Күренекле драматург, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Туфан МИҢНУЛЛИНның тормыш кагыйдәләре
Дөнья күпкырлы. Без аны еш кына аңлап та бетермибез. Чабабыз, кабаланабыз. Күңел тибрәнүе, җан авазы дигән төшенчәләрнең мәгънәсен аңларга вакытыбыз җитми. Кайвакыт җан авазы кемнең кем баласы икәнен исенә төшерә дә, сискәнеп куябыз. Тел ул аралашу коралы гына түгел икән ләбаса. Ул күңелдәге җыел-ган изге сүзләрне аңлатучы ата-бабалар васыяте дә икән. Үзебез дә аңлап бетермәгән кайтавазларны сиземләү чарасы икән.
Кеше шундый зат ки – аңа бозылыр өчен ике-өч ай вакыт җитә, ә тәртипле, инсафлы, намуслы — кыскасы, төпле кеше булып яшәр өчен гомере дә җитми.
Әнием турында сөйләгәндә, аны искә алганда да, мин һәрвакыт горурланып, аның безне теләнергә чыгармавына рәхмәт әйтәм. Ачлыктан шешенгәндә дә без теләнмәдек. Теләнчелек психологиясе безгә йокмый калды. Шул мескенлек, теләнчелектән азат булу бүген мине шәхес итеп саклап килә. Мин үземне бөек милләтнең бер баласы дип, милләтем белән горурланам.
Әни дә, бүтән туганнар да горурланалар иде нәсел белән. Гомумән, нәсел белән горурлану татар халкына хас сыйфат ул. Хәзер бу сыйфат әкренләп югала бара бугай. Нәселен белмәүчеләр артканнан-арта бара. Кем баласы икәнен белмәүчеләр һәм белергә дә теләмәүчеләр дөнья тулы. Шуңа күрә дә дөньяның рәте китте. Нәсел белән горурлану үз-үзеңне тәрбияләүнең иң камил формасыдыр ул. Үзеңне һәрвакыт яхшы, уңган, тәртипле, итагатьле нәселдәшләрең белән чагыштырып, аларга охшарга, аларның йөзләренә кызыллык китермәскә тырышасың.
Ходай тарафыннан сәләтле итеп яратылган яшьләргә шуны аңлатасым килә. Ходай кешене сәләтле итеп ярата, талантлы булу үзеңнән тора. Эшләсәң, тырышсаң – буласың, авыз ерып, акыл сатып йөрсәң – каласың.
Мине язарга мәҗбүр иткән нәрсә күптәнге тема: аналар һәм балалар мәсьәләсе. Дөресрәге, аналарның балаларына мөнәсәбәте. Без бүгенге көндә бала тәрбияләүне мәктәп, эше, милиция эше дип санарга өйрәнеп барабыз. Ә бит бик күптәнге хакыйкать – бала киләчәктә яшәр өчен төп юнәлешне гаиләдә алырга тиеш, әхлак нормаларын ата-анасының күзәтүе астында үзләш-терә башларга тиеш. Әгәр бала иң бәләкәй чагыннан ук гаиләнең әхлак нормаларын үзләштермәсә, аны мәктәп тә, милиция дә төзәтә алмый.
Оныкларым белән еш сөйләшәбез, фикерләшәбез, бәхәсләшәбез. Алар фикеренчә, безнең буын бөтенләй дөрес яшәмәгән. Шулайдыр, бүгенге күзлектән чыгып караганда шулай тоеладыр. Әйе, без куркытылган буын. Бүгенге яшьләр белән чагыштырып булмый безне. Без киртәнең ике ягында. Ләкин моның өчен борчылу урынсыз. Аталар һәм балалар проблемасы – мәңгелек ул. Картлар артка карый, яшьләр — алга.
Татар карчыклары турында сүз чыкты. Алар безгә әллә үзебез татар булганга сөйкемле күренәләр микән? Аклык бар аларда. Татар карчыгы кара яулык та бәйләми. Иңенә ак шәл салып, башына ак яулык бәйләгән карчыкны күрсәң, һич икеләнмичә татарча исәнләшә аласың. Уйлашып утырдык: актан киенүнең берәр хикмәте бар микән? Бүтән халыкларда алай түгел бит. Кайбер халыкларда карага төренеп йөрү кабул ителгән, кайсылары кызыл төскә мөкиббән... Бездә ак төс. Нидән икән? Күңеле ак булгангамы? Әллә чисталык билгесеме? Акны карап-юып тормасаң, тиз керләнә бит. Шуңа күрә шифаханәләрдә, сырхауханәләрдә актан киенәләр. Алай дисәң, бүтән төсне яратучыларны кимсетү булмасмы? Һич юк, бүтән халыкларны түбәнсетәсем килми. Әмма татар карчыкларының ак шәл ябынып, ак яулык бәйләүләре хак.
Авыл... Күпме сөйләдем, күпме яздым мин аның турында... Гомер үткән саен, сөйлисе сүзләрем арта гына бара. Кая гына барсам да, кайда кем булып эшләсәм дә, үземне һәрвакыт авыл кешесе итеп хис итәм. Бик күп нәрсәләргә, хәтта илдәге сәясәткә дә беренче чиратта авыл кешесе күзлегеннән карыйм. Вакыты-вакыты белән мин аны идеаллаштырам.
Үзгәртеп кору дигән нәрсәләрнең зыяны шактый булгандыр. Әмма ул әз-мәз демократия дә алып килде. Һәрхәлдә, мин үземне элеккедән күпкә иреклерәк итеп тоям. Матди тормышым элеккедән, бәлки, кайтышрактыр, әмма мин элеккегә кайтмас идем. Курку хисе, әлбәттә, бетмәгән. Ләкин ул, куркудан бигрәк, үз-үзеңне бәла-казалардан сакларга тырышу инстинктыдыр. Язганнарымда мин батыррак, кыюрак булырга тырышам. Аннары шунысы да бар бит әле: мәсәлән, нәрсә ул батырлык, кыюлык? Кем ул сорауларга төгәл җавап тапкан? Кайберәүләр әтәчләнүне дә кыюлык дип саныйлар. Минем өчен батырлык — үз йөзеңне саклап кала алу, кол булырга теләмәү, вөҗданыңа каршы бармау, үзеңә йөкләнгән бурычны үтәү.
Базардан бәрәңге сатып алып ашасам, тамагым туймый. Базардан бәрәңге сатып алганда ниндидер җинаять эшлимдер төсле тоела. Чөнки эттән дә ялкау кеше генә авылда бәрәңге утыртмый. Ничек инде ул, аяк астында кап-кара җир ятсын, син аны кысыр калдырып базарга бәрәңге алырга кит. Мин моны аңлый алмыйм, җаным кабул итми. Җирдә ни дә булса үстерергә кирәк, дигән нәрсә каныма сеңгән. Кесәмдә әллә ничә миллион акча йөрсә дә, үзем үстергән бәрәңгене ашау миңа тәмлерәк. Ризык үстерү карап торырга «кара эш» тоелса да, төбендә иҗат ята. Уңыш җыеп алгач, ул эшнең авырлыгы онытыла. Кара җир өстендә чәчелеп яткан «йодрык кадәрле, йомры гәүдәле, ак тәнле» бәрәңгеләрне күрәсең дә, җанга рәхәт булып китә. Алтын кабыклы суганны кояшта кипсен өченгә җиргә тезеп саласың да сокланып карап торасың. Беләк буе кишерне җирдән суырып алуы үзе ни тора. Ә кәбестә? Ә помидор!.. Боларны, әгәр тирәннән уйласаң, кеше үз корсагына тутырып куеп мышнап йоклар өчен генә үстерми бит. Ашау тәме белән бергә үстерү тәме дә бар. Үстергәнен кешеләргә бушлай таратып, шуңардан ләззәт алучыларны да беләм мин. Кеше иҗатсыз яши алмый. Хезмәт михнәткә әйләнә югыйсә... Базарга барып өч-дүрт кило бәрәңге алып кайтуда нинди иҗат булсын?! Үзе үстереп саткан кешедә иҗат бар, алучыда юк.
Шушы араларда 10 томлык сайланма әсәрләрем басылып чыкты. Белсәгез! Мин аларны алдыма тезеп куям да карап сөенәм. Бу бит минем хезмәтем, үземне күп нәр-сәләрдән мәхрүм итеп, еллар буе эшләгәнем, язганым. Кеше үз эшеннән тәм табарга тиеш, тәм тапмаса, ул кол хезмәте башкара дип уйлыйм.
Күпләргә мәгълүм инде, акыллы булып күренү өчен бик аз сөйләшергә, иң яхшысы дәшмәскә кирәк. Минем үземнең шул хакыйкатьне санга сукмавым аркасында еш кына ахмаклыклар эшләгәнем бар. Кемнеңдер трибунадан сөйләгән мәгънәсез яки ялган сүзен тыңлап утырам да түзә алмыйм, чәчрәп чыгып кычкырынырга тотынам. Шуңа күрә кайберәүләр миңа кырын карап йөриләр. Акыллы гына сыман үзе, җүләр сүз сөйли, дип уйлыйлардыр, күрәсең. Акыллылар, мыштым гына, ни сөйләнсә шуны йотып утыра.
Өйләнешү — үзе зур сынау: ике төрле кеше, ике төрле дөнья берләшә, бер-берсе белән власть бүлешә. Төрле менталитетта, төрле гореф-гадәтләр нигезендә үскән кешеләр өчен бу бигрәк тә авыр.
Бер хатын-кыз язучы миңа үзара сөйләшкәндә, безне санга сукмыйсыз, юл бирмисез, дип канәгатьсезлек белдергән иде. Ә мин шунда уены-чыны белән: «Әдәбият ул трамвай түгел, торып урын бирергә. Әдәбиятта җенесләр юк. Инде җигелгәнсең икән, эшләргә кирәк», дидем. Дөресен әйткәндә, тормышта ир-ат һәм хатын-кыз арасында тигез баланс булырга тиеш. Һәркемнең үз урыны бар. Хатын-кызның вазыйфасы — киләчәк буынны тәрбияләү, ир-атныкы — матди яктан тәэмин итү.
Балачакта бергә уйнап үскән һәр малай дус була. Олыгайгач башкача: дуслык — җаваплы бурыч, дустың хакына үз-үзеңне корбан итә белергә кирәк.
Әгәр дә мин патша булсам, хатын-кызлар өчен махсус югары уку йортлары ачар идем, анда төрле гомуми фәннәр, әхлак-тәрбия дәресләре, сәясәт турында лекцияләр алып барылыр иде... Хатын-кыз акыллы, белемле, тәрбияле булырга тиеш. Надан хатын-кызны гомергә яратмадым. Андыйлар белән ни турында сөйләшәсең? Әмма хатын-кыздан ир-ат эшен эшләтмәскә, мәсәлән, зарарлы производстволарга якын да җибәрмәскә кирәк. Хатын-кыз наз, матурлык чыганагы булырга тиеш ул.
Тормышта баланс бозылганда хатын-кыз кырыслана, ирләргә әверелә. Аннары, тагын бер искәрмә: авыл кызлары шәһәргә килеп бозыла. Чөнки алар ихлас, ышанучан. Кызлар, аң булыгыз, дус сайлый белү дә бик мөһим. Нинди мохиткә эләгәсең, шуңа яраклашырга мәҗбүр буласың ул.
Козловкада хатын-кызлар төрмәсендә булырга туры килде. Мәхбүсәләрнең 75 проценты – 25 яшькә кадәрге яшьләр, күбесе авылдан. Киоскларда эшләп, наркотиклар сатуда эләгеп, гаделсез уеннарга катнашып китеп, башка хәйләкәр-рәкләр гаебе аркасында җинаять җаваплылыгына тартылганнары бар. Авылда юләрлек кенә саналган шаярулар шәһәрдә җинаятькә әйләнә. Мин акыл сатарга, вәгазь укырга җыенмыйм. Яшьләр шаярырга, уйнарга, укырга, бөтен нәрсәне эшләргә тиеш, тик гамәлләре башкаларга кайгы китерерлек булмасын.
Ир кеше авырлыкларга әзер булырга тиеш. Үз-үзен саклау инстинктына да һәм бүтәннәрне, бигрәк тә хатын-кызларны, саклау инстинктына да ия булсын ир-егет.
Җыр икән – җыр булсын, сәхнә түренә менеп, теләсә нинди сүз сөйләүчеләрне өнәмим. Чагыштыруым өчен гафу итегез, сәхнә – мәчет мөнбәре кебек үк изге урын. Мәзәкнең үз урыны бар. Ә сәхнәдә берәүнең дә ни теләсә шуны сөйләргә хакы юк.
Сез трибунадан гел татарча сөйлисез, диләр миңа. Дәүләт теле трибунадан яңгырарга тиеш. Бу табигый.
Эльмира ЗАКИРОВА әзерләде.
Фото: Газинур Хафизов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк