Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Әлфия Авзалованың тормыш кагыйдәләре: «Мин халыкка җырларга өйрәнгәнмен”

«Минем хәтеремә бабайлар сүзе сеңеп калган: «Чит илгә китеп солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул». - дигән һәм дөрес тә бу. Бер кызым гаиләсе белән чит илгә китеп яшәмәкче булып тора. Мин әйттем, аңлаттым. Сез мине мәңге күрә алмаячаксыз. Ул якка муенымны борып та карамаячакмын, дидем. Кирәкми бер байлык та. Миңа кирәк исәнлек-саулык, сәламәтлек, тынычлык, үз җиремнең туфрагы”.

Әлфия Авзалованың гомергә дә президент булмаячагын беләм. Хыялланмыйм да. Хатын-кызы эше президент булу түгел. Ул укып һөнәр алырга, кияүгә чыгып бала үстерергә тиеш. Хатын-кыз өйнең хуҗабикәсе”.

Моң югалып бара шул. Бер югалса, ак калфак кебек, табылыр микән? Бүген сәхнәгә менгән, кызыл, кара икра ашап үскән яшьләргә каян килсен ди ул моң? Моң ул хәсрәттән, кайгыдан моңлангач туа”.

Әниләр өчен иң зур бүләк – бала. Кызың булып яхшы кешегә кияүгә чыкма, малаең булып, тигез гаилә корып, бәхетле булса – менә шушы була инде анага зур бүләк. Яулык алып бирү, күлмәк алып бирү түгел. Анысы шатлык кына аның, ул вакытлыча гына” .


Чын дуслар күп булмый. Минем бик якын өч дустым бар: берсе – Гөлсинә Сәлахова, Гөлшат Зәйнашева, Зөләйха Йосыпова. Миңа бит гастрольләрдән төнге бердә дә, икедә дә, өчтә дә кайтып керергә туры килә. Шуңа кайда булсам да, Казанга кайтыр алдыннан Зөләйхага телеграмма җибәрәм. Ул мине төн йокламый көтеп ала, өчпочмаклар пешереп каршы ала. Әмма безнең беребездә дә өстәл өстенә аракы чыгарып куеп, туган көннәрне, китү-кайтуларны бәйрәм итү гадәте юк. Туган көн дигән нәрсәне гомумән яратмыйм мин. 28 ел ирсез торып, балаларым өстәл өстендә шшешә күрмделәр. Аллага шөкер. Шуның белән бәхетле мин”.

Хәлдән тайганчы чапмаска, вакытында йокларга, ашарга, эчмәскә кирәк”.

Дөньяның тәмен, ямен белеп яшәргә тырыштым. Беркайчан да масаймадым, дан-шөһрәткә алданмадым. Көзге каршына басам да үз-үземә: “Масайма, Әлфия, бетле баш идең, кем булдың”, - дип кат-кат кабатлап торам”.

Халкым үз җырчыларын бик ярата. Кая гына барып керсәк тә: “Әлфия апа!” - дип күтәреп каршы алалар. Миннән дә бәхетле җырчы бармы икән дөньяда! Юктыр, дим. Озын гомерле җырчы мин. Кырык елдан артык халыктан өзелмәдек, шыгрым тулы залга җырладык...”

Их, элегрә русча җырларга өйрәнмәдем. Мировой җырчы буласы идем бит! Венгрның “Журавли” романсын җырлап җибәрсәмме?! Диапозон да бар. Син инде татар түгел, венгр чегәне...”

Безнең халык - бик әйбәт халык, әмма зур кимчелеге бар – бердәм түгелбез. Дус дигәнең дә сиңа киртә куя”.

Дусларны сайлый белергә кирәк. Акыллы белән акыллы картаясың”.

Кызларым янына Кипрга баргач, тәмам туйдым, гарык булыдым. Мине анда беркем танымый, ни ямь бар? Ә минем Казаным! Казаныма мәхәббәтем чиксез!”

Хыялларыма үзем сорап, әкрен-әкрен ирешә килдем. Мин бит матур, чибәр хатын түгел. Матурлар алар икенче яклап үсте, ә миңа матур булмагач, андый “поддержка” гомергә тәтемәде. Акыллы булдым, мәхәббәтле булдым...”

Элек эшләгән акчам “күп” булганга, ашарыма да, балаларымны ашатырга да җитми иде. Хәзер дә әллә ни күп түгел, ләкин ашарга да, кияргә дә җитә. Мин хәзерге заманны мактыйм. Бу заман миңа ошый, зарланмыйм. Кирәкми миңа элекке заман!”

Шаян мин. Шаян булып туганмын, шаян булып китәрмен дә. Муса Җәлил “җырлап үләм” дигән бит, мин җырлап һәм көлеп үләчәкмен”.

Минем максатым – халкыма җырлау. Халкың булмаса, тавышың нинди генә көчле булса да, сине тыңлаучы, ишетүче булмаячак. Җыр минем өчен яшәү көче, яшәү тәме. Өйдә ялгыз гына җырламыйм. Мин халыкка җырларга өйрәнгәнмен”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар