Логотип
Салатлар

Баклажаннан «заморский» салат

Бүген хезмәттәшебез Ландыш Әбүдәрова безне шундый да тәмле салат белән сыйлады. Кичә генә үзләре ясап япканнар икән. «М-м!» дия-дия авыз иттек. Яшелчәләр бар чагында, ясап калыгыз – менә рецепты!

Кирәк: 2 кг помидор;

1,5 кг баклажан;

0,5 стакан аш серкәсе;

1 стакан (яртысы да җитә икән) үсемлек мае;

2-3 тырнак сарымсак;

тәменчә тоз белән борыч;

1 тулыр-тулмас стакан шикәр комы.

 

Эш барышы:

помидорлар белән сарымсакны иттарткычтан үткәрергә.

Шуңа тоз, борыч, аш серкәсе, май, шикәр комы салып, 5 минут пешерергә.

Баклажанны аерым суда 5 минут пешерергә. Аннан кабыгын чистартып, турарга.

Кайнап утырган помидорга баклажаннарны салып, 20 минут пешерергә. Аннары угычтан уылган сарымсак өстәп, тагын 5 минут пешерергә һәм утны сүндерергә.

 

Бик тә, бик тә тәмле! Әзерләп карагыз әле, үкенмисез.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар