Җәйгә — матур күлмәк

Сөйкемле сөягебез, нәни кояшыбыз, күз нурыбыз — бәләкәй кызыбызны яңа күлмәк белән куандырыйк әле! Аның сөенечтән балкыган күзләрен күрү үзе бәхет бит. Бу бәхеткә ирешү өчен әллә ни күп вакыт та, зур чыгым да кирәкми. Ял итәргә утырган арада да тегәсез сез аны. Бәләкәй кызыбызны гөл чугыдай итәчәк бу күлмәк.
Без теккән күлмәк буе 120 см булган биш яшьлек кыз балага тәгаенләнгән.
Безгә бер генә үлчәм алырга кирәк: баланың култык астыннан алып, үзегез теләгәнчә озынлыкта.
Кирәк: (фото 1)- иңе 140 см, озынлыгы күлмәк озынлыгына бәрабәр юка киҗе-мамык тукыма;
- тукыма төсенә ярашлы спандекс җеп (ул резина кебек сузылучан);
- тукыма төсенә туры килә торган гади тегү җебе.
Эш барышы:
(Фото 2) тукыманы үтүклибез һәм иңе 120 см, озынлыгы күлмәк озынлыгына бәрабәр турыпочмаклык кисәбез. Аның һәр читен оверлок белән эшкәртәбез. Оверлок булмаса, машинаның махсус җөе яки зигзаг сыман җөй белән дә эшкәртә аласыз. Хәзер арткы җөйне тоташтырабыз. Җөйне, икегә аерып, яхшылап үтүклибез.
Тегү машинасының аскы шүресенә кул белән генә спандекс җебен чорныйбыз. Чорнаган вакытта аны бик тарттырмагыз. Өске якка исә тукыма төсенә ярашлы гади тегү җебе куела.
Күлмәкнең өске читеннән 1 см ара калдырып, машина белән аркылыга гади җөй салабыз. Икенче җөй беренчесеннән 0,5 см ара калдырып салына. Барлыгы – биш җөй.
(Фото 3) Иңсәләрне тегү өчен тукыманың артып калган өлешеннән киңлеге – 8 см, озынлыгы 80 см булган турыпочмаклык кисәбез. Сыпылмасын өчен дүрт читен дә эшкәртәбез. Урта сызыкны билгеләр өчен кыл урталай бөкләп, үтүклибез. Урта сызык буйлап нәкъ күлмәктәгечә өч җөй салабыз. Иңсәләр матур булып бөрелеп торырга тиеш.
Хәзер аларны күлмәккә беркетәсе генә калды.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.