яфраклары белән бизибез.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар