Кулларыңнан куан
Шукларга – шаян башлык
«Буратино» башлыгы бик җиңел бәйләнә! Берне бәйләп чыгуга, һичшиксез барлык туганнарыгызның, дусларыгызның балаларына да бүләккә берәр башлык бәйләмичә булдыра алмассыз! Фантазиягезне җигеп, төрле-төрле башлыклар уйлап таба аласыз. Мондый башлык кигән сабыегызны әллә каян танып булыр.
Кирәк:
бәйләү энәләре, тегү энәсе, җебе;
төрле төстәге бәйләү җепләре (махсус балалар өчен булганын сайлагыз – кычыттырмасын, гипоаллерген булсын) – кара, кызыл, яшел, әфлисун, шәмәхә…
картоннан киселгән ике түгәрәк (чук ясау өчен).
Эш барышы:
Гадәттә, яшь-яшь ярымлык бала башлыгы өчен 90 күз җыела (өлкәнрәкләре өчен 96 яхшы).
Кара җеп белән 1х1 резинка белән 12 рәт бәйлибез (маңгай өлешен киңрәк кайтарырлык булсын дисәгез, тагын бер биш рәт өстәгез). Кызыл җепкә күчеп (мин карасын өзеп тормыйм), тагын 4 рәт резинка белән бәйләүне дәвам итәбез (башлыкның маңгай өлешен кайтарып куйганда пөхтә булсын өчен кирәк бу).
Алга таба уң якны уң күзләр, тискәре якны сул күзләр белән бәйлибез.
Кызыл җеп белән тагын 5 рәт. Күчәбез кара төскә. Ике рәт бәйләгәч, башка төскә алмаштырабыз, 5 рәт бәйлибез.
Башлыкның биеклеге 11-12 сантиметрга җиткәч, һәр дүртенче рәттә ике яктан да икешәр күз яба барабыз.
Башлык озын булсын дисәгез, эшнең уртасына якынлашкач, берешәр күз генә ябыгыз. Эшнең рәтенә бик тиз төшенәчәксез!
Энәдә алты күз калгач, бәйләүне тәмамлыйбыз. Тискәре ягындагы җепләрне бер-берсенә пөхтәләп тоташтырабыз, очларын матур итеп кисеп чыгабыз. Энәне артка атлатып, башлыкны тегеп тоташтырабыз.
Игътибар! Маңгай өлешенең кайтарылуы турында онытып җибәрмәгез! Аның иң аскы өлешендә җөй уң якта булырга тиеш!
Чукны балачактан ук барыбыз да ясый алабыз, онытып җибәрүчеләр, фотоларга карап, рәхим итеп, хатирәләрен яңартып җибәрә ала.
Фото: Газинур Хафизов
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк