Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Һәрбер тәрәзәдә сер бар

Язучы Зөлфәт ХӘКИМнең тормыш кагыйдәләре («Тәрәзәдә һаман ут яна» китабы буенча)

Нечкә күңел белән яшәве авыр бу дөньяда. Бөтен нәрсә нәзек төшеннән өзелә.

Мәктәп елларыннан ук килгән мәхәббәт – хәзерге заманда сирәк очрый торган хәл. 

Салкынлык куркыныч түгел. Салкынлык үзеңнән, үзәгеңнән килмәсен – менә анысы куркыныч. 

Дөньяда нәрсә булырга тиеш, шул гамәлгә аша. Тормышта көн саен кайдадыр ниндидер кайгы туа. Барысын да күңел аша үткәрергә кирәкми. 

Тормыш юлы, гомумән, гел бозлавык кына инде ул. Кеше гомер буе тайгак юлдан бара. Кайвакыт саклык кына да ярдәм итми. Башкалар, таеп, сиңа бәрелергә, үзеңне аяктан егарга мөмкин. 

Үзенә ышанмаган кеше генә көнче була. 

Французлар әйтмешли, бәхет – төш кенә, ә кайгы – чынбарлык. 

Очраклы вакыйга – синең юлыңдагы баскыч яисә чокыр ул. Юлга чыкмасаң, чокырлар да, баскычлар да очрамый. Беркая да бармаучыга гына очрамый алар. 

Нинди була «яхшы кеше»? Ни дигәнне аңлата ул? Һәрбер кеше кем өчендер – әйбәт, кемгәдер начар. 

Мәхәббәт түп-түгәрәк бәхет түгел. Мәхәббәт ул – бөр төргәккә төрелгән бәхет белән газап. 

Кешенең кыңгыр эшләрен гафу итмәсәң, бу дөньяда беркемне дә яратырга мөмкин булмаячак

Эчкерсезлекнең бәясе хәзер бик арзан. 

Вөҗданның канатлары юк. Ул оча алмый, аңа очуның кирәге дә юк. Оча белсә, ул вөҗдан булмас иде. Кеше нәфесе омтылган югарылыкларның вөҗданга кирәге юк.

Һәрбер тәрәзәдә сер бар.

Шәрә тән матуррак булырга мөмкин. Гомумән, кием алдый бит ул.
 
Бергә яшәү читен булгач, аерым-аерым яшәү хет ничек карасаң да яхшырактыр, минемчә. 

Кемдер тилергән дип, аның артыннан акылдан язмыйлар инде. 

Киләчәк турында уйланып, көтеп йөрергә түгел, киләчәкне үзең иҗат итәргә кирәк. Бәхетсезлек бит ул гадәткә әйләнергә дә мөмкин. Моңа юл куймаска кирәк. 

Газап җанны дәвалар өчен кирәк, әмма чама белән генә. Даруны да күп эчсәң, агуланырга мөмкин бит.

Гөнаһлары аз булган кешеләр, гадәттә, күбрәк тәүбә итәләр. Дөнья кешене баса, кыса, шуның өстенә тагын үз-үзеңне чамадан артык изү ник кирәк? Бу кырыс, вәхши дөньяда үзеңне акларга, үзеңне якларга, омтылырга кирәктер, бәлки?

Чын-чынлап яратучы кеше ярату турында күп сөйләми. Шуны истә тот: яратам, дип әйтүчеләр, гадәттә, яратуга сәләтле булмый. Яхшылык эшлим дип, игелексез кешеләр күбрәк сөйли. 

Кеше үзен ни дәрәҗәдә бәхетсез дип саный, шуның кадәр генә бәхетсез. 

Бу дөньяда гаделсезлек турында күпме генә сөйләсәләр дә, барыбер бәхеткә лаеклы кешеләр генә бәхетле була. 

Көнче ул сәбәпне үзе уйлап чыгара. 

Шунысы кызык: күперләр салса да, кеше барыбер елганың ике ярында берьюлы басып торалмый. Йә бер ярында, йә икенче ярында булырга гына мөмкин. 

Кеше бит ул һәрвакыт аргы як матуррактыр дип уйлый. Гомумән, теге ярда рәхәтрәктер дигән өмет-хыял кешегә тынгылык бирми. Анда көн яктырактыр, кошлар сайравы моңлырактыр, чәчәкләр матуррактыр кебек тоела. 

 Мәхәббәтне саклар өчен, кешедә, сөюдән тыш, тагын нәрсәдер булырга тиеш. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар